Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Яраткан укытучыбыз! 01.10.2021

Һәр елны сентябрь ае ахырында укытучылар көненә караган конкурс - бәйрәмнәр башланып китә. Быел да иң кызыклы конкурсларның берсе - “Сине аңлаучы укытучы - 2021” - “Понимающий учитель- 2021”бәйгесе. Спикер Нотфуллина Мәликә җитәкчелегендәге гимназия укучылар советы бу бәйгедә барлык укытучыларны да катнаштырды. Тик һәрвакытта җиңүче берәү генә була. Ул 26 ел стажлы, югары категорияле укытучы Хаматова Ләйсәния Барый кызы. “Тырыш, тәвәккәл, искиткеч сәләтле укытучы”, - диләр аның турында хезмәттәшләре. Ышанырга була. Аның мактау грамоталары, дипломнары аның чын мөгаллимә икәнен тагын бер кат раслый.
Беренче карашка кырыс кебек, тик ул шаяртып укучыларның күнелен яулый белә. “Мин бик тик таләпчән укытучы, хезмәтемне яратып башкарам. Укучы миннән белем таләп итеп мәктәпкә килә. Мин биргән белем аңа гомере буе кирәклеген аңлап дәрескә керәм. Укучыларымның уңышларына бик сөенәм. Аларны киләчәктә бары тик чын кеше булы үсүләрен, үз юлларын табуларын телим”, -ди.
Киләчәктә дә уңышлар телибез Ләйсәния Барыевна!!!
-
Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре! 24.09.2021

Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре!
Без сезне 2 нче гимназиядә булачак ата-аналар җыелышына чакырабыз. Вакыты 05.10. 18.00
Дорогие родители наших будущих первоклассников!
Приглашаем вас на собрание, которое состоится во 2ой гимназии 5 октября в 18 часов 00 минут.
-
Безнең Спикер ! 21.09.2021

Бүген гимназия Спикерын инаугурацияләү танатанасы булды. Белгәнегезчә, 19 нчы сентябрь көнне Спикер сайлаулары булып узган иде. Алар арасыннан 8а сыйныфы укучысы – Нотфуллина Мәликә Руслан кызы 118 тавыш белән җиңеп чыкты (5-11 класслар – 477 укучы).
Укучылар, басып, РФ һәм РТ гимннарын башкардылар. Аннан соң элеккеге Спикер Усманов Фәрит үзенең эшенә нәтиҗә ясап, чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. “Спикерлыктан китсәм дә, мин көчемнән килгәнчә булышачакмын , диде ул, чыгышын йомгаклап.
Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкмҗан улы яңа Спикерга сайлаучыларның ышанычын акларга кирәклеген әйтте, гимназия тормышында зур уңышларга ирешүен теләде. Спикерны котлап, Спикер таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырды.
Сүз, ант бирер өчен, Нотфуллина Мәликәгә бирелде. Ул чыгышында:
- гимназия Уставына тап төшермәскә;
- гимназиянең үрнәк укучысы булырга;
- укытучылыр, укучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга:
- укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген укучыларга кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә;
- йөкләнелгән эшне ахырына кадәр җиткерергә;
- сайлау алды программасына тугры калып сайлаучыларның ышанычын акларга.
Котлыйбыз һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез Мәликә!!!
-
Бездә кунаклар! 20.09.2021

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия кунакларга һәрвакыт шат. Бүген гимназиягә Татарстан Республикасы Мәгариф министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы килде.
Илсур Гәрәевич гимназиябезнең материал - техник базасы, укыту – тәрбия эшчәнлеге, нәтиҗәләре белән танышты, гимназиянең төзеклеген билгеләп узды.
-
Барыбыз да сайлауга! 19.09.2021

Бүген сайлаулар көне. М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары да билгеләнгән вакытка Гимназия Спикерын сайлауга ашыкты. Быел Спикелыкка 7 кандидат теркәлгән иде. Менә алар: Нотфуллина Мәликә, Латыйпов Әмир - 8а сыйныфы укучылары , Латыйпов Әмир - 8б классы укучысы, Гыйльметдинова Камилә - 8в классы укучысы, Шакирҗанов Эмиль - 10а классы укучысы , Гомәрова Самира, Габидуллина Азалия – 10б классы укучылары. Спикер кем булыр, әлегә анысы билгесез.
Кем генә булса да программасына тугры калып, гимназия тормышында актив катнашучы Спикер булыр дип, ышанып калабыз.
Фотогалерея
-
“Татарстан кроссы – 2021”
11.09.2021
Бүген Республика буенча “Татарстан кроссы – 2021” массакүләм ярышлары булып узды. Анда гимназия укучылары да бик теләп катнашты. Тоташ яңгырлардан соң күк йөзендә балкыган кояш та, йөгерүчеләргә теләктәшлек белдергәндәй булды.
Юкка гына сәламәт тәндә сәламәт акыл, димиләр. Физкультура укытучысы Хайруллин Нәсфәт Әшрәфуллович җитәкчелегендә узган бу ярышта укучылар үзләренең сәламәтлекләрен арттырдылар, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
-
Без татарча язабыз. 11.09.2021

Бүген гимназиябездә тантаналы көн – туган телебезне зурлап, бергәләп “Татарча яз!” акциясе уза торган тарихи көн. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар:
- Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, язучы, шагыйрь, публицист Факил Сафин;
- А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы драма театрының атказанган артистлары: Энҗе Шиһапова, Илфат Әскаров, Миләүшә Имамова, һәм театрның яшь өметле артисты Алсу Гыйльманова;
- “Шәһри-Чаллы” газетасы хезмәткәре, үзебезнең гимназиябезнең горурлыгы Сәрия Гарипова;
- “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәре Гөлинә Гусамова.Әлеге бәйрәмне тантаналы рәвештә гимназия директоры Айдар Хәкимҗан улы Гарифуллин ачып җибәрде. Котлау өчен сүзне мәртәбәле кунагыбыз Факил абый Сафин алды.
Татар телем...
Никадәр бай, сыгылмалы, нәфис тел! Минем туган халкымның тарихын, мәдәниятен , сәнгатен, мәгарифен, әдәбиятын – бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгын бүгенге көнгә саклап килгән , бөтен төрки дөньясына таныткан тел. Туган телдә барлык хисләрне җиткерергә була. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Нурисламова Алия танылган язучы Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” нәсереннән өзекне яттан укыды.
Әлеге акциядә катнашу – Туган телебезне саклау, алдагы буыннарга җиткерү өчен бер адым. Шуның белән бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмам булды. Акциядә катнашучылар алдан әзерләнгән кабинетларга урнашып туган телебездә диктант язарга утырдылар.
-
“Яхшы холыклы кеше” 09.09.2021

Уку елын башлануга, укучыларның уңышларын бәяләп, мактау грамоталары килә башлады. Янгын куркынычсызлыгы буенча “Человек – доброй воли” (“Яхшы холыклы кеше”) Бөтенрәсәй әдәби конкурсының Республикакүләм этабында 10б сыйныфы укучысы Демашина Диана “Драматургия” номинацияседә 2 урын яулады. Диананы котлау өчен Яр Чаллы шәһәре ВДПО башлыгы Власова Любовь Александровна килде. Дианага истәлекле бүләкләр тапшырды, киләчәктә дә гимназия укучыларын янгынга каршы уздырыла торган бәйгеләрдә катнашырга чакырды.
-
“Терроризмга каршы бердәм көрәш көне” 08.09.2021

6 нчы сентябрь. М Вахитов исемендәге гимназиядә “Терроризмга каршы бердәм көрәш көне” уңаеннан планлаштырылган чараларның берсе – Яр Чаллы шәһәре Росгвардия хезмәткәрләре Ильязов Илшат Фарит улы һәм психолог, полиция капитаны Горячева Надежда Анатольевна белән очрашу булды. Барлык санитар таләпләргә туры килерлек итеп үткәрелгән очрашуга 10 – 11нчы класс укучылары чакырылды. Аларга гимназиядә һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде, терроризм һәм экстремизмның җәмгыять өчен никадәр куркыныч булуы аңлатылды, тормышка куркыныч янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җиткерелде.
Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Соңыннан укучыларга “Голос. Жить. Жить» дигән видеоролик күрсәтелде, “ Капля жизни” – “Тормыш тамчысы” дигән акциягә кушылып, флешмоб оештырылды. Әлеге очрашу терроризмга каршы көрәшнең бердәм чарасы булып тора.
-
Террактлар кабатланмасын!!!
03.09.2021
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә 2021 нче елның 3 нче сентябрендә “Терроризмга каршы бердәм көрәш көне “ уңаеннан 1- 11 нче сыйныфларда бердәм класс сәгатьләре узды.
Мәгълүм булганча, 2004 елның 1нче сентябрендә Беслан шәһәренең 1нче гимназиясе бер төркем террористлар тарафыннан басып алынып, 3нче сентябрьгә кадәр алар кулында булды. Бу террактта 333 кешенең гомере өзелде. Шуларның 186 сы гимназия укучылары иде.
Әлеге төр террактлар кабатланмасын өчен, гражданлык позициясен саклап, толерант шәхес булу кирәк.
Бер минут тынлык белән терракт нәтиҗәсендә гаепсез өзелгән корбаннар искә алынды.














