Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
- Җәлилчеләр 17.11.2021
-
“Татар кызы” бәйгесе 12.11.2021

Көтеп алган көзге каникул үтеп, янә ыгы- зыгылы мәктәп тормышы башланды. Уку белән бергә төрле бәйге, конкурсларда да катнашу таләп ителә. Ә аларның иге – чиге юк. Чираттагысы - “Татар кызы” - 2022 шәһәркүләм конкурсының мәктәп туры. Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә дә бу конкурсны үткәрү, анда катнашу матур бер гадәткә кергән. 9 нчы ноябрь көнне гимназиябездә үткәрелгән бу конкурста башлангыч сыйныфта укучы 9 кыз катнашты. Һәр конкурсант бәйгегә ныклап әзерләнгән. Алар төрле яктан үзләренең җырга – моңга сәләтләрен күрсәттеләр, туган телебезне яратуларын шигьри юлларга салып сөйләделәр. Татарның йөзек кашы булган бу гимназиядә ана телен иң яхшы белүче, өйрәтүче мөгаллимнәр эшләгәнгә укучыларның сөйләм теле матур. Милли киемнәрдән киенгән кызларның туган телгә аталган шигырьләр сөйләве, җырлар белән бергә үрелеп барды. Аеруча 4в сыйныфы укучылары – Әүхәдиева Адилә, Кашапова Зилияләрнең (сыйныф җитәкчесе -Гыйниятуллина Илфира Сабир кызы) әниләр турындагы чыгышлары тамашачыда яхшы тәэсирләр калдырды. Мәктәпкүләм бәйгедә 1нче урынга 3а сыйныфы укучысы Кәлимуллина Регина лаек булды. Бу бәйгене оештыруда булышлык иткән башлангыч сыйныф укытучылары: Хаматова Ләйсәния Барый кызына (1 а сыйныфы), Нәфыйкова Ландыш Хопбул кызына (1б сыйныфы), Сәгыйтова Әнисә Әмир кызына(3а сыйныфы), Гараева Гөлназ Айрат кызына(3в сыйныфы), Гыйниятуллина Илфира Сабир кызына (4в сыйныфы), әти – әниләргә, мәртәбәле жюрига администация тарафыннан зур рәхмәт. Гимназиянең “Татар кызы” - 2022 исеменә лаек булган Регинабызга шәһәр турында да зур уңышлар теләп калабыз!
-
ГТО! 10.11.2021

Выпускники гимназии сдают нормы ГТО
-
Школьный музей 01.11.2021

#ШкольныеМузеиЧелнов
-
Җиңәсең килсә, көрәш! 22.10.2021

17нче октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 2 нче Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә көрәш бәйгесе булып узды. Һәр елны үткәрелә торган бу бәйгегә “Витязь” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2 нче гимназия, 4, 7, 9, 29, 44, 52,54 нче мәктәпнең яшь көрәшчеләре катнашты (барлыгы 67 укучы). Бәйгене ачуда мәртәбәле көрәш осталары:
- көрәш Федерациясе председателе, көрәш буенча спорт остасы Нәҗмиев Айдар Илдус улы;
- РФ һәм ТР ның атказанган тренеры, милли көрәш буенча спорт остасы, профессор Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы;
- билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, 2013 елгы Универсиада чемпионы, “Виктория” спорт мәктәбе директоры Әхмәтшин Ренат Рөстәм улы;
- “Витязь” спорт мәктәбе директоры, көрәш буенча спорт остасы Фролов Артур Валерьевич катнашты.
-
Зарарлы гадәтләр сәламәтлекне боза 21.10.2021

Бүген 2нче гимназиягә Яр Чаллы шәһәре наркологик үзәк специалисты Мортазина Гүзәл Азатовна килде. Ул югары сыйныф укучылары өчен лекция укыды. Чакырылган лектор бүгенге көндә барыбызны да борчыган тема – яшүсмерләрнең, составында төрле зарарлы матдәләр булган сигарет, тәмәке, снюс тартулары хакында борчылып сөйләде. Илдә мәктәп укучыларының, никотин һәм составында наркотик матдәләр булган электрон сигаретлардан агуланып үлү очракларының күбәюе, наркологик учетка куелуның арта баруы, үзеңнең сәламәтлегең хакында уйламауның ахыры - төрле онкологик авыру белән тәмалануы турында һәр укучыга аңлаешлы итеп фактлар нигезендә җиткерелде.
Гимназиянең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы бүгенге очрашудан укучылар ныклы нәтиҗә ясарлар дигән фикерен әйтте. “Без һәр укучының сау – сәламәт булып үсүен, үзеннән соң таза буын калдыруын тәэмин итәрлек шәхес итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Бу хәзерге табак, сигаретларны рекламалаган вакытта бик авыр. Тик без моны һәрбер балага җиткерергә тиешбез. Әти- әниләр һәрвакыт тәмәке, сигарет, снюсларның коточкыч зарары хакында балалары белән даими сөйләшеп торсын иде”- диде ул, сүзен йомгаклап.
Бу очрашу “Без сәламәт яшәү яклы” - “Мы за здоровый образ жизни” айлыгы кысаларында оештырылды.
-
Без – сәламәтлек яклы. 20.10.2021

Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиядә әледән – әле төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар булып тора. Ә бүгенге кунак, Әтиләр советы җитәкчесе - Сагиров Илнар Хатипович, “Без сәламәт яшәү яклы” - “Мы за здоровый образ жизни” айлыгы кысаларында чакырылган иде. Ул составында никотин һәм башка күптөрле агулы химкатлардан торган электрон сигарет, снюс, сагыз ише әйберләрнең яшь организмга зарары хакында җиткерде. Видеоязма нигезендә аларның рак һәм башка бик күп төрле куркыныч авырулар китереп чыгаруын дәлилләп күрсәтте. Шулай ук нәселсез калу куркынычы булуын да кисәтте, геннар аша буыннан – буынга күчүче физик, психик авыру балалар тууына да сәбәпче булуы хакында сөйләде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна бу лекциянең һәр укучы өчен файдалы булуын искәртеп үтте. Укучыларга сигаретка үрелгәнче ин элек аек акыл, аек аң белән уйларга кирәклеген, бары тик сәламәт яшәү рәвешен алып бару зарурлыгын әйтте.
Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Илнар Хатип улы уздырган лекция буш сүз генә булып калмасын иде!
-
Cambridge English Exams 11.10.2021

9 октября 2021 года с 10.00 до 18.00 на базе МБОУ "Гимназия №2 им.М.Вахитова" был проведен практический семинар по подготовке учащихся к международным экзаменам Cambridge English Exams. Организатор семинара - сертифицированный центр по подготовке и проведению международных экзаменов Cambridge English Exams «Лингва Лэнд» в лице директора Граф Аллы Васильевны.
10.10 на базе гимназии прошли пробные международные экзамены YLE, KET, PET, IELTS.
-
Ашыгыз тәмле булсын, балалар! 09.10.2021

Ашыгыз тәмле булсын, балалар! 2021 елның 30 нчы сентябрендә әти – әниләр тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе ашханәсендә укучы балаларның туклану торышы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды:
-
Өлкәннәр көне 08.10.2021

Октябрь ае - Өлкәннәр көненнән башланып китә. Безнең гимназистлар Өлкәннәр көне уңаеннан, ветеран укытучыларыбызга адреслы котлау оештырдылар. Алдан әзерләгән бүләк - күчтәнәчләрен, кулдан ясалган открыткаларын, концерт номерларын әзерләп, изге уй - теләкләр белән өлкән яшьтәге укытучыларга котларга бардылар. Истәлеккә матур фотоларга да төшеп кайттылар. Гомерләренең алтын чорына җиткән ветераннарыбыз узган гомер юлларын искә алып, укучылар белән булган кызыклы истәлекләр белән уртаклашып, яшьлекләренә кайтып килделәр. 5 нче октябрь көнне уздырылачак бәйрәм концертына чакыру алдылар.
Гимназия укучылары, гимназиябездә укытып лаеклы ялга чыккан, укытучылар белән һәрдаим аралашып яши. Ветеран укытучыларыбызга, гомумән өлкән яшьтәге абый – апаларга ихтирам, хөрмәт беркайчан да кимемәсен иде.














