Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы узды. 04.05.2017

-
Укучылар тыл ветераннарының хәлләрен белделәр 04.05.2017

-
Бөек Ватан сугышына багышланган сыйныф сәгатьләре уза. 02.05.2017

-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН 22.04.2017

-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН 21.04.2017

-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН 18.04.2017

-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН 17.04.2017

-
Мәктәп күләм субботник үтте 14.04.2017

-
Космонавтика көне
12.04.2017
12.04-мәктәбебездә Космонавтика көненә багышланган "Йолдызлы иртә" узды. Аның беренче өлешендә китапханәче Гөлназ Ринат кызы укучыларны галәм серләре белән таныштырды. Галәм һәм аның серләренә багышланган китапларны презентацияләде. Икенче өлеше исе "Алмаш" балалар оешмасы лидерлары тарафыннан оештырылган "Космик бәрелеш" уен-викторинасы иде. Мәктәп укучылары 2 командага бүленеп көч сынашты. Командалар "ачык галәмдә астероидлар җыйды". Командаларга 18 астероидның 10 сын кулга төшерү насыйп булды.
-Күктә ни булмас дисең,
Очсыз-кырыйсыз күк бит ул, - дигән бит бөек Тукай. Шуңа күрә галәм , илебездә космонавтика үсеше, косманавтларның хорафатлары турында әле җавап бирә алмаган сорауларыбыз калу гаҗәп түгел.
Иң мөһиме: без барыбыз да космос темасының иң кызыклы һәм серле темалардан булуына тагын бер кат ышандык -
Нәүрүз килде безгә! 21.03.2017

Нәүрүз- борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Мәгълүм булганча, 18нче гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә-көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
. “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачаларга, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.
Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!
Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Чын күңелдән барыгызда да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Йортларыгызда һәрвакыт татулык, фикер бердәмлеге патшалык итсен!
Без исә авыл мәдәният йортында әлеге күркәм бәйрәмне авылдашлар белән бергә каршыладык







