Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Конкурс "Дус сыйныф серлэре" 24.01.2017
Игътибар!!!5-9 сыйныфларының әти-әниләр комитетлары арасында «Дус сыйныф серләре” республика конкурсының мәктәп этабы игълан ителә!Конкурс этаплары:1. Сыйныф портфолиосы.2. “Дус сыйныф серләре” темасына фотоальбом.3. Әти-әниләр комитеты тарафыннан төзелгән мероприятия эшкәртмәсе.4. Интернет-ресурсның булуы.5. “Безнең шаян дус сыйныф!” темасына визит карточка. -
Бөтенрәсәй тыюлыклар дәресе 19.01.2017

Бүген мәктәбебез Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә "Бөтенрәсәй тыюлык дәресе"нә кушылды. Дәрес барышында укучылар илебездәге тыюлыклар, сакланучы җәнлекләр, табигый бергәлекләр,төрле халыклар йолалары турында мәгълүмат алдылар. Гамәли күнегүләр башкардылар. Әлеге дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Бездә кызык! Бездә рәхәт! 22.12.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Ышаныч" ППМС үзәге психологлары белән очрашты. Алар тарафыннан оештырылган тренингларда катнашты. Дуслык һәм бердәмлекнең көче, һәркем холкындагы уңай сыйфатлар, 9нчы сыйныф укучыларының киләчәккә сайлаган һөнәрләренең мөмкинлекләренә туры килү-килмәве тагын бер кат ассызыкланды. Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар да алды. Гомумән, бүгенге көннән мәктәптәге һәркем бик канәгать калды.
-
Әтәч- 2017 нче ел символы 22.12.2016

Эзтабарларыбыз "Бердәм Россия"нең Нурлат районы бүлекчәсе тарафыннан уздырылучы Яңа ел символы конкурсында катнаша. Укучылар тарафыннан якынлашып килүче ел хуҗасы Әтәч нинди генә алымнар белән ясалмаган: чигү, ябыштыру, сәйлән тезү, тегү, оригами һ.б. Мәктәп эчендәге узган конкурста җиңүчеләрнең эшләре конкурсның финал турына җибәрелде.
-
Тагын бер кат СВЭ турында 22.12.2016

Бүген барлык сыйныфларда тематик сыйныф сәгатьләре узды. Алар төрле формада оештырылган иде. Кемнәрдер математик исәпләү юлы белән юл һәлакәтеннән имин булу һәм зыян күргән очракта чыгымнарны санады, кемнәрдер кибеттән сатып алынган СВЭ ны киемгә беркетү буенча гамәли күнегүләр башкарды, җанлы әңгәмәдә катнашты, ДДД битләрендәге тематик язмаларны укыды . Әлеге чаралар укучыларыбызныңюлларда исән-имин йөрүен тәэмин итүдә нәтиҗәле чара булыр дип өметләнәбез.
-
Варислар - эзтабарларга! Куркынычсызлык һәм иминлек беренче чиратта! 21.12.2016

Озакламый кышкы каникуллар.Укучыларның юл йөрү һәлакәтләреннән иминлеген тәэмин итү максаты белән, мәктәптә төрле чаралар уза. СМС балаларның "Шатлык" отряды егетләре 1-5 сыйныфларда "Яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм аларның әһәмияте" дигән темага кызыклы мәгълүмати чаралар уздырды. Үз киемнәрендә урнаштырылган СВЭ рекламалады.
-
Куркынычсызлык беренче чиратта! 21.12.2016

"Алмаш" балалар оешмасы активы, укучылар тарафыннан киемнәрдә яктылыкны кире кайтару элементларын куллану дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, "Игътибар! Тагын бер кат СВЭ турында" дигән рейд уздырды. Рейд нәтиҗәләре канәгатьләнерлек: укучыларның өс киемнәрендә һәм укучы сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән.
-
"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017" 13.12.2016

В соответствии с распоряжением Кабинета Министров РТ от 06.09.2016 № 1942-р с 09.01.2017 по 22.04.2017 в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства "С ОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017"
-
Декабрь юбилярлары 10.12.2016

Мәктәп китапханәсендә шул исемдәге күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә рәхим итегез! Күргәзмә китап сөюче дусларын үзе белән танышырга чакыра!
-
"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы конкурста катнаша 10.12.2016
"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы районкүләм "Лучший уголок ДОО" конкурсында катнаша. Конкурс нәтиҗәләренең уңышлы булуын телибез.







