Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Юл хәрәкәте иминлеге көн кадагында 18.03.2017

18.03- чирек тәмам! Урра! Каникулны бәла-казасыз уздыру- төп бурыч. Барыгызны да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Безгә исә юл һәлакәтләрен профилактикалау буенча инструктажны ЮХИДИның пропаганда бүлеге хезмәткәре Мөгайнетдинов Ринат Гайнетдин улы сөйләде. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кагыйдәләре буенча викторинада катнашучыларга өс киеменә беркетер өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратылды. Ә без сынатмадык: викторинаның бөтен сорауларына да дөп-дөрес җаваплар бирдек!
-
Янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшәбез 18.03.2017

18.03- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә тагын бер кат инандык. Көнкүрештә үтәлергә тиешле иң мөһим кагыйдәләрне көндәлекләребезгә беркеттек: укырга, кагыйдәләрне үтәргә, бәла-казалардан имин булырга, йорт-җирләребезнең дә иминлеген тәэмин итәргә без әзер!
-
Тырышкан табар, ташка кадак кагар 18.03.2017

Чирек дәвамында төрле уңышларга ирешүче эзтабарлар, варисларны бүген барлык мәктәп белән тәбрикләдек. Афәрин! Үзебезнең арада барыбызга үрнәк булырлык апа-абыйлар, эне-сеңелләр булуга без шатланабыз, алар белән горурланабыз! Уңыш һәрвакыт юлдашыгыз булсын!
-
"Дус сыйныф серләре" Республикакүләм ата-аналар комитетлары ярышының мәктәп туры узды 09.03.2017

Катнашучы ата-аналар комитетлары арасында 8 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты иң югары балларга ия булды. Афәрин! Котлыйбыз! Әлеге конкурсның район турында зур уңышлар телибез! Сез булдырасыз!
-
Безне К.Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә көтәләр!
09.03.2017
Мәктәптә укучылар тарафыннан башкарылып, яшүсмерләрнең К.Насыйри исемендәге регионара фәнни-эзләнү укуларына тәкъдим ителгән 2 эшнең әлеге укуларның 2 нче турына узуы мәгълүм булды. Укучыларыбызның укуларның 2 нче этабында сынатмауларын телибез!
-
"Тату гаилә - бәхетле гаилә" 07.03.2017

"Тату гаилә - бәхетле гаилә" исеме астында ата-аналар җыелышы укучыларның бәйрәм котлаулары белән дәвам итте. -Изге теләк - күңел кояшы,- диләр бит, шуңа күрәдер, бүгенге җыелышыбыз матур бер бәйрәмгә әйләнде. Әти-әниләргә карата сөю-яратуны сүз белән генә әйтеп бетереп була мыни!? Ә залдан сине карап торган әти-әни карашындагы сөенү һәм горурлануны килеп күрергә кирәк! Менә шундый тылсымлы да, гаҗәеп тә ул ата-ана һәм бала арасындагы эчкерсез мәхәббәт.
-
Уңышларын хөрмәтләп... 27.02.2017

Бүген мәктәп линейкасында ай дәвамында укуда, сыйныфтан тыш эшчәнлектә уңышка ирешкән укучыларга җиңүче дипломнары , сертификатлары тапшырылды. Афәрин, котлыйбыз, укучыларны ярыш-конкурсларга әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Хоккей буенча чираттагы турнир
25.02.2017
Бүген мәктәбебезнең хоккей командасы Чулпан мәктәбендә алкалы хоккей буенча оештырылган район ярышында катнашты.
-
Алкалы хоккей буенча дусларча турнир 22.02.2017

5-7 нче сыйныф егетләреннән торган команда Киекле мәктәбендә оештырылган алкалы хоккей буенча дусларча турнирда көч сынашты. Бу- аларның беренче чирканчык алуы, яңа командага уңышлар телибез!
Көн җылытты кисәк кенә,
Кар-бозлар эреп ята.
Уйныйбыз дигәч уйныйлар,
Боз бетсә дә катокта!
Әле быел хоккей буенча
Куйган план тулмады!
Китмәле, кыш, суыт кабат,
Бозны иртә бозма әле! -
Солдат ядкярләре мәктәптә 22.02.2017

Мәктәбебез эзтабарлары һәм варислары Россия укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Армейский чемоданчик" акциясенә кушылдылар. Әтиләрнең, абыйларның солдат альбомнары, медальләре, формалары, гомумән, солдат тормышы хатирәсе буларак сакланучы әйберләр бу көнне мәктәптә презентацияләнде. Бигрәк тә, солдат альбомнары зур кызыксыну уятты. Әтиләре хәрби хезмәттә булган малайлар, егетләр бигрәк горур иде бу көнне...







