Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде 01.10.2015

Бүген мәктәбебез Республикакүләм Өлкәннәр ункөнлегенә кушылды. Декада барышында өлкәннәргә бәйрәм котлаулары тапшыру, тимурчылык эше, өлкәннәр өчен бәйрәм тамашасы уздыру, мәгариф өлкәсеннән лаеклы ялга китүче өлкәннәребез белән очрашулар; тематик сыйныф сәгатьләре, иҗади эшләр конкурслары планлаштырылган.
Мәктәп китапханәсендә бүгеннән тематик күргәзмә дә эшли башлады.
-
Ата-аналар җыелышы 26.09.2015

Мәктәптә ата-аналар җелышы узды. Сүз укучыларныж иминлеген тәэмин итү, мәктәп тарафыннан тормышка ашырылучы түләүле хезмәтләр турында барды. Ата-аналар җыелыш барышында үзләрен кызыксындырган сораулар белән мәктәп җитәкчелегенә, медицина белгеченә һәм участок инспекторына мөрәҗәгать итә алдылар.
-
Ышаныр вакыт 25.09.2015

Ай дәвамында сыйныфларда "Время доверять" шигаре астында ышаныч дәресләре узды.
-
Тимер юл транспортында һәм тимер юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү 21.09.2015

ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә сыйныфларда тимер юл транспортында һәм тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге турында җитди сөйләшүләр узды. Укучыларның тимер юлда куркынычсызлыгын тәэмин итү, үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен дөрес куллану максатыннан, инструктажлар уздырылды. Мәгълүматллар РФ транспорт министрлыгы сайтыннан алынды. Юлларыгыз имин булсын!
-
Көзге кросс 19.09.2015

Мәктәбебез укучылары ВФСК "ГТО" чаралары кысаларында уздырылучы районкүләм көзге кросста катнашты.
-
Аеклык бәйрәме кысаларында көзге табигатькә экскурсия
12.09.2015
Бөтендөнья аеклык көненә багышлап, көзге табигатькә экскурсия оештырылды. Экскурсия маршруты төрле спорт ярышлары, башлангыч сыйныф укучылары өчен хәрәкәтле уеннар белән катлауландырылды. Укучыларга, бигрәк тә , велосипедларда узышу, йөгерү, скиппинг буенча ярышларда катнашу ошады. Туган ягыбызда сәламәтлекне кайгырту, саклау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар! Эш һәм ялны дөрес чиратлаштырып, буш вакытыңны файдалы итеп уздыра гына бел. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" гыйбарәсе сезнең девизыгызга әйләнсен!
-
Есть альтернатива кружке пива 11.09.2015

Республикакүләм "Аеклык бәйрәме" кысаларында "Есть альтернатива кружке пива" акциясе узды. Яшүсмерләр арасында яман гадәтләрне кисәтү максатыннан агитбригада чыгышы бик тәэсирле булды
-
Республикакүләм акция кысаларында тематик плакатлар конкурсы 10.09.2015

"Праздник трезвости" акциясе кысаларында тематик плакатлар конкурсы узды. Җиңүчеләрне тәбриклибез, һәрвакытта тормышка уңай карашта булыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз, үзегездәге матурлыкка омтылышны әйләнә-тирәдәгеләр белән бүлешергә онытмагыз!
-
Республиканская акция "Праздник трезвости" 07.09.2015

Мәктәбебез укучылары бүгенге көннән Республикакүләм акциягә кушылды. Аның кысаларында агитбригадалар чыгышы, тематик плакатлар конкурсы, укучылар үзидарәсе оештыруында флэш-моб планлаштырыла. Уздырылган чаралар укучыларыбыз һәм авылдашлар арасында теләктәшлек табар дип өметләнәбез
-
"Флэш-моб "Сәламәт бул! Бие!" 26.06.2015

Мәктәбебезнең "Шатлык" отряды бүген "Сәламәт бул! Бие!" Республика акциясенә кушылды. Дәртле бию көйләренә авыл халкы да битараф калмады, яшь буынның сәламәт киләчәге яшьлекнең үз кулында! Сәламәт булыгыз! Биегез! Күзләрегездә шатлык очкыннары, йөрәгегездә яшәү дәрте бер дә сүнмәсен!







