Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
ФДБС айлыгы. Ачык дәресләр 13.03.2015

-
Весенняя неделя добра. Улыбка каждому 12.03.2015

-
ФДБС айлыгы. Ачык дәресләр 12.03.2015

-
Весенняя неделя добра. 11.03.2015

-
Ягез әле, кызлыар! 06.03.2015

-
Өендә бәхетле кеше-гаиләсендә бәхетле 05.03.2015

-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! АҖАГАН! 21.02.2015

Бүген мәктәбебезнең 2-9 сыйныф укучылары "Аҗаган" уены батырларына әйләнде. "Зәңгәрләр" һәм "Яшелләр" гә бүленгән 2 команда "Байрак алу" уенында һәм кышкы спорт төрләрендә көч сынашты: чаңгыда эстафета, биатлон, азимутлар буенча яшерелгән предметны табу, санитарлар ярышы- барысы да киеренке көрәш рухында барды. Нәтиҗәдә, өстенлек "Яшелләр" командасында булды. Уен тантаналы линейка һәм малайларны, ир-ат укытучыларны ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп тәмамланды. Ил-көннәребез тыныч булсын, мондый уеннар балаларның күңелләрен күтәрү һәм сәламәтлекләрен ныгытуга гына хезмәт итсен иде.
-
Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма! 20.02.2015

Авыл китапханәсендәге тематик кичә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм гражданлык батырлыгына багышланды. Китапханә нең иң актив китап укучылары бу чарада батыр шагыйрьнең әсәрләрен яттан укыдылар, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәлштерелгән күренешләрне тамаша кылып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Китапханәче Билданова Зилә апага 2-8 нче сыйныф укучылары катнашында уздырылган бу тәрбияви чара өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын, аяз күк йөзебездә тынычлык күгәрченнәренең бәхет теләп гөрләве , сандугачлар сайравы гына яңгырасын иде.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2015

Мәктәбебездә, малайларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Конкурска акыл эшчәнлегенә, хәйләгә, зиһен сынашка кагылышлы ярышлар кертелде, әмма биремне чишүнең серен "сатып алу" мөмкинлеге итеп егетләрнең физик әзерлеген күрсәтүе шарт иде. Бәйрәм чарасы кызыклы, үзенчәлекле һәм истәлекле булды. Шулай булмый ни! Көн саен кызлар бәйрәм белән тәбрикләп җыр, бию һәм истәлекле бүләкләр бирми бит!
Бәйрәмегез котлы булсын , укучы егетләребез, ир-ат укытучыларыбыз! Сез-безгә терәк, Сез безгә кирәк! Исән-сау булыгыз, көннәрегезне шатлык бизәсен, бәхет гомерлек юлдашыгыз булсын!
-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! Регионара фәнни-гамәли конференция 19.02.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге региональ фәнни-гамәли конференциянең төрле номинацияләрендә мәктәбебездән 10 укучы катнашты. Шулардан Сәләхова Зөһрә ("Сәнгатьле уку" номинациясендә 1нче урын), Колмөхәммәтов Әлфис ("Рәсем" номинациясендә 2 нче урын), Колмөхәммәтов Зөлфәт ("М.Җәлил иҗатына багышланган проект" номинациясендә 1 нче урын) мәктәбебезгә призлы урыннар алып кайтты.
Барлык катнашучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга мәктәп җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.Күңелләрдәге эзләнү чаткысы һәм иҗат очкыннары бер дә сүнмәсен, яңа җиңүләргә рухландырсын.







