Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мәдәниятебезне өйрәнүгә бергәләп... 12.11.2014

Бердәм мәдәният дәресендә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә катнашты. Киләчәктә нарасыйлары белән кызыклы һәм файдалы сәяхәтләргә кузгалырга алар инде әзер. Хәерле сәгатьтә булсын!
-
Читтән торып белем алу- "Лидер" мәктәбе 12.11.2014

Быел 7-8 нче сыйныфлардан 2 егет һәм 2 кызыбыз читтән торып "Лидер" мәктәбендә укый башладылар. Алар өчен беренче биремнә кайтты. Бүген алар Зөлфия Эдуард кызы җитәкчелегендә "Мин лидер була аламмы?" дигән анкета сорауларына җавап бирделәр, үз артыңнан башкаларны ияртү- әйдаман булу өчен кирәкле сыйфатлар һәм күнекмәләр турында сөйләштеләр. Аларның әле үзләрендәге әйдаманлык сыйфатлары турында фикерләмә сочинение язасылары һәм педагогик хәлләрне чишәселәре бар. Эшләрегез уң, башлангычларыгыз матур дәвамлы булсын, укучылар.
-
"Күңелле стартлар" 08.11.2014

Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бару - иң модалы күренештер. Балаларны яман гадәтләгә бирешмәслек көчле рухлы, нык ихтыярлы, камил акыллы итүдә мәктәптә уздырылучы чаралар бик әһәмиятле урын тота. Бүген илебездә тормышка ашырылучы "Наркотикларсыз тормыш" һәм "Мин спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйм" акцияләре кысаларында башлангыч сыйныф укучылары "Күңелле стартлар" спорт ярышында көч сынашты. Укытучылар Ганиева Г.Ф., Галиева А.Ф., Ганиева И.И., Хәсәншина Р.Н. балаларга бик кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт, күңелле стартлар язгы ГТО нормаларын уңышлы тапшыруга омтылыш булсын, уңышлар Сезгә, кечкенә дусларыбыз!
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында 07.11.2014

Республикакүләм " Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында мәктәптә "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче егет һәм кызлар үз эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәне тәкъдим итә. Рәхим итегез! Күңелегезгә якын кул эшләренә өйрәнәсегез килсә, Гыймалетдинова Н.М. һәм Курамшин Р.Х. мөрәҗәгать итегез.
Сурәттә "Оста куллар" түгәрәгендә егетләр эшләгән эшләнмәләр. Җитәкчеләре Курамшин Р.Х.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында кул эшләре күргәзмәсе 07.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз да үз эшләреннән күргәзмә карарга чакыра. Рәхим итегез! Иң оста куллы кызлар-Безнең мәктәптә!
Сурәттә Гыймалетдинова Н.М. җитәкчелегендә узучы "Оста куллар" түгәрәгендәге кызларның кул эшләре күргәзмәсе
-
Башлангыч сыйныф укучыларының рәсем күргәзмәсе 07.11.2014

Башлангыч сыйныф укучылары каникулларда да сыйныф җитәкчеләре белән төрле кызыклы чараларда катнашып торалар. Бүген исә алар "Минем яраткан шөгылем" темасына рәсемнәр ясады.
-
Ветераннар безнең янәшәдә 07.11.2014

Бүген Галиева А.Ф. җитәкчелегендә 4-5 сыйныф укучылары авылыбызда бердәнбер сугыш ветераны -Ганиев Әхмәт бабайның хәлен белергә барды. Республикабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чараларына безнең мәктәп тә үз өлешен кертә.
Әхмәт бабай тормыш иптәше Бәһрәмия апа белән яши. Уллары Ринат гаиләсе белән күршеләрендә генә яшәп ята. Көндәлек кирә-яракларны кайгырту , бакчада, йорт тирәсендәге эшләр Ринат абый гаиләсе җилкәсендә. Ә мәктәп укучылары исә Бәһрәмия апа белән Әхмәт бабайның ут, газ, су өчен түләләрен "Услуги ру" порталы буенча түләүдә булыша.
Безгә матур көннәрне үз сәламәтлекләре бәрәбәренә яулаган бабайга бәла-казасыз имин көннәр, сәламәтлек телибез. Якыннарының мәхәббәте аны һәрвакыт җылытып торсын иде.
Сурәттә: балалар Әхмәт бабай янәшәсендә
-
Без спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйбыз1 06.11.2014

Республикакүләм "Наркотикларсыз тормыш" һәм Х1 Бөтенрәсәй "Мин спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйм " акцияләре кысаларында бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир узды. %-9 сыйныфлар арасында үткәрелгән бу ярышта 1 урынны Колмөхәммәтов З. (7 сыйныф), икенчесен- Колмөхәммәтов И. (6 нчы сыйныф),, 3нче урынны Сәйфуллин Р. (9 сыйныф) яулады. Афәрин, егетләр, булдырдыгыз! Спортта да , укуда да, дәрестән тыш эшчәнлектә дә , тормышыгызда бер уңышыгыз икенчесенә ялганып торсын!
-
КМБ утырышы 05.11.2014

Бүген мәктәбебездә Киекле кустына керүче мәктәп укытучылары катнашында " Белем бирүдә Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрескә таләпләр" темасы буенча куст методик берләшмәсе утырышы узды. Утырышта ТР Нурлат муниципаль районы Мәгълүмати-методик үзәк директоры Гафурова Г.Р., әлеге үзәк методисты Мартюшина О.Г. катнашты. КМБ кысаларында 6 нчы сыйныфларда математикадан (укытучы Зарипова Г.М.) ачык дәрес, "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенең (җитәкче Рәхимова Т.А.) ачык шөгыле һәм 8-9 нчы сыйныфларда Х! Бөтенрәсәй "Мин спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйм" һәм Республикакүләм "Наркотикларсыз тормыш " акциясе кысаларында "Укучыларны ГТО нормалары тапшыруга әзерләгәндә, көрәш элементлары кергән акробатик күнегүләр" темасы буенча физик тәрбиядән (укытучы Кабиров ә.З.) ачык дәресләр күрсәтелде. Тәкъдим ителгән дәресләр барысы да уңай бәя алды. Барлык укытучыларга бик зур рәхмәт!
Сурәттә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Билданова Г.И. кунакларны ФДБСның төп таләпләре һәм идеяләре белән таныштыра
-
Математикадан урта звенода КМБ утырышы кысаларында ачык дәрес 05.11.2014

6 нчы сыйныфларда математика укытучысы Зарипова Г.М. КМБ кысаларында, ФДБС таләпләрен һәм чит ил белем бирү структураларын кулланып, ачык дәрес күрсәтте. Дәрес укучылар өчен нәтиҗәле булды һәм тәҗрибә уртаклашырга килгән укытучылар тарафыннан югары бәя алды.
Дәрестә катнашкан укучыларга һәм Гөлүсә Марат кызына алдагы эшчәнлекләрендә уңышлар телибез. Булдырдыгыз!







