Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне
07.04.2014
Мәктәбебездә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап "Хәвефсез тәгәрмәч" - юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәткә очраучыларга беренче ярдәм күрсәтү, юлдагы бәхәсле хәлләрне чишү юлларын табу һәм велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен исәпкә алу буенча ярыш узды. Ярышта 4 әр кешедән торган 5 команда катнашты. Иң көчле теоретиклар 6 нчы сыйныфлар, велосипедта иң оста йөрүчеләр - 5 ләр, ә инде беренче ярдәмне "иң скорый" һәм дөрес күрсәтүчеләр дип 7 нче сыйныф кызлары табылды. Афәрин! Юлларыгыз имин, тәннәрегез сәламәт, күңелләрегез гел күтәренке булсын!
-
Нурлат районында "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне 05.04.2014

Укытучыларыбыз бүген районыбызда уздырылган "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне кысаларында уздырылган чараларда актив катнаштылар.
-
Республикабызда белем бирү сыйфатын камилләштерү юлында
04.04.2014
Бүген белем бирүдә чит ил (Сингапур) методикасын өйрәнү буенча укулар тәмамланды. Һәр төркем проектлау кысаларында үзләре сайлаган укыту структураларын укучыларга һәм әти-әниләргә тәкъдим итү өчен реклама постерларын яклады. Киләчәктә белем бирүне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә бу беренче һәм нәтиҗәле адым булды. Камиллеккә чикләр юк, мәгарифне заман һәм чор белән бергә киләчәккә БЕЗ алып барабыз, хәерле сәгатьтә.
-
Укытуда чит ил методикаларын (Сингапур) өйрәнү буенча укытучылар өчен укулар оештырылды 03.04.2014

03.04-дә Андреевка төп гомуми белем мәктәбендә Киекле, Кизләү, Андреевка һәм Богдашкино авыллары мәктәп укытучылары өчен Сингапурча укыту технологисе структураларын өйрәнү буенча укулар оештырылды. Укуларны ММҮ методистлары Тарасова О.С. һәм Мингалимова Г.В. алып барды. Практик эшкә нигезләнгән уку күп күрсәтмәлелек, видео һәм аудиоязмалар белән баетылган иде. Укулар бик кызык, мавыктыргыч узды. Һәр укытучы 2 көнлек укулар барышында Сингапурча укыту структураларының үз фәне өчен иң кулайларын сайлап ала алгандыр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү , укучылар катнашында юл һәлакәте иминлеген тормышка ашыру юлында
01.04.2014
Мәтәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, укучылар катнашында юл һәлакәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәмә дәресләр укытыла башлады. Теоретик материал белән генә чикләнмичә, проблемалы һәм бәхәсле хәлләрдән чыгу юллары, һәлакәткә юлыгучыларга беренче ярдәм күрсәтү, юлад үз иминлегеңне тәэмин итү буенча төрле эш формалары тормышка ашырыла. Юлларыбыз имин булсын!
-
Нәүрүз бизәге- татлы ярминкә 24.03.2014

Нәүрүз бәйрәмендә укучылар үзидарәсе тарафыннан оештырылган татлы ярминкә гөрләде. Милли киемле укучыларыбыз тарафыннан пешкән камыр ризыклары, кайнаткан шикәр, кайнар коймак белән кайнар чәй- барысы да бәйрәм тамашасына килгән авылдашларга тәкъдим ителде, сатып алучылар да канәгать, сатучылар да шат иде.
-
Без ветераннар янәшәсендә 24.03.2014

1 нче сыйныф укучылары Сугыш ветераны Ганиев Әхмәт бабайга үз куллары белән ясалган истәлекле бүләк тапшырды, аны юбилей медале алу белән тәбрикләде
-
Нәүрәз- милли бәйрәм 24.03.2014

24 нче март көнне мәктәп укучылары авыл мәдәният сараенда уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә чыгыш ясадылар. Бәйрәм чараларын Нәүрүзнең төрки халыкларда тоткан урыны, әһәмияте турында мәгълүмат һәм хәер -дога белән авылыбыз имамы Вазыйх абый Мостафин ачты. Авыл халкын әлеге бәйрәм белән мәктәп директоры Валиар Минсалих улы Халитов котлады. Укучылар исә үз сәләтләрен сәхнәләштерелгән тамашада күрсәтте. Бәйрәм күңелле һәм файдалы узды.
-
Атналыкларга йомгак 22.03.2014

Бүген, каникулга чыгар алдыннан, 3 нче чиректә башкарылган эшләргә нәтиҗә-йомгак ясалды. Рус теле атналыгының иң актив катнашучылары булып Колмөхәммәтов З., Исмоилова А., Рәхимов Ә. танылса, математика атналыгында үзләренең уңышлары белән Ганиев Ф., Ганиев Ә., Муртазин М. аерылып торган. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларының интернет ярыш һәм олимпиадаларда призлы урыннарга лаеклылырга грамота һәм дипломнар тапшырылды. Линейканың икенче өлешендә каникул чорында үз иминлегеңне һәм исәнлегеңне саклау һәм кайгырту буенча инструктаж уздырылды. Линейканы директорның укыту эшләре буенча урынбасары Г.И. Билданова алып барды
-
Бүген бездә кунак бар! 22.03.2014

Нурлат шәһәре һәм районы ЮХИДИ оешмасы юл һәлакәте иминлеге пропаганда бүлеге хезмәткәре Ринат Гайнетдин улы Мөгайнетдинов- мәктәбебездә иң көтеп алынган кунакларның берсе. Юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше турында мәгълүмати блок, викторина һәм җиңүчеләргә бүләкләр- болар Ринат Гайнетдинович белән очрашуның иң күңелле мизгелләре. Бүгенге очрашу исә юл һәлакәте иминлеген тәэмин итү, һәлакәтләрне кисәтү буенча инструктаж, балигъ булмаганнарның руль артына утыруының аяныч нәтиҗәләргә китерүен ассысызлауга багышланды. Юл йөрү кагыйдәләренең велосипедчыларга һәм җәяүлелергә кагылышлы кагыйдәләре буенча викторина узды. Барлык укучылар да календарьлар, яшь җәяүле көндәлеге, магнитиклар һәм памяткалар белән бүләкләнде. Каникул алдыннан белгеч катнашында үткәрелгән бу инструктаж нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез







