Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Уңыш бәйрәме 17.10.2014

1-4 нче сыйныф укучылары "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелгән "Уңыш бәйрәме"ндә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте, тапкырлык, зирәклек, уеннарда җитезлек тә сыналды биредә. Бәйрәмдә табигый материаллардан ясалган әйберләр, тематик рәсем күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле, мөгаен, ашханәдә әти-әниләрнең балалар өчен әзерләгән өстәле булгандыр. Көзге уңыштан бәрәңге бәлеше, кабак бәлеше дә, җиләк-җимеш, яшелчә, төрле тәмле салатлар - әниләрнең аш-сага булган бөтен осталыкларын бары тик яхшы яктан гына ачкан иде. Мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
Көзге бал 17.10.2014

5-9 сыйныф укучылары "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында уздырылган бәйрәмгә бөтен күңелләрен биреп әзерләнгән. 6 сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Маратовна эшкәртмәсе буенча узган бу бәйрәмдә җыр-бию, уен-көлке тынмады. Зал бизәлеше үзе генә дә ни тора! Көз фасылында туган укучылар һәм укытучыларны, сәхнә түренә чакырып, туган көннәре белән тәбрикләү бигрәк тә тәэсирле булды. Бәйрәмнең елдан-ел яңаруы, укучыларның бетмәс-төкәнмәс фантазия байлыгына сокланабыз без.
-
Балаларның табигый материаллардан ясаган әйберләр күргәзмәсе 15.10.2014

"Уңыш бәйрәме" нә әзерлек бөтен мәктәп рухын биләп алган. Бу- 1 нче сыйныфлар күргәзмәсе, мәктәпкә үз яңалыкларын алып килгән беренчеләргә һәм аларга ярдәм иткән әти-әниләр-АФӘРИН!
-
Наркотикларсыз тормыш 13.10.2014

Мәктәбебез Республика күләмендә игълан ителгән "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Укучылар бу уңайдан оештырылган төрле конкурсларда, чараларда актив катнашырлар дип көтәбез!
-
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучыларыбыз, лаеклы ялдагы өлкән остазларыбыз 05.10.2014

Өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә уздырылган бүгенге бәйрәм тантанасы күпләрнең хәтерендә матур истәлек булып сакланыр. Укучыларыбыз, бәйрәм сәбәпчеләрен тәбрикләп, иң матур җырларны, иң кызык мәзәкләрне, иң дәртле биюләрне һәм иң мәгънәле шигырьләрне бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасында катнашучы һәм аны әзерләүгә өлеш керткән һәркемгә бик зур рәхмәт.
-
Җәйнең иң истәлекле вакыйгалары турында газета битләрендә 09.08.2014

7 нче сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәтнең "Җәйнең иң матур хәтирәсе" исемле язмасы "Көмеш кыңгырау"ның бүгенге санында, "Ачык ишек" сәхифәсендә басылган. Зөлфәт өчен иң истәлекле вакыйга - "Болгар-туган тел" палаткалы лагеренда ял итү.
Дуслар, язманың тулы вариантын табып укыгыз һәм үзегез дә газета битләрендә истәлекле вакыйга һәм хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. Һәммәгезгә дә уңышлар насыйп булсын, газета битләрендә очрашырга язсын.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практикасы дәвам итә! 29.07.2014

31 көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында 7 нче сыйныф укучыларының җәйге хезмәт практикасы тәмамлана. 1 нче августтан- Курамшин Р.Х. җитәкчелегендә 8 нче сыйныфлар, ә 13 нче августтан Рәхимова Т.А. җитәкчелегендә 9 нчы сыйныфлар җәйге бакчада эш күнекмәләрен камилләштерәчәкләр. Алар мәктәп бакчасындагы суган уңышын җыюда һәм мәктәп бакчасындагы алмаларны эшкәртешүгә зур өлеш кертер дип көтелә.
Укучылар, үзегезнең графикны онытып җибәрмәгез, практикага килә алмаган очракта, укытучыгызга хәбәр итәргә онытмагыз!
Хезмәт күнекмәләре һәркемне бизи, башкалар каршында дәрәҗәле итә.
-
Мәктәп формалары турында! 29.07.2014

4 нче августтан Нурлат шәһәре 1 нче № лы мәктәбендә укучы формалары сату ярминкәсе эшли башлый. Балаларның формаларын яңартырга теләгән әти-әниләр иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр Сезне 1 нче мәктәптә көтәбез, рәхим итегез!
-
Ремонт! Ремонт! Ремонт! 27.07.2014

Бүген мәктәбебездә, яңа 2014/15 нче уку елына әзерлек максатыннан, агымдагы ремонт эшләре тәмамланды. Мәктәп коллективы көче һәм ата-аналар ярдәме белән мәктәптә сыйныф бүлмәләренең һәм коридорларның идәннәре, стеналары, тәрәзә рамнары, парта һәм урындыклар буялды. Спорт залында һәм егетләр остаханәсендә дә буяучылар матур төсле яңалыклар кертергә онытмады. Мәктәбебез, бизәнгән кәләш кебек, 29- 30 .07 дә мәктәпне яңа уку елына кабул итү комиссиясенең уңай фикерен һәм яңа уку елының башлануын түземсезләнеп көтә! Нурлы мәктәбебездә балаларның шат авазлары яңгырарга да бер генә ай вакыт калган, ләбаса. Каникулларның калган көннәрен бәла-казасыз үткәрергә язсын иде.
-
"Көмеш кыңгырау"- иң якын дустыбыз! 26.07.2014

Ганиев Фәдиснең чираттагы иҗат җимеше "Гармун алдым кулыма" дип атала. "Кк" гәҗитенең "Укучылар иҗаты" сәхифәсе 26 нчы июльдә 29 нчы № белән басылган. Барлык укытучылар һәм мәктәп дусларың исеменнән, Фәдис, сине иҗади уңышларың белән тәбриклибез. Иҗат чишмәң саекмасын!







