Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Башлангыч сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе безнең мәктәптә 07.05.2014

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. Җиңүчеләрне Район ММҮ методисты О.С. Тарасова тәбрикли. Мәктәбебездән призлы урыннарга лаек булган Ганиева И., Сибгатова А.., Калимуллин И., Муртазин М.,Ахмадиева Н. конкурсның муниөипаль турында зур уңышлар телибез.
-
Татар теленнән 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары 29.04.2014

Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфында укучы 4 егетебез татар теленнән яңа форматта йомгаклау имтиханнарына юл алды. Аларга зур уңышлар, зиһен һәм сабырлык телибез. Имтихан нәтиҗәләрегез куанычлы булсын иде, амин!
-
Мәктәп бакчасында язгы чәчү эшләре гөрли 29.04.2014

"Язның бер көне ел туйдыра",- ди халык. Шушы әйтемгә тугрылык саклап, мәктәбебез бакчасында язгы чәчү эшләре башланды. Суган, вак суган, кишер, кызыл чөгендер орлыклары җир кишәрлекләрендә шифалы яңгыр тамчыларын көтә башлады. Мәктәбебез теплицасында кыяр, кәбестә , помидор орлыклары беренче шытымнары белән сөендерде. Бәрәкәтле җәйләр, шифалы яңгырлар безнең хезмәтебезнең күркәм нәтиҗәләре белән шатландыруын чын күңелдән телибез!!!!
-
Сингапурча укыту алымнары гамәлдә 25.04.2014

Мәктәптә , Сингапурча укыту алым-структураларын гамәлдә куллану буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, укытучылар ачык дәресләр күрсәтә, методик берләшмә утырышларында әлеге алымнарны куллану серләре турында фикер алышулар гөрли. Бүген ачык дәресләр эстафетасын 2 нче сыйныфларда рус теле дәресе белән Колмөхәммәтова З.Э. дәвам итте
-
"Музей язы" акциясе кысаларында 22.04.2014

Республикабызда старт алган "Музей язы" кысаларында мәктәбебездән 7 укучы Зарипова Г.М. җитәкчелегендә Биләр каласында атаклы химик А.Е. Арбузовның музей йортын сәяхәт кылды. Әлеге йортның бер бүлмәсе танылган химик А.М. Бутлеровның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырса, 2 нче бүлмә тулысы белән А.Е. Арбузовның биографиясен, фәнни эшчәнлеген чагылдыручы экспонатлар белән истә калды. Экскурсияне алып баручылар экспонатлар белән таныштыру уздырганнан соң, музейда булган һәркемнең хәтерен тест сораулары ярдәмендә дә тикшерделәр. тестлаштыруда катнашкан бөтен кеше истәлекле наклейкалар белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Татарстаныбыз җиреннән чыккан әлеге фән әһелләре белән чын-чынлап горурланырга хаклы булуларын ассызыкладылар.
-
"Музей язы"- Биләрдә Изге чишмәдә 22.04.2014

А.Е. Арбузовның музей йортында булганнан соң, укучыларыбыз Изге чишмә тыюлыгына юл алды. Тыюлыкта ремонт, җәйге чорга әзерләнү эшләре барса да, килүче халык күп иде. Укучыларыбыз ,тагын да тирәнрәк тәэсирләр алу өчен, җәйге каникуллар чорында әти-әниләре белән ял һәм дини йолалар үтәргә монда килү теләге белән кайтыр юлга кузгалды. Тарихи Ватаныбызда булу беркемне дә битараф калдырмады
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары
15.04.2014
Районыбызның Мамык гомуми урта белем мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Организация эффективного взаимодействия образовательных учреждений с родительской общественностью по проблемам воспитания" темасына багышланган семинары узды. Колмөхәммәтова З.Э. семинарның бик эчтәлекле һәм бүгенге көн өчен әһәмиятле проблемаларны колачлавын ассысызыклады.
-Гаилә һәм мәктәп бердәмлегенә багышланган сыйныфтан тыш чаралар, укучылар, ата-аналар һәм укытучылар катнашында уздырылган ата-аналар җыелышы, мастер-класслар нык уйланылган һәм тәэсирле булды, - ди ул семинар турында үз фикерләрен белдергәндә.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" 12.04.2014

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы "Сәләт" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Сәләткә нур булган йолдызлар" укучыларның иҗади эшләре бәйгесенең йомгаклау кичәсенә мәктәбебездән Колмөхәммәтов Зөлфәт, Исмоилова Айгөл, Ганиев Фәдис, Әхмәдиева Рәзилә Казан шәһәренә чакырылды. Алар барысы да бәйгедә катнашучы шаһәдәтнамәсенә лаек булдылар. Киләчәктә бу укучыларның чын йолдыз булып балкуларын телибез. Афәрин! Булдырасыз! Иҗади уңышлар Сезгә! Без Сезнең белән горурланабыз.
Рәсемдә Колмөхәммәтов Зөлфәткә "Идел" журналы баш редакторы Рөстәм Галиуллинның мастер-класстан соң автографлы китабын тапшыру мизгеле
-
Янгын куркынычсызлыгы сагында 10.04.2014

Мәктәбебездә ТР Нурлат шәһәре янгын сүндерү часте хезмәткәре Разыков А.А. укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча укулар оештырды. Янгын сүндерү, сак хезмәтенең тарихыннан башланган сөйләшү җанлы әңгәмәгә әверелде. Патша Россиясендә үк дәрәҗәле хезмәткә әйләнгән янгын сүндерүчеләр бүген тагын да җаваплырак постларда: янгын сүндерү, кешеләрне коткару, кирәк булса, беренче ярдәм күрсәтү, бәла-каза вакытында бернинди табигый җайсызлыкларга карамый ярдәмгә ашыгу... Язгы җыештыру- санитар айлыкларда ут белән бигрәк тә сак булырга кирәклеге төшендерелде, өй телефоннарыннан һәм кәрәзле телефоннардан янгын һәм сак хезмәте белән элемтәгә чыгу номерлары әйтелде. Шаярту теләге белән җыелган номерның кеше гомере өчен куркыныч булуы искәртелде. Янгын һәм сак хезмәткәрләре быел Россиядә әлеге хезмәт оешуның 3 гасыр ярымлык бәйрәмен билгели, аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә иминлек барча кешеләргә бәла-казасыз гомер телибез. Сөйләшү ахырында Альберт Әхтәмович үз киләчәкләрен әлеге һөнәр белән бәйләргә уйлаган яшүсмерләргә уку йортлары турында да әйтеп китте. Ә иң кызыгы янгын сүндерүче экипировкасын егетләрнең үз өсләренә киеп караулары булгандыр. Кунагыбыз янгын сүндерүче киеменең һәм коралларының үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында да бик кызыклы итеп сөйләде.
Бу очрашу укучылар һәм укытучылар күңелендә бик матур хатирә һәм бәла-казасыз тормышка юллама булып озак сакланыр.
-
Дини викторина 10.04.2014

Мәктәбебездән 30 укучы Киекле авылы мәдәният сараенда балалар өчен район күләмендә оештырылган дини викторинаның куст этабында катнашты. Киекле, урта Чаллы, Кизләү авылларыннан җыелган укучылар арасында мәктәбебездән Сәлахова Зөһрә (1 кл.), Исмоилова А. (6 кл.) , Динмөхәммәтова Алсу (6 кл.) үзләренең җаваплары белән кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Ганиев Фәдис исә, викторина сорауларына иң күп дөрес җавап бирүче булып, җиңүчегә әзерләнгән истәлекле бүләккә лаек дип табылды. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ихластан тәбриклибез, күңелләрендә иман нуры сүнмәсен!







