Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
ВЕЛОПОХОД! 11.06.2014

-
Буралы чишмә тирәсен җыештыру 11.06.2014

-
Лагерьга яңа мәгълүмати такта 11.06.2014

-
Туган якны өйрәнү музеенда 10.06.2014

Лагерьга йөрүче балалар бүген җитәкчеләре Ганиева Г.Ф. җитәкчелегендә туган якны өйрәнү музеенда татар халкының көнкүрешен чагылдыручы экспозицияләр белән танышты. Ике гасыр аралыгын тоташтыручы экспонатлар балалар өчен бик кызыклы булды. Бу экскурсия җәйге ялда туган якны өйрәнү буенча тормышка ашырылучы проектның бер өлеше булып тора.
-
А.С.Пушкинның туган көне- рус теле көне 06.06.2014

-
А.С.Пушкинның туган көне- рус теле көне. Отрядлар арасында көч сынашу 06.06.2014

-
Барыбыз да өмәгә! 05.06.2014

-
Җәй! Лагерь! Рәхәт! 02.06.2014

Мәктәбебездә 1-4 сыйныф укучыларыннан 25 кешене үз эченә алган мәктәп яны җәйге ял лагере эшли башлады. Балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге -иң әһәмиятле мәсьәлә! Бүген һәркем ФАП фельдшеры Әхмәтова Рәйсә апаның медтикшерүен узды, "Җәй- мавыгулар һәм борчылулар" дип аталган төрле аллергияләр һәм азык белән агулану очракларын булдырмауга багышланган профилактик әңгәмәдә катнашты. Тәрбиячеләр Гүзәл Фәнил кызы һәм Иркәнур Исламнур кызы җитәкчелегендә лагеребызны ачу уенлы тамашасын укучыларыбыз озак хәтерләр, җәебез шундый матур хатирәләрдән генә торсын иде, амин.
Тикшерү эшләре тәмам, бөтенебез сәламәт- Әхмәтова Р.Р. белән истәлеккә фото
-
31 май- укучыларны каникулга озату линейкасы 31.05.2014

Быел укыган сыйныф дәреслекләре кабаттан китапханә киштәләренә кайтты, сыйныф бүлмәләре, парта өсләре әле генә юылган булса да, аерым бер моңсулык бөркиләр, мәктәп коридорлдарында шау-шу кимегән. Мәктәп тә ничектер моңаеп калган кебек. Шулайдыр шул, укучыларыбыз, җәйге ялга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә сүз биреп, иң озын ялга китәләр. Җәйләр бәла-казасыз, файдалы һәм кызыклы үтсен иде. Саубуллашу линейкасында һәр сыйныфтан ел дәвамында иң активлар билгеләнде, һәркем үзенең җәйге хезмәт практикасы вакытлары белән танышты, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда зурдан-зур уңышлар теләнде.
-
Сәләтле укучылар слеты 30.05.2014

Мәктәбебездән 5 укучы Исмоилов Хәбибрахман, Исмоилова Айгөл, Ганиев Фәдис, Ганиев Әлфис, Колмөхәммәтов Зөлфәт уку елы дәвамында төрле олимпиада, конкурсларда, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулады. Бу уңышлары өчен алар Нурлат шәһәрендә уздырыла торган Сәләтле укучылра слетында катнашуга лаек булдылар. Нурлат районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.М. Юнусов имзасы белән мактау грамоталары һәм истәлекле бүләк аларны алдагы уку елларында да яңа һәм уңышлы эзләнүләргә этәрер дип өметләнәбез. Мәктәбебез данын Республика күләменә таныткан әлеге укучылар белән без чын күңелдән горурланабыз, бик зур рәхмәт Сезгә, Укучыларыбыз!
Фотода Исмоилов Х. мактау грамотасын мәктәптә хушлашу линейкасында тапшыру мизгеле







