Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
КМБ утырышы кысаларында ачык түгәрәк шөгыле 05.11.2014

"Туган якны өйрәнү" түгәрәге мәктәбебездә тарих укытучысы Рәхимова Т.А. җитәкчелегендә инде күп еллар нәтиҗәле эшләп килә. КМБ утырышында катнашучы коллегаларга Таңсылу Атлас кызы "Мәктәп бинасының архитектур төзелеше" темасы буенча ачык түгәрәк шөгыле күрсәтте. Эзләнү эше рәвешендәге бу шөгыльдә белем бирүдә ФДБС таләпләре үтәлеше һәм белем бирүдә чит ил технологияләренең өстенлекле яклары тулысынча чагылыш тапты. Бу шөгыльдә булган һәр укытучы үзенең методик копилкасына күп файдалы мәгълүмат алып китүендә беркемнең дә шиге юк. Дәрес карап утыручы укытучылар тарафыннан югары бәя алды. Укытучыбыз Таңсылу Атлас кызына һәм укучыларга бик зур рәхмәт!
Сурәттә шөгыль барышыннан бер мизгел
-
КМБ утырышы кысаларында физкультурадан ачык дәрес 05.11.2014

Физкультурадан ачык дәресне физик тәрбия укытучысы Кабиров Ә.З. уздырды. ФДБСның һәр фәнгә үз таләпләре. Агымдагы уку елыннан кертелгән ГТО нормалары тапшыруга әзерлек нәкъ менә ФДБС таләпләренә туры килгән дәресләрдә уңышлы нәтиҗә биргәненә физик тәрбиядән ачык дәресне караган һәркем ышанды.
Дәресне караган мәктәп директорлары һәм физик тәрбия укытучылары Әсләм Закирҗан улы уздырган бу дәрескә югары бәя бирделәр.
-
Кунак ашы-кара-каршы 05.11.2014

"Кунак ашы-кра-каршы" ,- ди татар халык мәкале. КМБ утырышына Киекле , Андреевка мәктәбеннән килгән укытучылар да төрле фәннәрдән мастер-класслар күрсәтте. Әлеге мастер -классларда без-укытучылар , укучыларга әйләндек. Рәсем дә ясадык, агачларны куаклардан аерырга өйрәндек, үткәнен белмәгәннең киләчәге булмаганына төшендек, басктеболда ике адымнан боҗрага туп кертү осталыгын үзләштердек. Тәҗрибә уртаклашу һәм өйрәнү өчен бик файдалы утырыш булды бу. Хуҗалар да, кунаклар да бик канәгать калдык. ФДБС һәм белем бирүдә чит ил технологияләрен уңышлы файдаланып алга, яңа үрләр яуларга без барыбыз да әзер.
КМБ утырышында ачык дәресләрдән тыш күрсәтелгән мастер-класслар исемлеге:
1. "Разнообразие растений" (Окружающий мир), учитель Бурметьевской СОШ Абдулвалиева И.Н.
2. "Бросок мяча с 2-х шагов" (физическая культура), учитель Бурметьевской СОШ Садыкоы Ю.Х.
3. "Развитие культуры цветовосприятия" (ИЗО), учитель Андреевской ООШ
Будяшкин Ю.З.
4. "Лишь зная свое прошлое, можно шагать в будущее" (литературное чтение), учитель Андреевской ООШ Трифонова Ю.В.
Сурәттә рәсемнән мастер-класс нәтиҗәләрен тәкъдим итү мизгеле.
-
Скиппинг буенча ярыш 03.11.2014

Мәктәбебездә " Наркотикларсыз тормыш" айлыгы һәм "Мин спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйм" Х1 Бөтенрәсәй акциясе айлыгы кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган скиппинг (скакалкада сикерү) буенча ярыш узды. Ярышта команда зачетында 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары арасында җиңүне 3 нче сыйныф укучылары (Сибгатова А. һәм Каримов Б.), икенчесен -2 нче сыйныфлар (Уразгильдиева А. һәм Каримов М.), 3нчелекне дүртенче сыйныф укучылары (Динмөхәммәтов Б. һәм Халмуратов З.) яулады.
5-9 нчы сыйныфлар арасында беренчелек 9нчы сыйныфларда (Сәйфуллин р. һәм Рәхимов Ә.), 2 нче урын - 7 нчеләрдә (Колмөхәммәтов З. һәм Әхмәдиева Р.), 3нче урын 8 нче сыйныфларда ( Әхмәтова А. һәм Мәхмүтова Э.). Ярышта катнашучыларга бик зур рәхмәт, афәрин! Сыйныфташларына көч биреп торган, каникулларының бу көнен сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган һәркемгә зур уңышлар насыйп булсын! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы! Без булдырабыз!
-
Каникулның беренче көне 02.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәпкүләм баскетбол турнирында катнашты. Команда зачетында 8 нче сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Афәрин! Кызларның бу җиңүе аларны спортның башка төрләрендә яңа җиңүләргә рухландырсын иде.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе турында укучыларыбыз яза 01.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясенең безнең мәктәптә ничек узуын белергә теләсәгез, "Көмеш кыңгырау" газетасының быелгы 43 нче № ын укыгыз.7 нче биттә 6 нчы сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Илсафның "Модадан артта калмагыз" язмасы шул хакта сөйли.
-
Наркотикларсыз тормыш 01.11.2014

Бүген укучыларыбыз көзге каникулга таралды. Каникул - үзеңнең белемеңне күтәрү, дәрестән тыш чараларда катнашу өчен иң кулай вакыт . "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында каникул чорында укучыларга Халыклар бердәмлеге көненә һәм Республикабыз Конституциясе көненә багышланган өстәл теннисы, баскетбол, скиппинг буенча ярышларда актив катнашырга һәм расписание нигезендә түгәрәкләргә йөрергә тәкъдим ителде.
Айлык кысаларында мәктәптә "Оста куллар" һәм "Кул эшләре" түгәрәкләренең эш күргәзмәсе эшләячәк!
-
Куркынычсыз интернет 30.10.2014

Информатика укытучысы Зарипова Гөлүсә Марат кызы 5-9 сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз интернет" дәресе уздырды. Дәрестә интернет челтәреннән компьтер системасына, кәрәзле телефоннарга гына түгел, ә шәхескә янаган куркынычлар турында да сүз барды. Укучылар хакерлар, шпион программалары, вирус кебек төшенчәләргә аңлатма алдылар. Дәрестә катнашучы барлык укучылар һәм укытучыларга, интернет челтәреннән материаллар йөкләгәндә, телефон номерлары, банк карточкасы номерлары һәм үзең турында шәхси мәгълүматларны информациягә алмашка җибәрергә ярамаганлыгы кисәтелде. Дәрес материалы барлык укучылар һәм укытучылар өчен файдалы булды.
-
Фоторәсем конкурсында җиңү 27.10.2014

Мәктәбебездән Зөлфәт Колмөхәммәтов район күләмендә Республикабыз Конституциясе көненә багышланган фотоконкурста "Минем мәктәп" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Зөлфәтне һәм аның җитәкчесе Курамшин Р.Х. бу җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез
-
Наркотикларсыз тормыш- агач утырту 19.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында мәктәп укучылары Киекле авыл җирлеге рәисе Ганиев Р.Г. һәм авыл халкы белән берлектә авылыбыз урамнарына һәм мәктәп территориясенә агачлар утыртуда катнашты. Шушындый мәгънәле гамәлләрнең мәктәптән тулаем авылыбыз территориясенә җәелүе, әти-әниләрнең балалар тормышы белән янып яшәвенә барыбыз да бик шатланабыз. Ялларыбызның да шушылай бердәм үтүе балаларыбыз киләчәгендә матур чагылыш тапсын иде!
Сурәттә Клуб урамында без утырткан агач үсентеләре.







