Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Мәктәп укучылар үзидарәләре һәм балалар иҗтимагый оешмаларының "Без-бергә" дип аталган район слеты 17.11.2015

Укучыларыбыз мәктәп укучылар үзидарәләре һәм балаларның иҗтимагый оешмаларының "Без-бергә!" шигаре астындагы район слетында катнашты. Тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы эш алымнарын презентацияләү, районыбыз укучыларын берләштерү ягыннан бу бик әһәмиятле чара булды.
-
Хокук айлыгы кысаларында ата-аналар җыелышы 14.11.2015

Агымдагы ай- Хокук айлыгы. Мәктәптә айлык кысаларында укучылар, педагогик коллектив белән беррәттән ата-аналар белән дә тематик чаралар уза. Бүген мәктәбебездз уздырылган ата-аналар җыелышы -шуңа дәлил. "Яшүсмерләрнең җинаять кылуын кисәтүдә гаиләнең әһәмияте " дигән теманың мөһимлеген ЮХИДИ ның юл һәлакәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән вәкил Мөгайнетдинов Р.Г. ассызыклады. Ата-аналар белгечкә үзләрен кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать итте. Җыелыш эшлекле атмосферада узды.
-
"Күңелле стартлар" 14.11.2015

Мәктәбебезнең 3-6 нчы сыйныф укучыларыннан торган спорт командасы "Күңелле стартлар" спорт ярышының куст этабында катнашты. Мондый дәрәҗәдә әле беренче тапкыр гына көч сынашкан спортчыларыбыз мәктәп данын киләчәктә матур җиңүләре белән бизәрләр дип ышанабыз. Катнашучыларга һәм аларны әзерләгән физик тәрбия укытучысы Кабиров Ә.З. зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Хокук айлыгы кысаларында -анкеталаштыру 13.11.2015

7-9 нчы сыйныф укучылары бүген "Тәртип бозуларны кисәтү" дигән темага аноним анкеталаштыру узды. Анкета нәтиҗәләре буенча укучыларыбыз җинаять кылуларны кисәтүдә гаиләгә мөһим бурыч йөклиләр (94%). Анкета нәтиҗәләре ата-аналар җыелышында укылачак докладка фактик материал булара к файдаланылачак.
-
мини-футбол 10.11.2015

Мәктәбебезнең 4-6 нчы сыйныф малайлары бүген үз көчләрен мини-футболның район этабында сынады. Мәктәбебезнең спорт данын яклап чыгыш ясаган һәркемгә зур рәхмәт, киләчәктә сездән матур җиңүләр көтәбез. Спорт белән мавыгу сезнең үсешегездә бары тик яхшы яктан гына чагылыш тапсын!
-
Мең йолдыздан якты кебек укытучылар көне! 06.10.2015

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлауны яңа телевезион проект рәвешендә тәкъдим итте укучыларыбыз. Ул билгеле бер тапшырулар сериясеннән гыйбарәт булып, мәгърифәтле Кизләү төбәге укытучыларына багышланган иде. Үзенчәлекле тамаша укытучылар һәм укучыларга бик ошады.
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Тырышлыгың, сабырлыгың өчен-
Барысы өчен Сегә зур рәхмәт!
-
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә 05.10.2015

Авылыбызның барлык өлкәннәрен укучыларының бәйрәм котлавы мәктәпнең актлар залына җыйды. Өлкәннәрдән күчкән ялкынның яшьләрдә кабатлануын күреп, залда утыручы апа-абыйларыбыз, әби-бабайларыбыз бик сөенде. Бүгенге бәйрәмне уздырырга ярдәм иткән өчен мәктәп җитәкчелеге "Агрофирма"Южная" ҖЧҖ җитәкчелегенә, Киекле авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм Кизләү мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерә.
Сурәттә бәйрәм кунаклары котлаулар кабул итә.
-
Гомер көзләрегез мул уңышлы булу бик зур бүләк бит ул Ходайдан. 05.10.2015

Бәйрәм ашы бизи табыннарны, күңелләрдә изге теләкләр.
Ил-көннәргә иминлекләр теләп дога кыла бүген өлкәннәр.
Сурәттә: өлкәннәребез бездә кунакта
-
Чебурашка укырга тели 04.10.2015

Бүген укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән берлектә авыл мәдәният йортында "Чебурашка хочет учиться" исемле курчаклар тамашасын карады. Тамаша балаларда ярдәмчеллек хисен, бердәмлек, укуга теләк һәм омтылыш тәрбияләве белән әһәмиятле булды.
-
5 нче октябрь- мәктәптә Өлкәннәр бәйрәме 03.10.2015

Бүген укучылар тарафыннан өлкәннәргә бәйрәм котлаулары һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә чакырулар таратылды.







