Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
4 нче сыйныф укучыларының саубуллашу кичәсе 14.04.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсен уздырды. Дулкынландыргыч бу бәйрәмдә Киекле авыл җирлеге һәм мәктәп җитәкчелеге, укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.
-Кай арада, сиздермичә,
Дүрт ел үткән.
Аскы катта инде
Без хуҗалар түгел бүтән,- дигән сүзләр белән укучылар эстафетаны мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәни дусларына тапшырды.Әти-әниләр укучыларга киләчәктә зур уңышлар теләде, сыйныф җитәкчесе Ганиева Г.Ф. җылы рәхмәт хисләрен җиткерде. Без исә укучыларга 4 нче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлауларын, алда төрле фәннәрдән көткән тикшерү эшләрен уңышлы узуларын телибез.
Сурәттә: ТР НМР Киекле Башкарма комитеты җитәкчесе, Киекле авыл җирлеге башлыгы Ганиев Р.Г. укучыларга котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерә.
-
Методик атналык 09.04.2016

4 нче чирекнең беренче ун көне мәктәптә методик атналык дип игълан ителде. 1-10.04 кадәр төрле фән укытучылары ачык дәресләр күрсәтте. Мондый тәҗрибә уртаклашуның укытучы хезмәте өчен әһәмияте зур. Яңа алымнар, төп гомуми белем бирү системасында ФДБС -ң тормышка ашырылуы, сыйныфның үзенчәлеге , укучыларның өлгереше һәм, ниһаять, укытучының һөнәри осталыгы- болар барысы да дәресләргә анализ вакытында билгеләп үтелде.
Барлык укытучыларга игелекле эшләрендә уңышлар насыйп булсын!
Сурәттә: 5 нче сыйныф укучылары рус теле дәресендә картиналы диктант яза
-
Ә сез ГТО тапшырырга әзерме? 07.04.2016

Бөтендөнья сәламәтлек көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ГТО нормаларын тапшыруга багышланды.
Бүгенге көн мәктәпкүләм иртәнге зарядкадан башланды. Тематик сыйныф сәгатьләре, дәресләр һәм көннең икенче яртысында "Без ГТО нормаларын тапшырырга әзер!" девизы астында спорт чарасы. Әлеге чара безнең районда ГТО нормаларын кабул итү пунктлары, әлеге нормаларны тапшыруның өстенлекле яклары турында физик тәрбия укытучысы Кәбиров Ә.З. кереш сүзе белән башланды. Чара барышында 1-9 сыйныф укучылары үз теләкләре буенча кыска аралыкка йөгерү (эстафета), урыннан ералыкка һәм скакалкада сикерү, тартылу, пресс, отжимание кебек спорт төрләрендә үзләрен сынап, күрсәткечләрен ГТО нормативлары белән чагыштырып карый алды.
54 катнашучының 49 ы үзен сынап карады.
Сурәттә: Кәбиров Ә.З-ң кереш сүзе.
-
"Будь готов! Скажи нет!" 07.04.2016

Бүген мәктәбебезнең СМС балалар "Шатлык" отряды авылда "Будь готов! Скажи нет!" антинаркотик акциясен уздырды. Чара барышында 35 имза җыелды. Дөрес, әлеге сан зур түгел, әмма авыл җире өчен без аны игътибарга лаек дип саныйбыз. Сораштыруда күпчлекне хатын-кызлар тәшкил итте, алар наркотикларны саклау, тарату кебек хокук бозулар өчен Закон тарафыннан каралган җаваплылктан хәбәрдар. Барыбыз да яман гадәтләргә "ЮК!" дияргә әзер булыйк! Яшәү ямен тоеп, сау-сәламәт яшик!
-
Кошлар көне безнең мәктәптә 01.04.2016

Китапханәчебез Мортазина Г.Р. җитәкчелегендә бүген "Алмаш" балалар оешмасы эзтабарлары Кошлар көненә багышланган эшлекле иртә оештырдылар. Кошларның табигать, кешеләр тормышы өчен әһәмияте, әдәби иҗатта кош образлары турында эчтәлекле сөйләшүдән соң, оригами ысулы белән кошлар ясалып, символик ояга һәм агачка беркетелделәр. Шулай ук китапханәдә "Безнең вернисаж" исеме астында кош рәсемнәре күргәзмәсе дә эшли башлады. Канатлы дусларыбыз турындагы рәсемнәрегезне көтеп калабыз, ә инде әдәбиятта һәм әйләнә-тирәбездә кошлар турында мәгълүматларны тематик күргәзмә материалларыннан табарга мөмкин.
Сурәттә тематик күргәзмәдән күренеш.
-
Кошлар көне бүләге кышлап кайткан кошларга 01.04.2016

7 нче сыйныф укучылары биология укытучысы Халитов В.М., технология укытучысы Курамшин Р.Х. җитәкчелегендә кошлар турында кызыклы викторина уздырды. Иртәнге чарадан соң, алар әзерләгән сыерчык оялары мәктәп ишегалдындагы каен агачларына беркетелде. Елдан -ел арта барган ояларда сыерчыклар укучыларны шатлыклы сайраулары белән иртән каршы алалар, ә инде дәресләрдән соң сайрап озаталар.
Ә Сез быел сыерчык оялары ясадыгызмы?
Сурәттә: сыерчык оялары өлкәннәр ярдәме белән мәктәп ишегалдындагы каен агачларына эленде.
-
Укучыларыбыз шатлыгы-безнең шатлык 28.03.2016

"Алмаш" ТВБ балалар оешмасы рәисе, мәктәбебез укучысы Колмөхәммәтов З.И. "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан уздырылган "Иң яхшы шигырь" бәйгесендә IIII дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.Афәрин! Котлыйбыз, җиңүчегә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Файдалы каникуллар 24.03.2016

Бүген Нурлат аграр техникумында уздырылган ачык ишекләр көнендә (һөнәри сынап карау) безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф кызлары да катнашты. Алар "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе" мәйданчыгында "Пешекче" , "Технологг " белгечлеге буенча һөнәрне тәкъдир итү, пешекче хезмәтендә язма документлар һәм технологик карта ярдәмендә ризык пешереп карау этапларында үзләрен кызыксындырган һөнәр турында күп яңалыклар белделәр. Махсус дисципланалар укытучысы Фәйзуллина Миләүшә Якуб кызы җитәкчелегендә бәрәңге зразылары пешереп карадылар.
Гомумән алганда, бүген оештырылган чара анда катнашучы һәркемне һөнәр сайлауга бик җаваплы карарга кирәк икәненә төшендерде. Мәктәптә алынган фәнни белемнәр җыелмасының, кем генә булырга теләсәң дә, нык булуы мөһим икәнен ассызыклады.
Һөнәр сайлау- язмыш сайлау икәнне исегездән чыгармагыз!
Сурәттә Фәйзуллин М.Я. пешекче булырга теләүчеләр белән кухняда.
-
"Балалар китабы" атналыгы 14.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгын ачу иртәсе оештырылды (китапханәче Мортазина Г.Р.). Китапны кадерләп тоту, әсәр геройларын тану алардан үрнәк яки гыйбрәт алу, укылган китап буенча фикер алышу турында Шапшак һәм Китапның (иртә геройлары) бәхәсе бик кызыклы оештырылган иде.
Әлеге чара балалар китабын таныту ягыннан бик әһәмиятле булды.
-
"Безнең гармун моңлы да ул, безнең гармун җырлы да" 04.03.2016

Әйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң, әйт, урам?- сорауларына җавап өлкән буынны гына түгел, ә бүгенге яшүсмерләрне дә борчый. Шуңа җавап йөзеннән, бүген мәктәбебездә гармуннар тарихы һәм гармун турындагы җырларга багышланган "Безнең гармун моңлы да ул, безнең гармун җырлы да" исемле җыр конкурсы (телевезион "Җырлыйк әле" программасы үрнәгендә) уздырылды. Ярышта 7-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, гармун уйнаучы егетләр, моңлы тавышлы җырчы кызларыбыз катнашындагы бу тамаша бик күңелле һәм файдалы булды. Уен этаплары арасында тамашачыларга гармун тарихы, Татарстанның атаклы гармунчылары турында мәгълүматлар җиткерелде.
Программаны җыр дәресләрен укытучы Курамшин Р.Х. , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Колмөхәммәтова З.Э. оештырды.







