Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Кышкы саф һава, йомшак кар ява! 04.01.2016

Каникул чоры - мәктәптә балаларның аеруча шатлыклы авазлары яңгырый торган чор. Уен-көлке, шаян сүз, ярыш, узышлар һәркем күңеленә хуш килә. Мәктәп шугалагы - бөтен вакыйгаларның үзәге. Бүген исә шугалак мәйданын 1-5 нче сыйныф укучылары биләде. Алар өчен сыйныф җитәкчеләре шугалакта күңелле стартлар уздырды.
-
Каникуллар. Ур-р-ра! 01.01.2016

Яңа елның беренче көне башлангыч һәм урта звено укучыларының күңелле очрашулары, хәрәкәтле уеннар белән узды. Яңа елыбыз күңелле вакыйгаларга бай булсын!
-
Республикакүләм "Киләчәккә билет" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү 30.12.2015

Республикакүләм "Киләчәккә билет" конкурсы җиңүчеләре арасында мәктәбебез укучысы Колмөхәммәтов З. тә бар. Ул "Киләчәк һөнәре" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Рус теленнән "чирканчык" ГИА 26.12.2015

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз рус теленнән ДЙА форматында сынау тапшырды. Аларның эш нәтиҗәләренең уңышлы булуын телибез.
-
Яңа ел могҗизасы 26.12.2015

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яңа ел могҗизасы" исемле бәйрәм тамашасы узды. Кыш бабай бүләкләреннән авыз итү өчен һәрчкемгә үз һөнәрен күрсәтергә, җырларга, биергә, елмаерга-көләргә рөхсәт ителде. Катнашучылардан бөркелгән уңай кәеф Яңа ел чыршысы утларында да чагылыш тапты. Маймыл елы һәрберебезгә уңай кәеф, укуда һәм эштә уңай нәтиҗәләр, эзләнү эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек алып килсен.
-
"Кыш бабай килә безгә" 26.12.2015

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен бәйрәм тамашасы алар үзләре катнашында төшерелгән "Кыш бабай килә безгә" исемле фильмны карау белән башланды. Бәйрәм тамашасы җыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды.
-
Нурлат МР Башлыгы Чыршы бәйрәме 25.12.2015

Мәктәбебезнең уку алдынгылары, спорт, дәрестән тыш эшчәнлек, балалар хәрәкәте лидерлары Нурлат МР башлыгы Чыршы бәйрәмен тамаша кылдылар. Бәйрәм тәэсирләре укучыларыбыз күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.
-
Башкалага- Илбашы Чыршы бәйрәменә 25.12.2015

Республикабыздагы иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе- Илбашы Чыршы бәйрәмен карарга җыелган Республикабыз уку алдынгылары арасында мәктәбебездән Әхмәтова Ә. дә бар иде. Бәйрәм тантанасы барлык укучыларны укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә яңа җиңүләргә, яңа үрләргә рухландырсын, балачакның иң истәлекле мизгелләреннән берсе булып, хәтерләрендә озак саклансын.
-
СМС балалар акция уздыра 24.12.2015

Бүген мәктәбебзнең СМС балалары- "Шатлык" отряды әгъзалары башлангыч сыйныф укучылары өчен һәм алар катнашында "Яркая, здоровая зимушка, зима!" акциясен уздырды. Күңелле стартлар, мәктәп шугалагында ярышлар, куышлы, байрак алышлы... уеннарда укучылар бик теләп катнашты. Әлеге чара Яңа елның 1 нче гыйнварында дәвам итәчәк.Уеннарда катнашырга рәхим итегез!
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 24.12.2015

Атна дәвамында мәктәптә шәфкатьлелек дәресләре узды. Алар кысасында укучыларга видеофильнар күрсәтелде, әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча фикер алышулар уздырылды. Иң мөһиме, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт булдыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игелеклелекнең мөһимлеген һәр бала үзләштерерлек итеп узды бу дәресләр.







