Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | sch1274@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 32/Бездә укыйлар 32 |
| У нас учат: | 12/Бездә укыталар 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. "Слет юных поэтов"2015 19.02.2015

Мәктәбебездән бертуган Колмөхәммәтовлар Зөлфәт һәм Илсаф районкүләм "Слет юных поэтов-2015" конкурсында үзләре иҗат иткән русча шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Мәктәп данын район күләмендә яклаган укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучылар Хәбибуллина Ф.И. һәм Билданова Г.И. бик зур рәхмәт.
-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! Җыр һәм сафта йөрүнең куст этабы 17.02.2015

Бүген мәктәбебездә Җыр һәм сафта йөрү Республика конкурсының куст этабы узды. Иглай, Киекле, Андреевка, Иске Чаллы, Кизләү мәктәпләреннән районда куст данын якларга иң лаеклысы дип Киекле мәктәбе отряды танылды. Җиңүчене тәбриклибез, конкурсның район турында да сынатмауларын телибез!
-
БАТЫР ШАГЫЙРЬ ТУГАН КӨН 16.02.2015

Мәктәптә Муса Җәлил туган көнгә багышланган күргәзмә эшли. Күргәзмәдә әдипнең балачагы, тормыш юлы, иҗади эшчңнлеге, тоткынлыктагы тормышы турында мәгълүмат тупланган китаплар куелган. Стена газетасында шагыйрь иҗатына багышланган кроссворд та урын алган.
Бүген исә патриот әдипне искә алу иртәсендә укучыларга М.Җәлил турында видеофильм күрсәтелде.
Татар әдәбиятын укыганнан бирле
Горурланам Муса Җәлил белән,- ди безнең укучылар.
Үзе китә, җыры кала килгән
шәхесләрне тарих хәтерли.
Матур җырлар халык хәтерендә,
халык хәтере ул мәңге тере!
-
Җыр һәм сафта йөрү 16.02.2015

Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика җыр һәм сафта йөрү конкурсының мәктәп туры узды. Җиңүче команда иртәгә мәктәп данын конкурсның куст этабында яклаячак. Укучыларга зур уңышлар телибез.
-
"По морям, по волнам"- рус теле атналыгын йомгаклау чарасы 16.02.2015

"Рус теле атналыгы"н йомгаклап, Хәбибуллина Ф.И. "По морям, по волнам" исеме астныда 6-7 нче сыйныф укучылары катнашында "диңгез бәрелеше" уздырды. Сайланган конкурс биремнәре Хәрби диңгез флоты, диңгезнең әдәби әсәрләрдәге чагылышын ачу, сурәтләү чараларын билгеләү, русча дөрес һәм матур сөйләм формалаштыруга багышланды. Командаларга һөҗүм оештырган "пиратлар" да "тоткыннарга" кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Кичә җыр-биюләр белән үрелде, укучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
Әфганстан һәрчак истә 13.02.2015

-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 12.02.2015

Мәктәбебездә “Хәтер маршы-2015” агитпоходы.
“Хәтер маршы-2015” яшьләр агитпоходының безнең мәктәптәге тукталышы күңелләрдә озак сакланыр.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында мәктәбебездә “Истина” эзләнү отряды әгъзалары белән очрашу узды. Моңа кадәр эзләнү отрядлары турында ишетеп кенә белгән укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бу очрашу бик тәэсирле булды.
Үзләрен изге хезмәткә багышлаган отряд кешеләре безгә үзләре сайлаган шушы кызыклы һәм файдалы эшнең асылын ачтылар. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында иң көчле бәрелешләр һәм Совет гаскәрләре иң күп югалтулар кичергән урыннарда казу һәм эзләү эшләре алып баралар. Табылган мәетләрнең кемнеке булуын солдат медальоннарындагы язулардан ачыклыйлар икән. Әмма мондый медальоннарның бөтен солдатларда да булмавы солдатны тану эшен бик кыенлаштыруын әйттеләр. Безгә алар казу эшләре барышында табылган солдат әйберләре күргәзмәсе, үз эшчәнлекләре турында видеофильм тәкъдим иттеләр. Аларның кызыклы сөйләве үзләре башкаруында сугыш җырлары һәм укучыларның сорауларына җавап белән үрелеп барды. Әлеге очрашудан соң кызлар да җитдиләнгән, егетләребез буйга тартылып киткән кебек тоелды. Һәркемнең күзендә очрашуга килгән “Истина” эзләнү отряды әгъзаларына эчкерсез рәхмәт, соклану һәм изге теләкләр чагыла иде.
Сугыш чынбарлыгын интернет челтәрендә әкият һәм фантастик фильм геройлары белән “көчле бәрелешләр” аша белгән, ул уеннарда “югалту һәм җиңелү ачысын” бик авыр кичергән минем кебек малайлар һәм кызлар өчен бу очрашу зур ачыш булды. Моннан соң без интернет челтәрендә әкият геройлары түгел, ә илебезгә Бөек Җиңүне үз тормышлары хакына яулап алган геройларны эзләрбез.
Киләчәктә сугышта һәлак булган бабаларыбыз , армия сафларында кайнар нокталарда хезмәт иткән әтиләребез һәм эзләнү отряды әгъзаларына лаеклы алмаш булырбыз!
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. Китап укучылар конференциясе 12.02.2015

-
"Татарстан чаңгы юллары-2015" 08.02.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Мәхмүтова Э., Ганиев Ф., Мортазин М. һәм укытучылар Рәсәй күләмендә сәламәт яшәүне пропагандалауга багышланган "Татарстан чаңгы юллары-2015" чаңгы ярышларында катнашты. Һава торышы үзе дә чаңгычыларга көч бирә торган, кәефне күтәрә торган матур кояшлы иде. Барыбыз да бу ярыштан күтәренке күңел белән кайттык, бабайларның "Хәрәкәттә - бәрәкәт", "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән гыйбәрәләренең дөреслегенә тагын бер кат инандык.
-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! 05.02.2015

һәр елдагыча февраль Хәрби-патриотик айлык буларак игълан ителде. Беренче тематик чаралар инде үз тамашачыларын тапты. Бүген озайтылган көн төркеме укучылары өчен 6 нчы сыйныф укучысы Сибгатова Алия мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә белән таныштыру оештырды.
Сыйныф әйдаманы буларак, Алиянең башлангычлар белән эшләү тәҗрибәсеннән бик күп файдалы эшләргә өйрәнергә мөмкин. Башка әйдаманнарны да нәтиҗәле эшчәнлеккә чакырабыз.







