Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Тестирование 05.03.2014

Буген мәктәптә, 6, 8, 10 нчы сыйныф укучылары инглиз теле, физика һәм химия фэннэреннэн тест эшләделәр.
-
“Сумка” һәм “Яшә китап”
27.02.2014
27 нче февраль мәктәптә “Сумка” һәм “Яшә китап” операөиясе узды. Библиотекарь Бәдретдинова Н.Г “ Таң йолдызы” укучылар оешмасының рәисе 7 нче сыйныф укучысы Галимова Айсылу белән берлектә һәр сыйныфта укучыларның сумкасы һәм китапларның торышы тикшерелде.Булган кимчелекләр сыйныф җитәкчеләренә һәм чисталык секторларына җиткерелде.
-
Мөстәкыймовлар олимпиада 27.02.2014

Мәктәбебездә “Мөстәкыймовлар олимпиада”сының 2 туры старт алды. 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ленар яңадан үзенең белемнәрен сынап карарга булды.
-
ПРОФОРИЕНТАЦИЯ 27.02.2014

27 нче февраль көнне 9, 11 нче сыйныф укучылары Балык Бистәсе муниципаль районы, агротехник техникумының укыту эшләре буенча, Яруллин Ильфар Валиевич белән очрашты. Ул техникумның булачак студентларын уку таләпләре, кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларны үзебезнең район техникумында укырга өндәде.
-
Замечательный вожатый 26.02.2014

26 нче февраль көнне педагог – организатор Бадрутдинова Н.Г. җитәкчелегендә “Факел” балалар иҗат үзәгендә узган “Замечательный вожатый” конкурсында булдык. Анда 5 нче сыйныф укучысы Гайнутдинова Гүзәл катнашып 3 –урынга лаек булды. Молодец Гүзәл!!!
-
Әзерлек төркеме 26.02.2014

Әти - әниләр балаларын әзерлек төркеменә бик теләп йөртәләр.Икенче елга 1 нче сыйныфка 12 бала керер дип көтелә. Мәктәбебезнең киләчәге бар!
-
Каток "Нәфис" 23.02.2014

23 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары, укытучылар белән берлектә, Казан шәһәренең иң зур шугалакларының берсе булып саналган “Нәфис милли шугалагы”на барды. Алар әлеге сәяхәттән зур канәгатьләнү хисе белән кайтты. Әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткәне, транспорт, ашау – эчүне оештырганы өчен Дәүләт депутаты Д.А. Самаренкинга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2014

23 нче февраль уңаеннан, егетләребез арасында волейбол ярышы узды. Егетләребез молодцы!!!
-
Ватанны саклаучылар көне!!! 22.02.2014

Егетләребез, Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! Бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез!!!
-
Башлангыч сыйныф укучылары әтиләрен котлыйлар. 21.02.2014

Башлангыч сыйныф укучылары әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, бик матур концерт оештырдылар. Соңыннан әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар.Әлбәттә, җиңүне иң көчле команда яулады.Бәйрәм әтиләргә дә, укучыларга да бик охшады.









