Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Табигать ялгышларны кичерми! 31.10.2013

Белгәнебезчә быел экология елы. Шул уңайдан бүген 5 нче сыйныфта "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрес презентация һәм төрле сораулар бирү белән үрелеп барды. Шулай ук табигать законнары турында да искә төшерелде.
-
30- октябрь Репрессия корбаннарын искә алу көне! 30.10.2013

Бу уңайдан мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Шәймарданова Н. Ф. кызы белән берлектә, бу чор вакыйгалары турында искә алып үтелде. Укучылар чыгышлар әзерләде, мәгълүмәтләр тупланды.Тарих укытучысы да үз гаиләләрендә булган бу чор вакыйгалары эзсез калмавын, бер гаепсезгә бабаларын халык дошманы дип атып үтерелүен, Казанда төрмәдә авыр эзәрлекләрдән соң үлеп калуы турында сөйләп, документларын күрсәтте.
-
Әти-әниләр җыелышы 28.10.2013

2 сыйныфта әти-әниләр җыелышы булып узды. Бу җыелышта сыйныф җитәкчеләре ике ай эчендә булган вакыйгалар, укучыларының укулары, тәртипләре турында таныштылар.
-
"ЧиП-2013" 28.10.2013

Апрель аенда үткәрелгән "ЧиП-2013" Бөтенроссия табигать фәннәре конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
6-сыйныф укучысы Галимова Айсылу Дипломга ия булды, калган укучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Көзге ярминкә 25.10.2013

25 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә көзге ярминкә үткәрелде. Бу ярминкәдә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар иптәшләрен үзләренең өйдә пешергән ризыкларыннан, бакчаларында үстергән яшелчәләреннән авыз иттерделәр. Жюри составы ярдәмендә берничә эш төре буенча сыйныфларга урыннар бирелде.
Матур итеп оештыру, бизәү буенча: 1 урын 5 нче сыйныфка, 2 урын 11 нче сыйныфка,3 урын 6 нчы сыйныфка;
Сатудагы ризык төрләре буенча: 1 урын 8 нче сыйныфка, 2 урын 5 нче сыйныфка,3 урын 11 нче сыйныфка;
Ярминкәдә иң күп керем керткән сыйныф: 1 урын 5 нче сыйныфка, 2 урын 9 нчы сыйныфка,3 урын 7 нче сыйныфка бирелде.
Ярминкәдән иң күп керем керткән укучы: 1 урын 9 нчы сыйныфтан- Хуснутдинова Алсинә, 2 урын 5 нче сыйныфтан- Хуснуллина Алсу, 3 урын 10 нчы сыйныфтан - Рамазанова Ләйлә.
Ярминкәдә иң күп чыгым тоткан укучы: Шайдуллин Йосыф – 3 сыйныф.
-
Сөмбелә бәйрәме! 24.10.2013

Мәктәбебездә, башлангыч һәм 5 нче сыныф укучылары белән берлектә, халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмнәренең берсе -"Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан ук барды: "Көзге уңыш" темасына рәсемнәр конкурсы узды, "Икмәк - яшәү чыганагы темасына" иншалар яздык, көзге муллыктан ярминкә оештырдык.
Көзге муллык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык "Сөмбелә" бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булганнар.
Без дә шушы матур бәйрәмне уен-көлке, җыр- бию белән алып бардык. -
Борынгы Чаллы ханлыгына сәяхәт 23.10.2013

Үз төбәгеңнең тарихын өйрәнү йөзеннән, тарих укытучысы Шәймарданова Н.Ф. һәм 9 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Ахметзянов Р.Г. белән берлектә "Борынгы Чаллы ханлыгында" экскурсиядә булып кайттылар.
-
Татарстан Конституциясе 22.10.2013

8-11 сыйныф укучылары
Укытучы: Шаймарданова Н.Ф.
Темасы: «Законнар кайда туа?»
Максаты:
1. Аңлатмаларнын мәгънәсенә төшенү: «Конституция», «Президент», «депутат», “Дәүләт “, “Хокуклар һәм бурычлар”
2. Закон һәм дәүләт каршында үзеңдә закон тыңлаучылыкны, җаваплылыкны тәрбияләү проблемасы өстендә уйлану.
3. Тарих һәм хокук өлкәсендәге мәгүлүмати материалны ныгыту момкинлеге булдыру.
4. Укучыларда фикерләү, анализлау, нәтиҗә ясау дәрәҗәсен үстерү.
5. Балаларда туган җиргә һәм туган илгә карата ихтирамлылык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес төре: дәрес – сәяхәт.
Дәрес планы:
1. Оештыру моменты.
2. Тарих укытучысының кереш сүзе.
4. 8-11 сыйныф укучылары катнашында “Дәүләт һәм закон” диеп исемләнгән “Тамчы шоу” уены.
5. Дәрескә нәтиҗәләр ясау.
Исәнмесез. Хәерле көн хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Бүген без сезнең белән “Законнар кайда туа?” диеп исемләнгән парламент дәресенә җыелдык. Нәрсә ул закон, дәүлә, тәртип, нормалар, символикалар? Шул турыда сөйләшербез. Берничә көннән Татарстан Республикасы конституциясе кабул ителгән көн. Ягез нинди көн икән ул? Числосы һәм ае? (Әйе, 6 ноябрь,1992 ел). Һәм тагын бер бәйрәм ул 2005 нче елдан башлап билгеләп үтелә - халыкара бердәмлек көне – 4 ноябрь. Шул уңайдан барыгызны да бердәмлек көне белән котлап үтәсе килә. Сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, имин еллар, илебездә бердәмлек телибез. Барыбыз да тату һәм дус булып, бергәләшеп яшик!
Б.э.кадәр яшәгән кытай философы Шан Ян , үзе үткәргән реформаларга карата халыкнын реакциясен күз алдына китереп, махсус указ чыгара. Бу указында ул халыкның икеләнүен булдырмас өчен, дәүләт законнарының коченә мәҗбүри рәвештә ышандыруны максат итеп куйган. Законның мөһим һәм төгәл икәнлеген халыкка күрсәтү өчен, агачны төньяк капкадан көньяк капкага күчерергә кушкан. Һәм кемдә-кем шуны эшли аңарга10 алтын акча бирәчәге турында әйткән. Халык хәйран кала, ләкин беркемдә моны эшләргә ашыкмый. Шуннан бәяне 50 алтын акчага күтәрә. Һәм нихаять бер кеше табыла. Ул агачны тоньяк капкадан коньяк капкага кадәр күчерә. Алдан ук эйтелгәнчә аңа 50 алтын акча бирелә. Менә шуның белән Шан Ян, законның алдамаганлыгы, дөрес һәм төгәл үтәлүен исбатлаган. Ә без сезгә шушы притча белән нәрсә әйтергә телибез соң? Әйе, законнар бар, алар үтәлә. Һәрбер дәүләтнең үз законнары, үз кагыйдәләре, үз нормалары бар. Ә менә законнар кайда туа соң? Кемнәр алар депутатлар? Алар халык тормышында нинди роль уйныйлар? Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасындагы законнарны беләбезме? Аларны үтибезме? Менә шуның өчен без бүген закон- “Конституция” турында сөйләшербез. Конституция – илнең төп законы. “Конституция” термины латин сүзеннән барлыкка килгән. Урнашу, урнаштыру дигән мәгънәне аңлата. Җәмгыяви һәм дәүләти урнашу, хакимият органнарының оешу принциплары.
Конституциянең бүгенге төшенчәсе XVIII – XIX башында буржуаз революцияләр барышында барлыкка килгән һәм формалашкан. Конституция җәмгыятьнең сәяси яшәү формасын, дәүләт хакимияте органнары системасын юридик яктан рәсмиләштерә, аларның формалашу тәртибен һәм эшчәнлек ысулларын билгели, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен беркетә.
Совет дәүләтендә конституцияләр 1918, 1924, 1936,1977 елларда кабул ителде.
Россия Федерациясенең гамәлдәге конституциясе 1993 елның 12 нче декабрендә бөтен халыкның тавыш бирүе (референдум) юлы белән кабул ителде. Теләсе кайсы илдә яңа конституция кабул ителү бу ил тарихында әһәмиятле яңа этап башлануын күрсәтә. Россия Конституциясе дәүләт тормышында булып узган үзгәрешләрне ныгыту һәм яңаларына юл ачу өчен кабул ителде. Россия Федерациясендә кеше, аның гомере һәм сәламәтлеге, намусы һәм горурлыгы, шәхси кагылгысызлыгы һәм куркынычсызлыгы, хокуклары һәм ирекләре иң югары кыйммәт булып исәпләнә.
Конституция үтәләчәкме, аңа салынган демократик механизм эшләп китәчәкме икәнлеге бүген безнең һәрберебездән тора, ягъни иртәгә безнең нинди илдә яшәячәгебез безнең үзебезгә бәйле.
Татарстан Республикасы үз территориясендә дәүләт суверенитеты игълан итүчеләр арасында беренчеләрдән булды.
Татарстан автономияле республика статусы 80 нче еллар ахырында аның күпмилләтле халкының алга таба сәяси, икътисади, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килми башлады. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы, халыкның үзбилгеләнүгә хокукын тормышка ашырып, “Дәүләт суверенитеты турында” Декларация кабул итте.
Татарстан Республикасы Конституциясе республиканың “Дәүләт суверенитеты турында” гы Декларациянең иң мөһим положенияләрен исәпкә алып эшләнде һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу көн республикада бәйрәм көне дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Конституциясе – суверен дәүләтнең Топ Законы ул. Татарстан республикасынын күп милләтле халкы ихтыярын чагылдырып, Конституция дәүләт суверенитетын Татарстан Республикасының аерылгысыз һәм асыл билгесе дип игълан итте һәм төп бурычны – демократик, хокукый дәүләт төзү бурычын беркетте.
Граждан белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр иң зур социаль хәзинә булган кеше хокуклары өстенлегенә, гражданнарның дәүләт эшләрен идарә итүдә катнашуына нигезләнә. Үзара мөнәсәбәтләрендә граждан һәм дәүләт бер-берсе алдында җаваплы.
Татарстан Республикасы территориясе – районнарга һәм республика буйсынуындагы шәһәрләргә, районнар- шәһәрләргә, поселокларга һәм авыл Советларына, зур шәһәрләр районнарга бүленә. Һәр районда, поселокта, авылда Җирле үзидарәләр эшләп килә.
Уеннар
1 нче уен “ Дәүләт һәм законнар” диеп атала. Бу уенда 8,9,10,11 сыйныф укучылары катнашалар. Рәхим итеп урыннарыгызны алыгыз!
Уен 5 турдан тора.
1 тур: “Алга-алга” диеп атала.
2 тур: “Серле конверт”
3 тур: “Мәкальләрне дәвам ит!”
4 тур: “ Ситуацияне аңлат”
5 тур: “Җитезлекне сыныйбыз”
6 тур: “Дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?”
1 тур өчен без ком сәгатен кулланабыз. Шул вакыт аралыгында кайсы як ничә сорауга җавап бирә ала?
1. Безнең илдә халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр нинди хокукый документка нигезләнеп башкарыла? (“Конституция”)
1. Законнарның үтәлешен контролҗдә тоту бурычы нинди дәүләт учреңдениясенә йөкләнгән? (Суд, полиция, прокуратура)
2..Административ җаваплылык ничә яшьтән билгеләнә? (16)
2.Җинаять җаваплылыгына ничә яшьтә тарталар? (14)
3. “Законнар кайда туа?” дигән сорауга сез ничек җавап бирер идегез? (парламент)
3. Татарстан Республикасы парламенты ничек атала? (Дәүләт Советы)
4. Татарстан Республикасының Дәүләт Советын кем җитәкли? (Фәрит Хайруллович Мухаметшин)
4. Ничә яшьтә мотоцикл йөртү хокукы бирелә? (16)
5. Автомобиль йортү хокукы ничә яшьтән билгеләнә? (18)
5.Хәзерге заман тимер акчаларында сурәтләнгән ике башлы бөркет аягында нәрсә тотып тора? (Бернәрсәдә юк)
5. Дәүләт символы, аның “визит карточкасы”? (флаг)
6. Составына берничә мөстәкыйль дәүләт кергән дәүләт ничек атала? (Федерация)
6. Дәүләт башлыгы.(Президент)
7. Герблар тарихын өйрәнүче фән ничек атала? (геральдика)
7. Акчаларны өйрәнүче фә ничек атала? (Нумизматика)
8.Казан шәһәренең мэры? (Ильсур Метшин)
8. Дәүләтләр акчасы. (валюта)
9. Россия Федерациясенең ничә субъекты бар? (89)
9. СССРның соңгы генераль секретаре һәм Россия Федерациясенең беренче президенты. (Борис Николаевич Ельцин)
10. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры. (Марат Әхмәтов)
11. Татарстан Республикасының мәдәният министры (Ильдар Халиков)
2 тур.
1 конверт.
Татарстан Республикасы гимнын кемнәр иҗат иткән? (Рөстәм Яхин көе, Рамазан Байтимеров сүзләре)
1 конверт.
Россия Федерациясенең гимнын кемнәр иҗат иткән? (музыка А.В.Александрова, слова С.В.Михалков)
2 конверт.
Татарстан Республикасы гербы турында сез нәрсәләр беләсез?
2 конверт.
Россия Федерациясе гербы?
3 конверт.
Татарстан Республикасы Флагын аңлатыгыз.
3 конверт.
Россия Федерациясе флагына аңлатма бирегез.
3 тур. “Мәкальне дәвам ит”
1. Алтын-көмеш яуган җирдән ................(туган-үскән ил артык)
2. Илдә булса үлмәссең, илсез (көнең күрмәссең)
3. Илсез кеше –телсез....(кеше)
4. Таянма билеңә, таян...(илеңә)
5. Халык йорты – (туган ил)
6. Үз илем үземә...(кадерле)
7. Иленнән аерылган – канаты.....(каерылган)
8. Халыкка хыянәт – (Ватанга хыянәт)
9. Үзем өчен туганмын, (илем өчен үләрмен)
10. Ил яхшылыкны.....(онытмас)
4 тур.
Вы спускаетесь по лестнице из квартиры со своей собакой на прогулку. Неожиданно собака кусает прохожего. Вас привлекают к ответственности. На основании какого законодательного акта? Что делать потерпевшему, куда обратиться? Как помощь пострадавшему? С какого возраста наступает ответственность?
(за данное деяние с 16 лет отвечают родители. Административный кодекс – выгуливать собак с намордником в отведенном для этого места. Промыть рану водой и с хозяйственным мылом. Наложить повязку. Пострадавшему обратиться в больницу.)
На подоконнике в вестибюле школы лежит чужой пакет с вещами. Видя, что хозяина нет вы берете пакет и уносите домой. Находящуюся в нем джинсовую куртку и микрокалькулятор продаете приятелю на улице. Тетради, книги просмотрев выбрасываете. Вас привлекают к ответственности. На основании чего? (Уголовный кодекс, кража с 14 лет) Как поступить в данной ситуации?
Отдать пакет в учительскую или любому учителю)
5 тур.
Пазллардан Татарстан гербын җыегыз. 6 тур."Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?" бәйгесе (Ике командага да уртак бирем, дөрес һәм тиз җаваплар исәпкә алына). Дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен даталарга туры китереп тезәргә, бушлыкка кирәкле хәрефне куярга:
1
Яңа ел
А
23 нче феврал
2
Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Б
1 нче гыйнвар
3
Ватан саклаучылар көне
В
9 нчы май
4
Россия Конституциясе көне
Г
6 нчы ноябрь
5
Җиңү көне
Д
4 нче ноябрь
6
Халык бердәмлеге көне
Ж
12 нче декабрь
7
Россия бәйсезлеге көне
З
30 нчы август
8
Татарстан Республикасы көне
И
12 нче июнь
9
Белем бәйрәме
К
29 нчы ноябрь
10
Россиянең әниләр көне
Л
1 нче сентябрь
-
Рәсем конкурсы 21.10.2013

Биектау урта гомуми белем мәктәбенең, башлангыч сыйныф укучылары арасында, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм дәүләт символлары турында әңгәмәләр, рәсем конкурслары үткәрелде. Укучыларыбызга бу әңгәмә бик охшады.
-
3 нче сыйныфта әти-әниләр җыелышы 18.10.2013

Бу җыелышта сүз укучыларның укулары, тәртипләре турында барды. Сыйныф җитәкчеләре ике ай эчендә булган вакыйгалар һәм алга таба буласы яңалыклар белән таныштырды.









