Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2013

Бүген 11 нче сыйныф укучылары Багаутдинова Алинә һәм Багаутдинова Алия урта мәктәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты алдылар. Бу укучыларыбыз үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр. БДИ уңышлы гына югары балларга тапшырдылыр. Икесе дә мәктәпнең традициясе буенча, яхшы укыганнары һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканнары өчен Мактау китабына кертелделәр. Ә Багаутдинова Алинә 11 ел буе бик яхшы укыганы һәм БДИ уңышлы биргәне өчен Көмеш медальгә лаек булды. Әфәрин Алинә!
Без мәктәп коллективы укытучылары укучыларгы уңышлар, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләп калабыз.
-
Көмеш медальгә лаек булган кызыбыз! 26.06.2013

-
Соңгы имтихан 17.06.2013

-
Җиләк-җимешләр өлгерә 15.06.2013

Җәй - табигать хәзинәләренә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Урманнарда, тау битләрендә, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә: теләсәң - кайнатма яса, туңдыргычка куеп катыр, яфракларын киптер... Нинди генә ысулны куллансаң да, файдадан тыш зыяны булмас. Безнең укучылар да мәктәп бакчасыннан зелпе куагының җимешләрәрен җыярга керештеләр.
Зелпедә (жимолость) бик күп файдалы матдәләр бар бит. Җимешләрендә сорбит, инозит кебек диетик матдәләр табылган, башка урман җиләгенә караганда анда магний һәм натрий күбрәк. Җимешләрендә фосфор, калий, тимер бар; микроэлементлар – йод, марганец, бакыр, кремний. Халык медицинасында җимешләрне ашкайнату бозылганда, ашказанын һәм бавырны дәвалау өчен кулланалар, борыннары еш канаучылар өчен дә бу җимеш файдалы. Шулай ук сидек куучы һәм гомуми ныгыту чарасы буларак файдаланалар. Зелпе йөрәк-кан тамырлары авырулары, атеросклероз, гипертония вакытында киңәш ителә, ул кан тамырларының ныклыгына һәм үткәрүчәнлегенә уңай йогынты ясый. Зелпене үрчетү авыр түгел.
-
Бакчада эш 13.06.2013

-
Татар әдәбиятыннан имтихан 10.06.2013

-
Татарларның милли бәйрәме – Сабантуй 08.06.2013

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.
Тиңсез бәйрәм бүген
Кырык эшең торсын кырык якта,
Күңелләрдә бары якты уй.
Кешелеккә дигән кием кая?
Тиңсез бәйрәм бүген - Сабантуй!
Йомыркалар инде чиләкләрдә,
Сөлге-яулык күптән җыелган.
Ничек итеп күңел җырламасын,
Бар авылдаш бүген җыелган.
Егәрлегең барда тауга йөгер,
Куәт барда ярыш арканда.
Йөрәк белән ябыш чирәмнәргә,
Көчле көндәшеңне тартканда!
Горур атла мәйдан түренә син,
Һәм сөлге ал, дустым, кулыңа.
Былтыр тәкә алган баш батырны
Чиста итеп сыла сыртына!
-
Физкультурадан имтихан 07.06.2013

-
1 июнь – Балаларны яклау көне. 01.06.2013

Балалар - ин зур коч!
Балалар - килэчэк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак!Бу көнне районның үзәк стадионында киңкүләмле чара белән билгеләп үттеләр. Җәйнең беренче көнендә район мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, Социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, күп балалы яшь әти- әниләрне, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны һәм башлангыч сыйныф укучыларын уртак бәйрәмгә җыйдылар. Бу бәйрәмгә күрше Лаеш районы башлыгы да чакырылган иде.
Район башлыгы Илһам Вәлиев һәм чакырылган кунаклар, тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга кояшлы балачак һәм аяз, якты киләчәк теләде. Бәйрәм тантанасында Биектау урта мәктәбе укучысы Хәбибуллина Эльмира да катнашты. Ул үзенең җырларын тамашычыларга җиткерде.
-
Табигатькә сәяхәт 29.05.2013










