Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
8 нче март белән!!! 08.03.2013

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Күңелле турнир 06.03.2013

-
Без - табигать балалары 01.03.2013

Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Без - табигать балалары” дигән экологик уен күрсәттеләр.
Уенда “Табигать дуслары” һәм “Яшеллек саклаучылар” исемле командалар катнашты. Уен 4 турдан торды. Беренче тур “Табигать – туган йортыбыз” дип аталып, балалар табигатьне саклауга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Икенче тур “Татарстан табигате” дип аталды. Бу турда сүз Татарстан табигате, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы хакында барды. “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр, гөмбәләр турында да әйтелде. Өченче турда “Яшел даруханә”, ягъни дару үләннәре турында фикер алыштылар. Дүртенче тур “Капитаннар ярышы”булды. Монда ике якның капитаннары да җәнлекләргә, кошларга багышланган сорауларга җавап бирделәр.
-
Әтәч универсиадага бара 28.02.2013

Башлангыч сыйныф укучылары барлык укучылар игътибарына "Әтәч универсиадага бара" дип аталучы сәламәтлек театры тәкъдим иттеләр. Укытучылар, укучылар әтәч һәм аның дусларының ничек итеп универсиадага әзерләнгәннәрен карадык. Урман җәнлекләре барысы да төрле шөгыльләр күрсәттеләр.
Әлеге театраль күренеш бик эчтәлекле һәм бик күңелле узды...
-
Русский язык - КВН 27.02.2013

-
Әдәби музыкаль тәнәфес 26.02.2013

Бүген Муса Җәлилгә 107 ел туу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” әдәби музыкаль тәнәфес үткәрелде. Укучыларыбыз балалар өчен язылган "Беренче дәрес", "Урланган мәче", "Маэмай белән", "Маэмай","Сәгать" шигырьләрен сөйләделәр, "Карак песи", "Салют сиңа, Муса Җәлил!" кебек җырларын башкардылар. Әдәби музыкаль тәнәфес һәркемнең дә күңелләренә хуш килде.
-
Әдәплелек турында сөйләшәбез 26.02.2013

-
Башлангычлар атналыгы 25.02.2013

Раслыйм
Мәктәп директоры
Р.Ф.Каримов
Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбендә
2012/2013 нче уку елында үткәреләчәк башлангычлар атналыгының эш планы.
Атна көннәре
Үткәреләчәк чаралар
Үткәрү вакыты
Дүшәмбе
25.02.13
Атналыкны ачып җибәрү.
Үрнәк дәфтәрләр күргәзмәсе.
“Әйләнә-тирәне саклау” темасына рәсем конкурсы.
Линейка
Дәресләргә кадәр
Сишәмбе
26.02.13
Муса Җәлилгә 107 ел туу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” әдәби музыкаль тәнәфес.
Озын тәнәфестә
Чәршәмбе
27.02.13
Русский язык- КВН
“Әдәплелек турында сөйләшәбез” темасына багышланган сыйныф сәгате.
Дәресләрдән соң
Пәнҗешәмбе
28.02.13
Сәламәтлек театры.
“Әтәч универсиадага бара”
Дәресләрдән соң
Җомга
01.03.13
“Без – табигать баласы”.
Экологик уен.
Дәресләрдән соң
-
Ватанны саклаучылар көне!!! 23.02.2013

Шаулый урман , гөрли болын
Яфрак яра, тал- тирәк
Матур тормыш төзү өчен
Безгә тынычлык кирәк
Бәхетле, матур балачак
Безнең беренче теләк
Әти янда булсын өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!
-
Котлыйбыз!!!
22.02.2013
Бүген бишенче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр. Кызларыбыз бәйрәм белән котлап егетләребезне тәбрикләр, бик матур концерт куйдылар. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.









