Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Мәктәптә көзге ярминкә! 26.10.2012

Һәр ел саен үткәрелә торган ярминкәнең чираты быел да җитте. 9-11 нче сыйныф укучылары үз товарларын өйләрендә әзерләп, пешерәсен-пешереп, дәресләр тәмамлангач сату базарына чыктылар.Барлык сыйныф укучылары да товарларын мактый-мактый саттылар, ә сатып алучылар бик риза булып сатып алдылар. Укучылар барыгыз да молодцы!
-
Бездә кунаклар! 24.10.2012

Бүген бездә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм аның улы Гәйсә Маликов кунакта булды. Алар укучыларга һәм укытучылар коллективына бик матур концерт күрсәттеләр. Бигрәк тә Гәйсә Маликов тамашачыларны төрле яктан шаккаттырырга тырышты. Күп кенә уен коралларында уйнап күрсәтте, төрле көйләр башкарды һәм бер үк вакытты җырлап та җибәрде. Без бу концерттан бик канәгать булып калдык.
-
Парламент дәресе-2012 24.10.2012

Бүген мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нурсинә Фәрзетдин кызы Шәймарданова 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәресне Татарстан законнары,башкалабыз Казанның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары белән бәйләп алып барды. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, сорауларга төгәл җавап бирделәр.
-
КЕГЭ 23.10.2012

-
Ата-аналар җыелышы. 19.10.2012

Бүген 6 нчы сыйныф укучыларының чираттагы ата-аналар җыелышы булды.Җыелышта укытучыларны һәм әти-әниләрне борчыган сораулар каралды.
-
Сөмбелә бездә кунакта! 18.10.2012

18 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Сөмбелә бездә кунакта”дигән көзге бәйрәм уздырылды. Бәйрәмне 3, 4 нче сыйныф укучылары әзерләде.Ә 1, 2 нче сыйныф укучылары уеннарда катнаштылар.Укучылар көзге муллык:бәрәңге,кишер, помидор, кабак, суган, чөгендер, кәбестә турында күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Бу бәйрәмгә кунакка көз кызы Сөмбелә,тәртипсез, усал убырлы карчык та килде.Сөмбелә бәйрәмгә төрле сораулар,табышмаклар,уеннар алып килгән иде. Саубуллашканда үзенең күчтәнәчләрен дә калдырырга онытмады.Бәйрәм һәркемгә ошады.
-
Сәламәтлек театры. 17.10.2012

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары сәламәтлек театры күрсәттеләр. Театрның исеме "Кәләш эзләү".
-
Чираттагы очрашу. 16.10.2012

Бүген Биектау авылы мәдәният йортында, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән берлектә, чираттагы җыелыш үткәрелде. Җыелышка җиде авыл мәктәбеннән килгән 9, 11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләре чакырылды. Бердәм дәүләт имтиханы һәм бердәм йомгаклау аттестациясе кагыйдәләре, быелгысы елда буласы үзгәрешләр белән таныштыру, җыелышның төп сәбәбе булып торды. Мәгариф хезмәткәрләре укучыларга һәм әти-әниләргә үтә дә аңлаешлы итеп имтиханнар турында җиткерделәр, сораулар да кабул ителде һәм җаваплар бирелде.
Без үз чиратыбызда Биектау урта гомуми белем мәктәбе коллективы, мәгариф хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Өлкәннәргә ярдәм. 15.10.2012

Күп еллар буе дәвам ителеп килгән тимурчылык эше, бүгенге көндә дә безнең мәктәп укучылар тарафыннан читтә калмый. Югары һәм урта сыйныф укучылары караучысыз калган әби-бабайларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
-
Әдәплеләр иленә сәяхәт. 15.10.2012

Бүген 1 нче сыйныфта Миләүшә Кәримулла кызы җитәкчелегендә "Әдәплеләр иленә сәяхәт" исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, сорауларга төгәл җавап бирделәр. Аларга бу сыйныф сәгате бик охшады.









