Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Чаңгы ярышы 21.02.2013

Бүген мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышта һәр сыйныфтан иң яхшы чабучы егетләр һәм кызлар катнашты. 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасыннан беренче урынга Ахметзянов Айрат, икенче урынга Сафин Рәсим, өченче урынга Галимов Азат лаек булды. Ә 7 нче һәм 11 сыйныф укучылары арасыннан беренче урынны Ахметзянов Инсаф, икенче урынны Валиев Ришат, өченче урынны Шафигуллин Рәдиф яулады.Калган укучыларыбыз спортчыларыбызга көч һәм дәрт биреп торды.
-
Утренняя физкультурная минутка 19.02.2013

-
Безнең хоккейистлар 18.02.2013

Зур Мәшләк мәктәбенең элеккеге директоры Рифкать Мөхәммәтшинны авылдашлары онытмыйлар. Икенче ел рәттән инде аның истәлегенә авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үткәрелә.
"Аяз-Ойл" хуҗалыгы директоры Нияз Шәмсетдинов инициативасы белән оештырылган быелгы бәйгедә күрше- тирә авыллардан 5 команда көч сынашты. Бу команда арасында Биектау урта гомуми белем мәктәбе укучылары да бар. Алар бу бәйгедә икенче урынга лаек булдылар. Молодцы егетләр!
-
Неделя физкультуры в школе 18.02.2013

«Утверждаю»
Директор МБОУ
«Биектауская СОШ»
Каримов Р.Ф
План проведения недели физической культуры.
№
Планируемые мероприятия
День недели
Ответственный за проведение мероприятий
1
Открытие недели физической к ультуры
18.02.2013
учитель физической культуры
2
Утренняя физкультурная минутка
в течении недели
спорт секторы
3
Викторина « Будущий олимпионик»
19.02.2013
учитель физ. Культуры
4
Физкультурный досуг «Весёлые стары» между учащимся 3-4 классов
19.02.2013
учитель физ. культуры
5
Лыжные соревнования: мальчики 3 км. Девочки 2 км.
20.02 2013
учитель физ. культуры
6
Дружеская встреча по волейболу 7-8-9-10 классы
22.02.2013
учитель физ. культуры
7
Конкурс рисунков «мой любимый вид спорта»
учитель физ. культуры
Руководитель учитель физической культуры:
19.02.2013
-
Әфганстан - йөрәк ярасы 16.02.2013

Быел 2013нче елның 15 нче феврале- соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 24 ел. Бу уңайдан барлык тәрбия һәм тарих дәресләрендә бу турыда әңгәмәләр үткәрелде, батыр егетләребез телгә алынды. Әйе, моннан нәкъ 24 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана.
1980 нче елда Әфганстан җирендә- 1500 гә,сиксән бердә- 1300гә, ә сиксән икедә- 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1983 нче елда- 1500 гә, сиксән дүрттә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.
Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый, һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.
Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”.
Бүгенге көндә Биектау авылында исән кайткан “әфганчылар” арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Менә алар: Хуснутдинов Миннулла, Зульмиев Вәкил, Хафизуллин Илгизәр, Шайдуллин Илгиз, Ахметзянов Васыйл, Ахметвалиев Равил, Зульмиев Илгизәр. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрендә һаман ышаныч юк. Без аларны чын күңелебездән бу бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрендә шатланышып, саулык-сәламәтлек белән тыныч тормышта яшәсеннәр.
Әфганстан, ташлы туфрагыңа
Ятып калды тәнем мәңгегә.
Мәңгелеккә ятып калганына
Гаепле соң хәзер кем генә?
Әнкәемнең ап-ак чәчләренә
Гаепле соң хәзер кем генә?
-
Йолдызлыкка әзерлек
14.02.2013
Район күләмендә үткәреләсе “Йолдызлык-2013” конкурсына әзерлек эшләре бара. Район күләмендә үткәреләсе турга безнең мәктәптән 4 укучы катнашачак. Менә алар: Хабибуллина Зәринә, Хабибуллина Эльмира, Хабибуллина Айзилә, Хайриева Айсылу.
-
Көтелмәгән бүләк 14.02.2013

Шушы көннәрдә хоккей белән шөгыльләнүче егетләребез өчен алты хоккей формасы алып кайтылды. Алар өчен бу көтелмәгән сөенеч булды. Бүләкне эшмәкәр авылдашыбыз Шәйдуллин Вакыф абыйлары бүләк итте. Без үз чиратыбызда аңа бик зур рәхмәт әйтәбез.
-
Авыл җыены
13.02.2013
13 нче февраль көнне Биектау авылы мәдәният йортында авыл җыены үткәрелде. Җыенны Биектау авылы җирле үзидәрәсе рәисе Мөхәммәтҗанов Р. М., улы ачып җибәрде.Ул 2012 нче елда башкарылган эшләргә йомгак ясады.Шулар белән бер рәттән башкарыласы эшләрне, җитешмәгән якларны да әйтеп узды. Шулай ук, авыл халкы белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Хәбибуллин, пенсия фонды җитәкчесе Валиева М.У., кызы, агрофирма “Кулон”оешмасының генераль директоры урынбасары Дмитриев А. Н. та катнашты. Җыелган халык аларга үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Бу җыеннан Биектау урта гомуми белем мәктәбе укытучылары да читтә калмады.
-
Чаңгы ярышында катнаштык
09.02.2013
9 февральдә суык булуга да карамастан, Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 7, 9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары, «Россиянең чаңгы юллары-2013» кысаларында узган чаңгы ярышында катнашты.
-
Мониторинг тикшерү- 2013 07.02.2013

6- 7 нче февраль көнне, 4 нче сыйныф укучылары арасында, дүрт фәннән мониторинг тикшерү үткәрелде. Быелгысы елда, башка еллардан аермалы буларак, әйләнә-тирә фәненнән дә укучылар белемнәрен тикшерделәр. Һәр ике көнне дә 2шәр фәннән белемнәре тикшерелде һәм аерым бланаларга тутырылып район мәгариф бүлегенә җибәрелде. Нәтиҗәләре бер, ике атна үткәч билгеле булачак. Уңай нәтиҗәләр көтеп калабыз.









