Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа елны каршылап 02.01.2013

-
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!!! 30.12.2012

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар барыгызны да якынлашып килүче 2013 ел белән чын күңелдән котлыйбыз!
Уй-борчуларыгыз үткән елда калып, яңа елан елы һәркайсыбызның өенә шатлык-куаныч, дөнья тынычлыгы,бәхет һәм кечкенә генә булса да могҗиза алып килсен!
Барлык яхшы теләкләребез тормышка ашсын, уңдырышлы ел булсын!!!
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен. -
Хуш киләсең, Яңа ел!!! 27.12.2012

Бүген мәктәп күләмендә Яңа ел бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм яңа ел котлавы белән ачылып китте. Шушы бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга рәхмәтләр әйтелде, уку алдынгыларына, сыйныфны бизәү,рәсем конкурсларына,күләмле уенчыкларга карата, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм ике сменада үтте. Һәр смена да зур әзерлек белән яңа 2013 нче елны каршы алдылар. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр сөйләү, әкиятләр күрсәтү белән үрелеп барды. Кунакка дип урманнан шүрәлеләр, убырлылар, куяннар, тиеннәр килгән иде. Хәтта күрше Шомбыт авылыннан һәм ерак көнчыгыш якларынна килгән кунаклар да катнашты. Яңа ел бәйрәме бик күркәм булды. Бу бәйрәм күңелләрдә озак сакланыр әле.
-
Күләмле уенчыклар!!! 26.12.2012

-
Чираттагы җыелыш
24.12.2012
Уку елының 1 нче яртыееллыгы нәтиҗәләрен һәм укучыларның тәртипләрен барлау йөзеннән, 8 нче сыйныф укучыларының,гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
Мәктәбебез яңа елга ничек әзерләнә соң? 22.12.2012

Яңа елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калды. Һәркем бәйрәм мәшәкатьләре белән мәшгуль. Мәктәбебез яңа елга ничек әзерләнә соң? Шушы көннәрдә барлык класслар бизәлде, Кыш бабайга һәм Кар кызына багышлап җырлар, шигырьләр, кызыклы әкиятләр өйрәнелде. Башлангыч сыйныф укучылары яраткан рәсемнәрен, ә югары сыйныфлар күләмле уенчыкларын әзерләделәр.
27 декабрьдә 10 сәгатьтә 1-5 нче сыйныфлар катнашында, ә 16 сәгатьтә 6-11 нче сыйныфлар катнашында, мәктәбебездә Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы үтәчәк.
-
Британский бульдог!!! 18.12.2012

Бүген инглиз теленнән халыкара "Британский бульдог"конкурсы үткәрелде. Конкурста мәктәп күләмендә биш укучы катнашты. Без бу укучыларның җиңүләрен телибез.
-
Каток ГОТОВ!!! 14.12.2012

-
Яңа елга әзерлек 10.12.2012

Яңа ел бәйрәменә барлык сыйныф укучылары да әзерләнә башлады. Кемдер сыйныф бүлмәсен бизи, кемдер күләмле уенчык ясый, кемдер кызыклы күренешләр куярага җыена.
-
Бергәләп көрәшү кирәк 08.12.2012

9 нчы декабрьдә коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, рәсем конкурслары, китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучылар тарафыннан сценка куелды.









