Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Неделя русского языка и литературы 21.01.2013

Цели
– развитие интереса к изучаемому предмету;
– развитие интеллектуального и творческого потенциала учащихся;
– развитие коммуникативных навыков между учениками разных возрастов.
План проведения недели
№
День недели
Мероприятие
Характеристика деятельности
1
Понедельник
21.01
Открытие недели
Ознакомление с планом работы недели на школьной линейке
День рисунка (выставка рисунков и стенгазет)
5-7 классы- иллюстраций к любым художественным произведениям,8-11 классы –смотр-конкурс стенгазет по русскому языку « Занимательный русский язык»
2
Вторник
22.01
Конкурс чтецов.
5-11 классы - конкурс чтецов на тему «Зимняя природа в стихотворениях современных поэтов»
3
Среда
23.01
Аукцион знаний по русскому языку «Путешествие в страну грамотеев»
5-11 классы
4
Четверг
24.01
День грамотности.
Конкурс на самого грамотного ученика
5-11 классы
5
Пятница
25.01
День английского языка
Стенгазета на тему « Знаете ли вы Великобританию?»
Концерт на английском языке(2-8 классы)
5
Суббота
26.01
Подведение итогов конкурсов.
Награждение победителей дипломами и призами.
- Тагын бер җиңү! 21.01.2013
-
Интернет- тестирования в 11 классе по математике 17.01.2013

-
Чисталык дәресе! 16.01.2013

ТРда 2013 нче ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан бүген дәресләрдән соң, биология һәм химия укытучысы Бәдретдинов Габдулла Әхәт улы җитәкчелегендә, 10 нчы сыйныф укучысы Садыйкова Гүзәл авылыбызның экологик торышы, чисталыгы турында чыгыш ясады, презентация күрсәтте.
-
Интернет- тестирования в 11 классе 15.01.2013

-
Сак булыгыз, грипп! 15.01.2013

Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?
Бу сорауларга җавап табу максатыннан, бүген авылыбыз фельдшеры Сабирова Миләүшә Гаяз кызы укучыларыбыз белән очрашты. Һәм күп кенә үзенең киңәшләрен әйтте, сорауларга җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
- Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
- Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
- Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
- Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
- Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.
Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Сәламәтлекне ныгыту
Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.
Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.
Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары
- Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызырга.
- Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.
- Ике чәй калагы бал һәм ике чәй калагы чөгендер суын кушып болгатырга. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салырга.
- Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, ике стакан салкын су кушып өч минут кайнатырга һәм бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә ике тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә.
Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.
Бүгенге көндә шәһәр даруханәләрендә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.
-
Олимпиададан җиңүче! 14.01.2013

Балык Бистәсе муниципаль районы мәктәпләре арасында үткәрелгән олимпиадалар арасында, татар әдәбиятыннан 10 сыйныф укучысы Садыйкова Гүзәл I урынга, ә 9 нчы сыйныф укучысы Гайфутдинова Руфия III урынга ия булды. Олимпиадага әзерләүче татар теле әдәбияты укытучысы Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы.
-
Балалар авыруы 10.01.2013

Бүген мәктәпкә авылыбыз мед.сестрасы Сабирова М.Х. чакырылды. Ул хәзерге вакытта киң таралган балалар авыруы җил чәчәге (ветряная оспа) турында сөйләде һәм киңәшләрен бирде.
Җил чәчәге нәрсә ул?
Җил чәчәге – нигездә балаларда очрый торган киң таралган авыруларның берсе. Аның белән гомер эченә бер мәртәбә генә авырыйлар. Аннары кешедә әлегә чиргә каршы иммунитет барлыкка килә. Балалар җил чәчәген олыларга караганда җиңелрәк уздырып җибәрә, шуңа да аның белән кечкенә чакта авырсаң яхшы.
Җил чәчәге күзнең лайлалы тышчасы һәм өске тын юллары аша, ягъни һава, җил белән күчә. Чирнең аваздаш исеме дә шуннан алынган. Нигездә җил чәчәге балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрүче балаларда барлыкка килә. Берсе авырый башлауга ук чир шундук башкаларга да йога. Аны дәвалау атна-ун көнләп өй шартларында башкарыла.
Билгеләре
Җил чәчәге йокканын-йокмаганын алай тиз генә чамалап булмый. Ул үзен 1-3 атнадан соң гына белдертә. Икенче төрле итеп бу вакыт аралыгын инкубацион чор дип атыйлар. Ул тәмамлануга ук авыру кешенең кисәк кенә тән температурасы күтәрелә. Аннан озак та үтми (гадәттә кичкә яки икенче көнгә) тәнгә кызыл тимгелләр чыга башлый (иң элек чәч арасында һәм биттә пәйда була). Баштарак алар ал төстәге яссы таплар рәвешендә генә була. Ә берничә сәгатьтән соң аларның саны сизелерлек арта. Таплар бетчәләргә охшый башлап, куыкланып, кабарып чыга һәм алар эчендә сулы сыекча барлыкка килә. 3-4 көн дәвамында бетчәләр арту ягына бара. Өстәвенә кычыта да. Аларны кашырга ярамый, яра аркылы организмга инфекция керү ихтималы бар. Бетчәләр чыга барган саен тән температурасы да күтәрелә. Кайчакларда 39-40 градусларга кадәр. Кеше хәлсезләнә, көйсезләнә, аппетитын югалта. 4-5 көннән соң яңа бетчәләр чыгудан туктый. Алар кипшерә башлап, күпмедер вакыттан соң үзләре коелып төшә.
Дәвалану
Балалар җил чәчәген җиңелрәк үткәрә. Шуңа да аларны дәвалау әллә ни катлаулы эш түгел. Әниләргә бераз сабырлык кына кирәк. Иң элек авыру турында педиатрга хәбәр итегез. Әллә нинди яңа әйберләр әйтмәсә дә, ул баланы килеп карарга тиеш. Бетчәләргә үлек җыела башласа да, тән температурасы өч көн буена төшми торса да табибны чакыртырга онытмагыз.
Яңа бетчәләр чыгуны киметү өчен урын-җирне һәм өс киемнәрен ешрак алыштырып тору зарур. Бетчәләрне юешләтергә киңәш ителми. Ашауны көйләү мөһим. Аллергия китереп чыгарырга сәләтле продуктлардан баш тартырга кирәк. Сөт ризыклары һәм яшелчәләргә өстенлек бирегез. Сыеклыкны мөмкин кадәр күбрәк эчертергә тырышыгыз. Бигрәк тә бала уттай янган вакытта. Температура төшерә торган даруларны исә тән температурасы 38-38,5 градустан югары булганда гына бирергә кирәк. Тик берүк аспирин бирә күрмәгез. Җил чәчәге вакытында аның организмга тискәре йогынтысы бик зур. Гадәттә температура төшерү өчен составында парацетамол булган даруларны бирергә киңәш ителә. Кычынуны басу өчен педиатрдан махсус антигистаминлы препарат язып бирүен сорый аласыз. Күп әти-әниләр җил чәчәген җиңә торган иң яхшы чара – зеленка дип уйлый. Чөнки элек-электән үк авыру балага шуны сөртеп дәвалаганнар. Чынлыкта исә зеленка җил чәчәге билгеләрен дәваламый. Ул бары тик бетчәгә төрле инфекцияләр керүдән саклау функциясен генә үти. Аннары зеленка эзе буенча яңа бетчәләр чыкканмы-юкмы икәнлеген чамалау да җиңел. Моннан тыш ул кычынуны да бераз баса. Зеленкадан тыш бетчәләрне куе булмаган марганцовка суы белән дә чылатырга була. Спирт тидерергә ярамый.
Яңа бетчәләр чыгудан туктап, биш көн вакыт узганнан соң, бала сәламәтләнгән булып санала һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмый.
-
Пробный ГИА и ЕГЭ в школе
05.01.2013
Утверждаю
Директор МБОУ “Биектауская СОШ”
_____________ Р.Ф.Каримов
Педсовет №4 “29” декабря 2012 г.
График
проведения репетиционных экзаменов
в формате ЕГЭ и ГИА во время зимних каникул
в 2012-2013 учебном году
№
Срок
Предмет
класс
Ко-во
учачищся
Учитель
1
7 января
Русский язык
11
2
Сафиуллина Ф.Ф.
2
8 января
Математика
9
7
Тухватуллина Л.М.
3
8 января
Математика
11
2
Каримов Р.Ф.
4
9 января
Русский язык
9
7
Гилемзянова Р.Г.
Зам. Директора по УР: Г.Г.Хайриева
-
Каникуллар!!! 04.01.2013










