Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Егетләребез булдыра! 13.10.2012

13 нче октябрь көне егетләребез район үзәгендә, район башлыгы призына, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә оештырылган татар- башкорт милли көрәшенә барып призлы урыннар алып кайттылар.1 урын- Әхмәтҗанов Айрат, 2 урын- Закироа Илһам, 3 урын Шарафиев Ислам. Молодцы егетләр!
-
Тарихын белмәгәннең - киләчәге юк! 13.10.2012

15 нче октябрь Хәтер көне уңаеннан 7, 9 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, тарих укытучысы белән берлектә Чаллы ханлыгы җирендә булып кайттылар.
-
Котлыйбыз! 08.10.2012

-
Әфәрин! 08.10.2012

-
Без булдырабыз! 08.10.2012

-
"Урман утырту көне" акциясе. 06.10.2012

6 нчы октябрь көнне “Урман утырту көне” акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбе укучылары да агач утырту буенча читтә калмады. Алар халкыбызның милли бәйрәме “Сабантуй” үткәрелә торган урында 50 төп каен һәм башка агачлар утырттылар.
Киләчәк еллар өчен кешеләр хәзер кайгыртырга тиеш, чөнки алар үзләре дә табигать балалары бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата! Һәрбер кеше үз өйләре алдына берәр төп агач утыртса да, яхшы булыр иде. Илебез матурланыр, яшеллеккә күмелер иде.
-
Укытучылар көне! 05.10.2012

Укытучы!
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы.
Һәркөн сезгә ничә сабый карап тора,
Алар сезне әти-әниседәй якын күрә.Чыннан да, һәрчак безнең өчен борчылып, уңышларыбызга сөенеп яшәүче, олы җанлы кешеләр - ул безнең мөгаллимнәребез.
5 октябрь - бөтендөнья укытучылар коне. Бу көн безнең мәктәбебездэ һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә.
Быел да без яраткан укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрик итү өчен көчләрен кызганмадылар. Һәр укытучыны ишек төбендә ук котлау открыткасы һәм чәчәк тоткан укучылар каршы алып, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Бәйрәм көн икәнен сиздереп, матур җырлар яңгырап торды.Иң беренче остазларыбызны Россия ислам университетында укыткан мөгәллимнәребез котлады.Алар белән әңгәмә үткәрелде.Ә аннан соң 5 нче сыйныф укучылары остазларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, күңелле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Җир йөзенең иң - иң матур теләкләрен,
Сорасалар багышларга кемгә диеп.
Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.
Бәйрәм белән сезне, Остазлар! -
Чираттагы ярминкә! 01.10.2012

Өлкәннәр көненә карата район үзәгендә бүген ярминкәләр гөрләде. Бу чарадан Биектау урта гомуми белем мәктәбе дә читтә калмады. Алар үзләренең мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне тәкъдим иттеләр. Ә район халкы исә, бик теләп яшелчәләрне сатып алдылар.
-
Өлкәннәр көне! 01.10.2012

Бүгенге көн көзгесендә- үткәннәр йөзе, алда барыр юлыбызда- өлкәннәр эзе! Без өлкәннәр көнендә аларга аеруча да игътибар, хөрмәт күрсәтергә тиеш.
Бүген Биектау урта гомуми белем мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Анда күп еллар буе хезмәт куйган әби- бабайларыбыз һәм мәктәбебезнең кадерле ветеран укытучылары чакырулы иде. Бай эчтәлекле концерт программасын Мингалиева Дамирә Котдус кызы җитәкчелегендә 2 нче сыйныф укучылары әзерләде. Укучылар белән берлектә укытучылар коллективы да шатланып каршы алды ак яулыклы әбиләрне, түбәтәйле аксакалларны. Алар мәктәп бусагасын атлап керүгә сихри нур иңгән кебек булды. Түгәрәк табын артында матур сүзләр әйтелде, мәктәп бакчасыннан җыеп алынган табыштан әзерләнгән ризыктан авыз ителде. Әлеге бәйрәмнән һәркем риза булды.
-
Урок чистоты! 27.09.2012

Сегодня прошел общешкольный "Урок чистоты" по теме "Разберем мусор - спасем Землю"
1. Повышение экологической культуры.
2. Воспитание экологического мышления и сознания.
3. Воспитание гуманного отношения к природе.









