Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Кышкы спартакиада 06.02.2013

6 нчы февраль көнне “Дельфин” физкультура һәм сәламәтләндерү комплексында, районның барлык мәктәпләреннән җыелган оста спортчыларыбыз, спортның бик күп төрләре буенча, кышкы спартакиада да көч сынашты. Мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы Тухватуллина Люция Миннулловна тимераякта йөгерү буенча III нче урынга лаек булды. Бу спортчыбызга медаль һәм грамота тапшырылды. Без аны Биектау урта мәктәбе коллективы исеменнән чын күңелебездән котлыйбыз. Бу җиңүләр беренчесе һәм соңгысы булмасын иде дигән теләктә калабыз.
-
"Йолдызлык - 2013" фестивале 02.02.2013

2 нче февраль көнне Котлы-Бөкәш урта мәктәбендә,зоналар арасында “Йолдызлык – 2012” фестивале үткәрелде.Бу фестивальдә Биектау урта гомуми белем мәктәбеннән биш укучыбыз катнашты. Менә алар: Хәбибуллина Зәринә - 1 класс, Хәбибуллина Эльмира - 3 класс, Имамиева Рәмзилә – 5 класс, Хәбибуллина Айзилә – 6 класс, Хәйриева Айсылу – 8 класс. Укучыларыбыз барысы да “Вокал – соло” наминациясендә җырларын башкарып дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Без аларны гала- концертта да көтеп калабыз.
-
Студентлар белән очрашу!!! 02.02.2013

2 нче февраль көнне мәктәбебез үзенең чыгарылыш укучыларын кунакка дәште. Традициягә кергән "Студентлар белән очрашу" бәйрәме хәркемнең көтеп алган очрашуы. Чыгарылыш укучыларыбыз (2008-2012 нчы елгы чыгарылыш укучылары килгән иде) укыган мәктәпләрен, белем-тәрбия биргән укытучыларын сагынып килә, сөйләшеп сүзләр бетми, хатирәләр "дөньясына" чумып, балачак иленен иң матур, куңелле мизгелләрен искә төшерүләр тарихка кереп кала. Алар уку кабинетларында, "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар, укыган мәктәпләренең елдан-ел заман таләпләренә туры килерлек итеп жиһазлануына сокландылар. Электрон журналлар һәм көндәлекләрнең кертелүен дә хупладылар. Бугенгесе көндэ югары уку йортларында белем алучылар, инде белгечлек алып, эшкэ урнашучылар да 9-11 нче сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр, мәктәптә белемнең нигезе бирелгәнлегенә басым ясап, тырышып укырга өндәделәр. Педколлективка зур хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук студентлар арасында үткәрелгән “Зәлидә” уены да бик үзенчәлекле булды. Кыскасы, очрашу-кичәсенең куңелле, хис-тойгыга бай мизгелләре куңелләрдә әле озак сакланыр!!!
-
Мониторинг тикшерүгә әзерлек
30.01.2013
4 нче сыйныфта Хайриева Г. Г. һәм Сафиуллина Ф. Ф. җитәкчелегендә 4 фәннән мониторинг тикшерүгә әзерлекләр бара. 4 фәннән дә төрле тестлар эшләтелә, тест бланкаларын тутыру кагыйдәләре аңлатыла.
-
Дәреслекләрне саклыйк!!! 28.01.2013

Бар минем дускаем
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул, уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем – ул китап.
28 нче гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, китапханәчесе һәм “Таң йолдызы” оешмасы җитәкчесе Галимова А. җиткчелегендә барлык укучылар арасында дәреслекләренең торышы, чиста пөхтәлеге тикшерелде. Нәтиҗәдә, 11-10 нчы, 7, 4 нче сыйныф укучыларының дәреслекләргә сакчыл караш белән караулары билгеле булды.
-
Концерт на английском языке 25.01.2013

-
День грамотности. 24.01.2013

-
Аукцион знаний по русскому языку «Путешествие в страну грамотеев» 23.01.2013

-
Конкурс чтецов! 22.01.2013

-
Выставка рисунков и стенгазет 21.01.2013










