Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Китапханәгә сәяхәт 27.05.2013

27нче май–Бөтенроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, 2-4 нче сыйныф укучылары Яңавыл авылының китапханәсендә кунакта булдылар. Анда укучыларны китапханә мөдире Сәләхиева Гөлсинә Хәсән кызы каршы алды. Гөлсинә Хәсән кызы балалар белән әңгәмәләр оештырды, төрле сораулар бирде. Бу көнне китапханәгә кергән һәр укучы кызыклы да, мавыктыргыч та китаплар белән таныша алды. Нәкый ага Исәнбәтнең «Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба» дигән гыйбрәтле сүзләренең хаклыгын күзәттеләр. Бу очрашудан соң балаларның йөзләрендә нур уйнады, китапка карата кызыксыну тагын да артты.
-
Хуш, мәктәбем!!! 25.05.2013

Бүген мәктәп күләмендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп директоры Равиль Фәйзрахман улы, авыл җирлеге башлыгы Рифкать Миннәхмәт улы , район пенсия фонды җитәкчесе Минзия Усман кызы, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз, чыгарылыш классның беренче укытучылары Гөлнара Габделхан кызы, сыйныф җитәкчеләре Габдулла Әхәт улы һәм башка бик күпләр Алинә белән Алиягә хәерле юл, тормышта үз урыннарын табуларын, сәламәтлек, авыл һәм мәктәп белән араны өзмәүләрен теләделәр, бүләкләр дә тапшырдылар.
Бу тантаналы чарада 9 нчы сыйныф укучылары һәм “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына, чыгарылыш сыйныф кызларына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Хуш, мәктәбем,дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
-
Чираттагы педсовет 24.05.2013

24 нче май көнне мэктэптэ чираттагы педсовет булып узды.
-
Татар теленнән имтихан 22.05.2013

22 нче май көнне 11нче сыйныфта татар теленнән имтихан булды. 11нче сыйныф укучылары изложение яздылар. Изложение “Каеннар җыры ” дип аталды. Укучы кызларыбыз икесе дә “5” һәм “5” билгеләренә генә имтиханны бирделәр. Аларга алдагы имтиханнарын һәм БДИ бирүдә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Варисларга кабул итү 20.05.2013

Яшь варислар юлда.
Очкыннарны сүндермичә
Без ялкын үрләтәбез
Ул ялкынны учак итеп
Яңадан гөрләтәбез.
Бүген 4 нче сыйныф укучылары варисларга кабул ителде. Кадерле балалар!Сезне чын күңелебездән Варис булуыгыз белән котлыйбыз.Тырыш, акыллы, батыр булыгыз ,сау – сәләмәт яшәгез, әти - әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләрне кече итәргә өйрәнегез. Әдәпле тәртипле , чын дус була белегез! Варис исеменә тап төшермәгез.
-
Татар- башкорт көрәше 20.05.2013

18 май көнне Яңа Арыш урта мәктәбендә яшьүсмер укучылар арасында татар- башкорт көрәше үткәрелде. Бу бәйгедә дә егетләребез сынатмады. 32 кг авырлыкта 5 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Айрат 1 нче урынны, 36 кг авырлыкта шул ук сыйныф укучысы Шәрәфиев Ислам 1 нче урынны, 4 нче сыйныф укучысы Кәримов Илшат 3 нче урынны, 45 кг авырлыкта 6 нчы сыйныф укучысы Гарипов Айдар 3 нче урынны яуладылар. Ә команда буенча Биектау урта гомуми белем мәктәбе 2 нче урынга ия булды. Әфәрин егетләр!!!
-
Табигать кочагында ял 17.05.2013

Бүген барлык мәктәп укучылары табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Табигатьнең матурлыгына сокланып чәчәкләр җыйдылар, дару үләнәре белән таныштылар, төрле- төрле уеннар уйнадылар, командалар арасында ярыштылар һәм үзләре алып чыккан тәм- томнар белән тукландылар. Кыскасы, бүгенге ял бик күңелле үтте.
-
Интернет- тестирования в 10 классе по математике и биологии 17.05.2013

-
Макулатура җыю 16.05.2013

Мәктәбебездә үткәрелгән чираттагы конкус - иң күп макулатура җыючыга конкурс. Бу ярышта укучылар бигрәк тә теләп катнаштылар. Беренчедән, өйләрендәге артык кәгазьләрдән котылсалар, икенчедән, табигатьне саклап калуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Мәктәп буенча 500 кг нан артык макулатура җыелды.
-
Ышаныч телефоны 16.05.2013

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшләп килә. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук ышаныч телефоны аша гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга була. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).









