Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Иң яхшы сыйныф почмагы 16.10.2013

16 октябрь көнне "Таң йолдызы" укучылары оешмасы тарафыннан сыйныф почмакларына конкурсы булып узды. Барлык таләпләргә туры килә торган "Иң яхшы сыйныф почмагы"- дип, башлангыч сыйныфлар арасында "Күбәләк" исемендәге 3 нче сыйныф отряды, урта сыйныфлардан "Яшьлек" исемендәге 5 нче сыйныф отряды һәм "Әллүки" исемендәге 7 нче сыйныф отрядының сыйныф почмаклары сайланды.
-
Хәтер көне! 14.10.2013

1552 нче елның 12 нче октябрь вакыйгаларын искә алып, мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкада "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Бу көннең кайчан килеп чыгышы, кайларда үткәрелүе турында сөйләнелде. Сүз ахырында бердәм, дус, бер- беребезгә ярдәмләшеп яшәү, кан койгыч сугышлар булмасын иде, - дип сүзен тәмамлады тарих укытучысы Нурсинә Фәрзетдин кызы.
-
Молодцы егетләр! 12.10.2013

Бу укучыларыбыз район башлыгы призына карата үткүрелгүн татар- башкорт көрәшендә катнашып алдынгы урыннарны яуладылар. 1 нче урынга- Закиров Илһам, 2 нче урынга- Ахметзянов Айрат, 3 нче урынга - Шарафиев Ислам лаек булды. Аларга район башлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм Диплом тапшырылды.
-
Жизнь без наркотиков! 11.10.2013

-
Имән чикләвеге җыеп калыгыз! 11.10.2013

Мәктәбебездә ике капчыктан артык имән чикләвеге җыеп алынды. Иң күп чикләвек җыйган укучы -7 нче сыйныф укучысы Гайфутдинов Раил булды. Ә иң актив катнашкан укучылар - 3 нче сыйныф укучылары. Мал азыгы накысрак елны имән чикләвеге бик туклыклы нәрсә. Элекеге елларда аны учакта кыздырып, яратып ашаганнар. Кәҗә-сарык асраган кешегә олы ярдәм ул! Имән чикләвеге һәр елны мул була, шуңа күрә аны хәзерләүне гадәткә алырга кирәк.
-
Бүген Укытучылар көне! 05.10.2013

Юлга чыккан чакта, сезнең утны
Юлдаш итеп алдык, иш итеп.
Йөрәкләрнең хәзер һәр тибешен
Торасыздыр кебек ишетеп.
Бер гомерне җитә яктыртырга
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.
Бүген Укытучылар көне. Бу бәйрәмне җир шарының йөздән артык иле билгеләп уза. Беренче тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә 1947нче елда узган. Россия укытучылары 5 октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре киң колач җәеп бәйрәм итә. Хәер, бу көнне укытучылар гына түгел, укучылар да, аларның әти-әниләре дә бәйрәмгә зур әзерлек күрсәтә.
Мөгаллимнәрнең бәйрәмен гамәлгә кертү тарихына күз салсак, 1966 елны Парижда укытучы статусына багышланган хөкүмәтара махсус конференция уздырыла. Конференция нәтиҗәсендә ЮНЕСКО һәм Халыкара хезмәт оешмасы вәкилләре тарафыннан «Рекомендации, касающиеся статуса учителей» дигән рәсми кәгазъгә кул куела.
Төрле илнең укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен төрле вакытта бәйрәм итә. Мәсәлән, Кытайда ул 1989нчы елдан бирле 10 сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән. Казахстан мөгалимнәре “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, Бразилиядә - 15 октябрь көнне билгеләп үтә.
Укытучылар бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15 октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрдә беренче әлифбаны өйрәнергә тиешлеге әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә нигезләре кәгазьдә 200 елга якын кала бирә.Бу көн безнең мәктәптә дә билгеләп үтелде. Укучылар үзләренең мөгәллим һәм мөгәллимәләрен иртән чәчәк букетлары белән каршы алдылар. Ә озын тәнәфестә бик матур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Чираттагы эвакуация 04.10.2013

-
Агач утырту акциясе 03.10.2013

"5 октябрь -Агач утырту көне" акциясе. Мәктәбебезнең 8-сыйныф укучылары бу акцияда инициатива күрсәттеләр. Алар авылыбыз читендә Хоснуллин Шәйхелислам төзекләндергән чишмә буена миләш куаклары утырттылар. Тиздән бу миләшләр безне кызыл тәлгәшләр белән каршы алырлар.
-
Конкурс плакатов 03.10.2013

В рамках республиканского антинаркотического месячника «Жизнь без наркотиков» проведен конкурс плакатов, среди учщихся 3-8х классов.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

Бүген 1 октябрь "Өлкәннәр көне". Биектау урта мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбызны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәмгә чакырдык. Башлангыч сыйныф укучылары ярдәме белән концерт номерлары күрсәтелде. Аннан ашханәдә чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте. Килгән кунакларыбыз бик риза булып, рәхмәтләрен әйтеп кайтып киттеләр.
Әле һаман шат йөз белән
Мәктәп сукмагына карыйсыз
Балаларның гөрләп, шаярышып
Бару - кайтуларын барлыйсыз.









