Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Координацион киңәшмә 21.02.2014

21 нче февраль көнне, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы тарафыннан хәрби патриотик темага багышланган координацион киңәшмә үткрелде. Шул киңәшмәдә “Туган якны өйрәнү ” музее җитәкчесе Гарипова Гузәлия Хәбибрахман кызы катнашты.
-
Туган тел көне 21.02.2014

21 нче февраль, Халык ара телләр көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем", дигән бәйге конкурсы узды. Фотода җиңучеләр. Молодцы!!!
-
Вместе - за безопасность дорожного движения 20.02.2014

Команда «Надежда» участвовали в районном конкурсе агитбригад «Вместе - за безопасность дорожного движения», они заняла 5 место среди 13 команд. Руководитель Ахметзянов Р.Г.
-
Башлангычларда ачык дәресләр 20.02.2014

Бүген безнең мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып үтте. Темасы: Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру – яңа буын федераль дәүләт стандартларының төп шарты”. Укытучыларыбыз игътибарына 2 нче сыйныфта дәрестән тыш чара “Авылымның урамнары ни сөли?” дигән проект эше якланды (укытучы- Шәйхетдинова М. К.), 3 нче сыйныфта әйләнә- тирә дөнья фәненнән “Туфрак. Туфракның составы һәм аның үзлекләре” (укытучы- Мингалиева Д.К.), шул ук сыйныфта инглиз теленнән “Почта”(укытучы- Шайдуллина Г.Х), 4 нче сыйныфта рус теле фәненнән “Правописание родовых окончаний имен прилагательных” (укытучы- Сабирова Л.Ш.), шул ук сыйныфта татар теленнән “Бәйлек һәм бәйлек сүзләр” темасы астында (укытучы- Гәйнетдинова И.М.) ачык дәресләр, ә дәресләрдән соң “Әтәч олимпиадага бара” дигән тәрбия чарасы тәкъдим ителде. Киңәшмә өлешендә Биектау урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучыларының эшчәнлекләренә, ачык дәресләргә анализ ясап уңай бәя бирелде, докладлар тыңланды
-
Әфганистан яши күңелләрдә 19.02.2014

18 нче февраль көнне Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан “Әфганистан яши күңелләрдә”, - дип исемләнгән кичә оештырылды.
-
Мемориаль-такта ачу тантанасы 18.02.2014

Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер: истәлек һәм хәтер, диләр. Истәлекләрне ничек саклавыбыз, үткәннәрне хәтердә ничек тотуыбыз исә бүген безнең нинди кешеләр булуыбыз турында сөйли торгандыр. Һәркайсыбызның үз җиренең патриоты булуы, үз авылының эшчән кыз-уллары белән горурланып, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып торуы, бүгенге тормышыбызны, мөгаен, тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәдер.
Үзләреннән чыккан күренекле шәхесләр белән Биектауда да урынлы горурланалар. Авылылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы герое Зәки Шәймәрдан улы Шәймәрданов исемен ул укыган мәктәптә мемориаль - такта ачу тантанасында бу тагын бер кат шуны раслады. Биредә аның тормыш һәм иҗат юлын беләләр, аның турында якты истәлекләр саклыйлар. Вафатына кырык җиде ел, дигәндә, Биектау мәктәбендә аның исемендәге мемориаль - такта ачу тантанасы узды. Муниципаль район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садиков, җирле үзидарә җитәкчесе Рифкать Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Рәмзия Камалиева тәбрикләгәннән соң, мемориаль- такта ачылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 18.02.2014

Бүген 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Төп Дәүләт Имтиханы (ОГЭ) һәм Дәүләт Имтиханы (ЕГЭ) на әзерлек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар җыелышның төп темасы булды. Җыелышка район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садиков Илсур Мансур улы һәм авыл советы җирлеге рәисе Мөхәммәтҗанов Рифкать Миннәхмәт улы чакырылды. Садиков И. М. улы быелгысы елда булачак имтихан кагыйдәләре һәм тәртипләре белән таныштырды. Укытучылар, фән ияләре әти- әниләрне төп (рус теле, математика, татар теле) һәм сайланган фәннәрдән тикшерү имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды. Фән укытучылары һәм әти- әниләр арасында имтиханнарга җитди әзерлек кирәклкгк турында эшлекле атмосфера тудырылды.
-
Созвездие-Йолдызлык 17.02.2014

Укучыларыбыз "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында катнаштылар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Тарих атналыгына нәтиҗә 17.02.2014

Тарих атналыгын тәмамлап "иң оригиналь карта", кроссворд чишү, рәсем конкурсы, җәмгыять белеменнән ЕГЭ эшләре буенча тест нәтиҗәләрендә иң күп балл җыйган укучылар билгеләнде һәм бүләкләнде.
8 нче сыйныф "Иң оригиналь карта", кроссворд нәтиҗәләре буенча 1 урын, 9 нчы сыйныф 2 урынга лаек булдылар, ә рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучылары Замалиев Р., Сибгатуллина Ф., 4 сыйныфтан Тухбатуллина Г. истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җәмгыять белеменнән тест эшләп иң күп балл җыйган укучылар: 10 сыйеыф - Сәләхиев Н. һәм 11 сыйныф - Садикова Г. дип табылды.
Тарих атналыгы алга таба эшләр өчен кызыксыну уятты.
-
Башлангычлар атналыгы старт алды! 17.02.2014

Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбендә
2013/2014 нче уку елында үткәреләчәк башлангычлар атналыгының эш планы.









