Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Студентлар белән очрашу 04.02.2014

4нче февраль, ягъни сишәмбе көнне, мәктәбебездә төрле ел чыгарылыш сыйныф укучылары белән 25нче гыйнвар – Бөтенрәсәй студентлары көненә багышланган “Студентлар белән очрашу” кичәсе үтте. Әлеге чараны мәктәбебез директоры Рәмзия Усмановна ачып җибәрде, ул, үз чиратында, килгән студентларны сәламләп, аларга җылы сүзләрен әйтте, студентларны туган мәктәбебездә һәрчак шат һәм сөенеп каршы алачакларын әйтте. Студентлар исә чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең уку йортларындагы белгечлекләр, андагы уку тәртипләре, керү имтиханнары турында сөйләделәр. Кичәдә укытучылар да бар иде, алар үзләре укытып чыгарган укучыларга җылы теләкләрен җиткерде, студентлар да үзләренә белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре ирештерде. Кичә барышында Хәбибуллина Зәринә, Хәбибуллина Эльмира, Хәйриева Айсылуларның моңлы җырлары яңгырады, студентлар белән бергә күңелле уеннар уйналды, мәктәп тормышына кагылышлы табышмакларга җаваплар табылу белән беррәттән, студентларның мәктәптә һәм ВУЗда булган кызыклы вакыйгалары да сөйләнде. Мәктәбебез укучылары да үзләрен кызыксындырган юнәлешләр, белгечлекләр буенча сорауларын яудырып кына торды. Кичәне үзе әзерләгән сценарий буенча мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча практика үтүче Хөснуллина Гөлчәчәк Нурислам кызы алып барды. Очрашу бик җылы һәм күңелле атмосферада узды, студентлар да әлеге очрашудан канәгать калды.
-
Белдерү!!! 03.02.2014

Кадерле студентлар!!! Сезне 4.02.1014 көнне Мәктәбебездә көтеп калабыз! Күңелле уеннар, күтәренке кәеф вәгъдә итәбез!
Безнең адрес: Балык Бистәсе районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы 1 йорт.
Башлана: 17:00
Көтәбез!!!=)
-
Гражданнар оборонасын камилләштерү 03.02.2014

"Гражданнар оборонасын камилләштерү" исеме астында Биектау урта мәктәбе кысаларында укулар узды.
-
Әфганчылар көне 01.02.2014

Шәфигуллин Рәдиф Әфганчылар көне уңаеннан үткәреләчәк "Әфганстан яши күңелләрдә" дип исемләнгән кичәгә әзерлек эшләре алып бара.
-
Волейбол ярышы 31.01.2014

Мәктәбебезнең җыелма волейбол командасы "Дельфин" спорт комплексында оештырылган волейбол ярышында катнашты.
-
Мәктәптә яңа оборудование 30.01.2014

Мәктәбебезгә яңа интерактив такта куелды. Оборудование "Наш новый учитель" грантына ия булган математика - информатика укытучысы Гарифуллина Л.Р. исеменә кайтарылды.
-
70 ел 27.01.2014

27 нче гыйнвар көнне мәктәп күләмендә Ленинград блокадасына 70 еллык (1941-1944) билгеләп үтелде. Бу чара тарих укытучысы Шаймарданова Н.Ф. чыгышы белән башланып китте, шулай ук, 10 сыйныф Гайфутдинова Руфия, 7 сыйныф укучысы Галимова Айсылу презентация якладылар.
-
Беренче урын!!! 27.01.2014

Республика күләмендә "Янгынга каршы" сочинение бәйгесендә 7 нче сыйныф укучысы Гарипов Илүс район күләмендә катнашып, 1 нче урынга лаек булды.
-
Математика атналыгына йомгак... 27.01.2014

27 гыйнвар көнне математика атналыгына йомгак ясалды. Конкурсларда җиңү яулаган укучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Атналык барышында 8 - 9 нчы сыйныфлар арасында уткән "пробный ОГЭ"да 8 нче сыйныфтан Ахметзянов Ленар, 9 нчы сыйныфтан Хайриева Айсылу иң күп балл җыйдылар, ә 10-11 нче сыйныфларда үткәрелгән "пробный ЕГЭ"да 11 нче сыйныф укучысы Хайриева Зөһрә күп баллга лаек булды.
Мәктәп куләмендә үткәрелгән анкета сорауларына иң кызык җавап бирүче дип 10 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф табылды.
5-6 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән математик уенда 6 нчы сыйныф укучылары җиңүгә ирештеләр.
7 нче сыйныфлар арасында "Тапкырлыкка тест" үткәрелде, иң тапкырлары дип Галимова Айсылу, Валиева Энҗе табылды.
Барлык катнашкан укучыларга рәхмәт йөзеннән тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Математика атналыгын үткәрүдә Гарифуллина Л.Р. һәм Валиева Л.С.ларга рәхмәт әйтәсе килә! Молодцы кызлар!!!
-
Конкурс стенгазет 25.01.2014

Математика елы уңаеннан укучылар һәр сыйныфта стенгазета чыгарды. Стенгазеталар һәрберсе эчтәлекле, үзенчәлекле иде.









