Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
«День неизвестного солдата» 03.12.2018

3 декабря наша страна отмечает День неизвестного солдата. Этот памятный день призван увековечить память, воинскую доблесть и бессмертный подвиг советских и российских воинов, которые погибли в боевых действиях и чьи имена остались неизвестными.
В школе прошли классные часы, посвященные этому памятному дню. Классные руководители провели классные часы в 5-11 классах. Ребята рассказали о вечном огне, хранящем память о безымянных павших, о мемориалах Неизвестному солдату, прочли стихи, все учащиеся почтили минутой молчания память всех неизвестных солдат, защищавших Отечество. -
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне 01.12.2018

1 декабрь "Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне" иде. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар булды. 9-11 сыйныфларда "Без тормышны сайлыйбыз" дип аталган сыйныф сәгатьләре узды. 8 сыйныфлар рәсемнәр, плакатлар ясадылар.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 16.11.2018

-
Җәлил укулары 16.11.2018

Укучыларыбыз "Җәлил укулары" дип аталган конкурсның район турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Районда 60 катнашучы арасында Валеева С. беренче урын, Галимов Д. һәм Каримова Г. икенче урыннарны яулап, дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучылар, без сезнең белән горурланабыз, алга таба да уңышлар телибез. Бу укучыларның әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү. 08.11.2018

Мәктәбебезнең барлык укучылары да яктылыкны кире кайтаручы браслет һәм повязка белән тәэмин ителде.
-
Татарча көрәш бәйгесе. 05.11.2018

Мәктәбебезнең укучылары Котлы Бүкәш мәктәбендә Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган, татарча көрәш бәйгесендә катнаштылар. 1 сыйныф укучысы Губаев С. беренче, 7 сыйныф укучысы Губаев С. өченче урыннарны яулап кайттылар. Афәрин, егетләр!!!
-
Конституция көне 05.11.2018

1. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Республика кануны нигезендә, 6 ноябрь - ял көне итеп кабул ителгән. Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
2.”Россия һәм Татарстан дәүләтенең символлары” викторина.
-
“День единства”, “Бердәмлек көне” 04.11.2018

4 ноябрь – Бердәмлек көне. 2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябрьне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән...Кереш өлешне тыңлаганнан соң, балалар “ 4 ноябрь- Бердәмлек көне” исемле презентация карады.
“Дуслык” темасына рәсемнәр ясалды. Төрле милләт халыклары арасындагы дуслык турында фикер алыштык.
-
Әкиятләр көне 03.11.2018

1. Сәламәтлек минуты «Ни өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күп итеп ашарга кирәк?” әңгәмә үткәрдек. Балалар һәр яшелчәдә нинди витаминнар булуын һәм организмның кайсы өлешенә файда бирүен дәлилләп сөйләделәр.
2.”Әкияттә кунакта” 2 команда әкияттән өзекләр уйнап күрсәттеләр.
3. “ Әкиятсез яшәү күңелсез” һәр бала үзе яраткан әкиятенә илюстрацияләр ясады.
4. Интернеттан “Татарча әкиятләр” карадык.
-
Сәламәтлек һәм спорт көне 02.11.2018

1. Кешенең иң төп ярдәмчесе – күзләр” темасына әңгәмә үткәрдек. Балаларга күзләрне саклау өчен нәрсәләрне үтәргә кирәклеге турында презентация күрсәттек.
2.“ Доктор Айболитта кунакта” викторинасын яратып чиштеләр.
3.Сәламәт яшәү темасына рәсем конурсы үткәрдек.
4. “Күңелле эстафета” ярышларын үткәрдек.










