Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2018

Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Йәгез әле кызлар! 06.03.2018

6 февраль көнне, 8 март бәйрәменә карата кичә булып узды. Командалар үзара көч сынаштылар.
-
Фестиваль ГТО 03.03.2018

Бүген мәктәбебездә гаилә белән ГТО нормалары тапшыру конкурсы булып үтте. Бу конкурста актив катнашкан гаиләләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Афәрин!!!
-
Сәламәтлек көне 02.03.2018

Мәктәбебездә сәламәтлек көне үткәрелде. Укучыларыбыз белән чаңгыда табигатькә чыктык.
-
Профориентация 02.03.2018

Ведущий специалист- эксперт ТОУ Роспотребнадзора по РТ (Татарстан) в Лаишевском, Пестречинском, Рыбно- Слободском районах Сафина Г.Г. читала лекцию для выпускных классов.
-
Семинар 27.02.2018

Мәктәбебездә 27 февраль көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып үтте.
-
Музей ачылу тантанасы. 27.02.2018

Бүген Яңа Арыш урта мәктәбендә музей ачу тантанасы булды. Музей ачу тантанасы җыр- шигырьләр белән үрелеп барды.
Төп мәдәни мирас булып
Музей тора безнең мәктәптә.
Һәрвакыт үткәнне саклап
Торыр ул киләчәктә.
-
Турнир по хоккею с шайбой. 24.02.2018

24 февраля в рамках оборонно-спортивного месячника в МБОУ «Ново-Арышская СОШ» прошёл турнир по хоккею с шайбой среди учащихся 5-7 классов. Несмотря на довольно нового для нас этого прекрасного вида спорта, игроки показали довольно хорошие навыки и умения-высокий класс игры. Самое главное битва была по-настоящему захватывающей. В итоге со счётом 13:8 выиграла команда Ахтямова Р., а команда Садыкова Р. соответственно заняла второе место. Лучшим игроком турнира стал-Садыков Р.(6 класс), а лучшим вратарём-АхтямовР.(7 класс).
-
Бәйрәм белән!!! 23.02.2018

Хөрмәтле ир – егетләребез!!!
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү — үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
Ватанны саклаучылар көне
Чын ирләрнең бүген бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
-
“Йәгез эле егетләр” 21.02.2018

Массакүләм спорт һәм оборона айлыгы кысаларында мәктәбебездә 6-9 класс егетләре арасында, 23-февраль «Ватанны саклаучылар» көненә багышланган, “Йәгез эле егетләр” кичәсе булып үтте.










