Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Беренче көн –Лагерьны ачу көне 01.06.2018

1 нче июнь - бүген лагерьның беренче көне. Ниһаять, җәйге каникулның иң күңелле, кызыклы көннәре – мәктәптә оештырылган ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьның исеме дә “Таң” дип атала.
Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
Беренче өлеш оештыру эшләре белән узса, икенче өлештә зур концерт оештырылды. “Җырлы-моңлы балачак” исеме астында төркемнәр концерт номерлары күрсәттеләр. “Ямьле балачак” темасына асфальтка рәсемнәр дә ясадык. Афәрин балалар, булдырасыз бит!
-
“Сау бул, башлангыч!” 31.05.2018

31 май көнне мәктәбебезнең 4сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе үткәрделәр. Кичәгә балаларның әниләре чакырылган иде.
Саубуллашу кичәсе шигырь , җыр-бию белән үрелеп барды. Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 4ел үтеп тә киткән.
Искә төшә иң беренче тапкыр
Шигырь сөйләп басып торганым.
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым сезнең йөрәк җылысын.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт укытучым!
-
Кабат җиңү яуладык... 30.05.2018

Республикабызда “Мәдәни көндәлек” проекты 2014 ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы игълан ителгәч башланып киткән иде. Менә инде проект-конкурс дүртенче ел дәвам итә. Һәр уку елы башында мәктәбебез укучыларына мәдәни көндәлек бирелде. Бу көндәлек уку елы дәвамында республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итте. Шулай ук укучы тарихи истәлекле урыннарга баргач көндәлекне тотып фотога төшәргә һәм көндәлеккә махсус тамга салдырырга тиеш иде. Уку елы ахырында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” конкурсларына катнашырга мөмкин иде. 2014-2015 нче уку елында сыйныфтан ике укучы Хасаншина К., Гатиятуллина Я. район күләмендә дә җиңү яулап Казан шәһәрендә үткәрелгән бәйрәм тантанасында катнашты. 2015-2016 нчы уку елында Нуретдинова Л. муниципаль этапта җиңү яулап дипломга лаек булды. 2016-2017 нче уку елында исә Гатиятуллина Я. муниципаль этапта өченче сыйныф укучылары арасында икенче урынны алды. Ә быелгы 2017-2018 нче уку елында Садыйкова Д. көндәлеге дүртенче сыйныф укучылары арасында өченче урын алып җиңү яулады. Аны диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләделәр.
-
Тугры калырмын гомергә... 18.05.2018

17 май көнне мәктәбебезнең 4 сыйныф укучылары Татарстан варислары берлеге сафларына кабул ителделәр. Алар “Күтәрелү баскычлары” буйлап сәяхәт иттеләр, төрле сынауларны үтәделәр һәм варис булырга лаек булуларын исбатладылар. “Һәр көнне игелек кыл!” лозунгысы сезне игелекле эшләр башкарырга чакырып торсын, яшь варислар!
-
Бесмертный полк 08.05.2018

-
Җиңү көне. 08.05.2018

Бәйрәм мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Чакырылган тыл ветераннары бәйрәмнән кәнәгать калды. Концерттан соң обелискка веноклар куелды.
-
Акция “Обелиск” 05.05.2018

-
Акция “Георгиевская ленточка” 04.05.2018

Акция “Георгиевская ленточка”
-
Республиканская акция «Поздравь ветерана». 03.05.2018

Республиканская акция «Поздравь ветерана».
-
Субботник 27.04.2018

Яз җитү белән мәктәп территориясендә дә җыештыру эшләре башланып китте.










