Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Унберенче көн-Хәтер көне 11.06.2018

Буген лагерьда - Хәтер көне. Мәктәп музеена кереп андагы тарихи экспонатлар, авыл тарихы белән бәйле материаллар, авылның алдынгы эшчән кешеләре, тыл батырлары, авылдан чыккан күренекле кешеләр турындагы стендлар белән таныштык. Изге китап-Хәтер китабы белән таныштык. Авылыбыздагы сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзелгән монумент янына бардык. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары турында сөйләделәр.
-
Унынчы көн-Дару үләннәре бакчасы 10.06.2018

Көнебез иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Балаларны барлап, иртәнге линейка, гимнастика үткәрдек. Иртәнге аштан соң уен бүлмәләренә җыелдык. Сәламәтлек минутында “Яшел аптечка” турында беренчел белемнәрне барладык. Шушы темага презентация карадык. Дару үләннәре белән танышырга якын болынга бардык. Табигать матурлыгына сокланып дару үләннәре тупладык. Әйләнә тирәгә күз салсак нинди генә дару үләннәре үсми икән болында.
-
Лагерь яңалыклары 09.06.2018

Лагерьның бүген тугызынчы көне. Бүген бездә төке аштан соң китапханәче - Мухаметрахимова Рәзилә тарафыннан “Китап киңәшчең синең!” – дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Ул каникул вакытында күбрәк укырга, китапханәгә ешрак килергә чакырды.
-
Сигезенче көн-Чишмәләр 08.06.2018

Бүген көн матур башланды. Көннәр әле һаман да җылынып китә алмый. Әле яңгыр, әле кояш балалар вакытында килеп җиттеләр. Иртәнге аштан соң сәламәтлек сәхифәсе башланды. Вожатыйлар “Дөрес туклану кагыйдәләре”н искә төшереп киттеләр. Миләүшә Мухаматрахимова балаларга табигатьтә булганда тәнгә талпан кадалу һәм бал корты чакса нишләргә кирәклеген аңлатты, гомүмән бик кирәкле информация бирде. Икенче көн тәртибендә “Чишмәләр” турында сөйләштек. Авылыбыздагы чишмәләрнең тарихы турында искә төшердек. Истәлекле чишмәләрнең берсенә сәяхәт кылдык.
-
Җиденче көн 07.06.2018

Бүген безнең лагерьда янгын сүндерүчеләр дә булып китте. Алар балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныклап аңлаттылар һәм шул ук вакытта балаларның да белемнәрен тикшереп алдылар. Балалар да югалып калмадылар, бик актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.
-
Алтынчы көн 06.06.2018

Бүген 6 нчы июнь – Бөек шагыйребез, язучы, драматург А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан алдан хәзерләнгән план буенча зур чара үткәрелде. Балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләреннән өзек сәхнәләштерделәр, әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
Пушкинский день в МБОУ “Ново-Арышская СОШ” отмечается ежегодно и проводится совместно работой лагеря.
В этот день проходит множество культурных мероприятий, посвещённых творчеству этого великого поэта, литературе и русскому языку.
В сам праздник в школе собрались ребята 1-6 классов, чтобы послушать поэтические произведения в исполнении учащихся, поучаствовать в викторине, конкурсе.
-
Бишенче көн-Доктор Айболит шифаханәсе. 05.06.2018

Шулай ук иртәнге оештыру эшләреннән соң көнебезне иртәнге гимнастик күнегүләрдән башлап җибәрдек. Сәламәтлек сәхифәсен дәвам итеп “Кояш һәм эссе кагу һәркемгә бертөрле яный. Кояшта тән пешү” дигән темага фельдшер Мухаматрахимова М. чыгыш ясады һәм соңыннан фикер алыштык.
Табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә тукталып, көндәлек тормышта төрле көтелмәгән очраклар булырга мөмкинлеген искәрттек. Доктор Айболит белән бәйле мультфильм карадык. Уен бүлмәләрендә төрле өстәл уеннары белән мавыгып вакытның узганы сизелмәде.
-
Дүртенче көн- Мәзәкчеләр көне 04.06.2018

Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Сау-сәламәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Көнебез шушы шигырь белән башланып китте, чөнки бүген бездә мәзәкчеләр көне.
Мәзәкне белү генә түгел, аны кызык итеп сөйләү мөһим. Мәзәкләрне белүчеләр байтак булса да. Башкаларны җәлеп итеп, көлдереп сөйләүчеләр берничә генә икән. Алар сөйләгәндә тыела алмыйча көләсең дә көләсең... Менә алар безнең мәзәкчеләр: Галимов Д., Валеев И., Миннахметова Д., Садыйкова Д.
-
Өченче көн-Спорт көне 03.06.2018

Бүген лагерьда спорт көне. Мәктәп стадионында төрле спорт уеннары буенча ярышлар үткәрдек. Кыска арага йөгерү, сикерү, туп ыргыту уеннарын яратып уйнадык. Ике командага бүленеп “Байрак алыш!” уенын уйнадык. Бу уен бик кызык та мавыктыргыч та узды. Арабызда аеруча да җитезләр командаларга очко бүләк иттеләр.
-
Икенче көн-Табигатьтә кунакта. 02.06.2018

Көнебез гадәттәгечә башланып китте. Балалар поход киемнәреннә килделәр, чөнки бүген табигатькә экскурсиягә чыгачакбыз. Максатыбыз: туган авылыбызның табигатен күзәтү, урман, елга, болыгнарның атамаларын өйрәнү. Урман, болын, кыр атамалары белән бәйле тарихи чыганакларны барладык. Балалар белмәгән кызыклы атамалар бар икән әле безнең авылда.. Сәяхәтебез бик күңелле һәм файдалы булды.










