Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Математика көне
01.11.2018
1. Презентация «История математики» күрсәткәннән соң, балалар математик табышмакларны чиштеләр.
2. “Яшь математиклар” йолдызлы сәгать уены үткәрдек. Балалар исәпләү, тапкырлау мисалларын телдән тизлеккә чиштеләр, катлаулы логик мәсьәләләргә команда белән җавап уйладылар.
3.Оригамидан поделкалар ясадык.
4. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Комсомол туган көне 31.10.2018

1. Лекция. “Ил тарихына иң уникаль һәм масштаблы яшьләр оешмасы булып кереп калган коммунистик яшьләр союзы – комсомол оешуга 29 октябрьдә 100 ел тулды. Комсомол 73 ел яшәде. Шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте. Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән бергә атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, үзләре артыннан яшьләрне дә әйдәгән. Комсомоллар тимер юллар, автомобиль заводлары төзүдә катнашкан, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан. Алар сугыш вакытында тиңсез батырлыклар күрсәткәннәр, аннан соң илне күтәрүдә зур көч куйганнар. Комсомол ул урта һәм өлкән буын райондашларның яшьлеге, алар өчен иң яхшы тормыш мәктәбе булды. Ул җаваплылыкка, эшләргә, яшәргә өйрәтте. Илдә идеология үзгәреп, Советлар Союзы таркалу белән комсомол бетсә дә, бу көн яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң яраткан бәйрәме булып кала бирә”- дип Нуриева Т.Г. балаларга комсомол оешмасы турында бик җентекләп сөйләп чыкты, үзе дә яшь вакытта комсомолга керү, җыелыш үткәргән вакытларындагы хатирәләре белән уртаклашты.
2.музейга экскурcия Аннан соң мәктәп музеендагы комсомол оешмасына кагылышлы фото, альбомнар, значок, байраклар белән танышып чыктык.
3. Фильм карау.
-
Комсомолга 100 ел.
29.10.2018
29 октябрь комсомол оешканга 100 ел тулды. Шул форсаттан мәктәбебездә төрле чаралар үтәрелде. Тарих һәм җәмгыять укытучысы Галимов Илнур комсомол оешмасының тарихын сөйләп үтте. Кайда эшләгәннәрен һәм комсомол, советлар союзы герое лейтенант Коновалов С.В. турында презентация күрсәтеп узды. Шулай ук мәктәбебез музеенда комсомол оешмасына кагылган төрле китаплар, фотосурәтләр, комсомол билетлары белән укучылар танышып киттеләр.
-
Югары сыйныфларда "Уңыш бәйрәме" 22.10.2018

19 октябрь көнне 6-11 сыйныфлар катнашында мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәм викторина формасында булды. Укучылар төрле кызыклы ярышларда катнаштылар, биеделәр, уйнадылар, җырладылар. Бәйрәм бик куңелле узды, барысына да ошады. Җәйге мәктәп яны тәҗрибә участогында эшлэгэн практика нәтиҗәләре белән таныштырып уздылар. Яхшы утәгән укучыларны атап уздылар һәм бүләкләделәр. Шулай ук елдагыча мәктәп укучылары көзге уңышлардан кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Сөмбелә бәйрәме. 18.10.2018

18 октябрь көнне 1-5 сыйныфлар арасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Укучыларның мәктәп яны тәҗрибә участогындагы җәйге практика нәтиҗәләре ясалды. Яхшы үтәүчеләрне атап уздылар һәм бүләкләделәр. Сөмбелә бәйрәменә һәр сыйныф бик күңелле итеп әзерләнгән иде. "Шалкан" әкиятен күрсәтеп уздылар, биеделәр, җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Бәйрәм барлык балаларга да бик ошады.
-
Отряд профилактики правонарушений "Беркут" 10.10.2018

Совместно с руководителем и учениками сделали информационный стенд отряда "Беркут".
-
Әбекәй-алтыным! 01.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан 1 сыйныф укучылары үзләренең яраткан әбиләре-дәү әниләренә котлау открыткалары әзерләделәр. Кадерле әбиләр! Без сезне яратабыз, сез безгә бик кирәк!
-
Сәламәтлек сәгате 14.09.2018

-
Экстремизму - Нет! 11.09.2018

В рамках декадника "Экстремизму - Нет!" учитель истории Галимов И.В. с учащимися провел беседу на тему: "Экстремизму-нет"
-
Ата-аналар җыелышы. 06.09.2018

Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта участок инспекторы Нуриев И.Н.һәм мәктәп директоры Набиуллин Д.Х. чыгыш ясады.










