Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Рифат Фәләхов истәлегенә көрәш ярышы 09.04.2016

Бүген мәктәбебездә авылдашыбыз Рифат Фәләхов истәлегенә
район күләмендә көрәш ярышы үткәрелде. Ярышта барлыгы
12 мәктәптән15 үлчәм категориясендә 65 көрәшче егет катнашты.
Бу ярышта 7 сыйныф укучысы Каюмов Нияз - 1 нче, Галимуллин
Фаяз - 3 нче, 8 сыйныфтан Ахмадуллин Рифат - 2 нче, 9 сыйныфтан
Саетов Булат - 3 нче урыннарны алдылар. Молодцы, егетләр!
-
Укучылар өчен файдалы әңгәмә. 09.04.2016

7нче апрель көнне мәктәбебезгә районнан балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов А.А.,Исхакова А.Р. һәм участок полициясе Каюмов А.М. килде. Алар укучыларга файдалы аңлату эшләре алып бардылар.
-
Волейбол ярышы 07.04.2016

Бүген ГТО акциясе кысаларында укучылар һәм укытучылар
арасында волейбол ярышы үткәрелде. 21 гә 19 очко исәбеннән
укучылар командасы җиңү яулады.
-
Квест-игра 06.04.2016

Бүген 5 сыйныф укучылары Ахмадуллин Ришат һәм
Төхбәтуллин Инсаф китапханәчебез Ләйлә Вагыйзовна
белән Саба гимназиясендә Квест-уенда катнашып кайттылар.
Ул уен Марк Твенның "Том Сойер" китабы буенча оештырылган иде.
-
ГТО буенча акция дәвам итә 06.04.2016

Бүген 5-8 сыйныф укучылары белән ГТО буенча акция кысаларында
ераклыкка сикерү, турникта күтәрелү, отжимание ясау буенча ярышлар үткәрелде.
-
Бадминтон түгәрәге 06.04.2016

Бүген бадминтон түгәрәгендә укучылар бадминтон уенындагы
уен күнекмәләрен кабатладылар.
-
"Компьютер һәм мин" түгәрәге 05.04.2016

Бүген "Компьютер һәм мин" түгәрәгендә укучылар һәрберсе мөстәкыйль
темага презентация эшләделәр. Презентациягә мәгълүматны укучылар
интернеттан эзләделәр. Бүгенге дәреснең темасы да "Презентация өчен
мәгълүматны интернеттан эзләү" иде.
-
Акция ГТО 05.04.2016

Бүген ГТО акциясе кысаларында,1-4 сыйныф укучылары арасында,
"Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы!" темасына рәсем конкурсы
үткәрелде.Конкурста барлыгы 15 укучы катнашты.
-
"Әти-әниемнең һөнәре- иң шәбе!" 04.04.2016

Бүген 5 сыйныфта тәрбия сәгате "Әти-әниемнең һөнәре - иң шәбе!" дигән
темага багышланды. Укучылар үзләренең әти-әниләренең эш урыннарында
булулары, аларның көн дәвамындагы шөгыльләре турында сөйләделәр.
Тәрбия сәгатен һөр һөнәрнең кирәкле һәм үзенең авырлыклары
булуын исбатлап йомгакладылар.
-
Кайсы һөнәр яхшырак? 04.04.2016

6 сыйныфта тәрбия сәгате "Кайсы һөнәр яхшырак?" дигән темага багышланды.
Сыйныфтагы һәр укучы әти-әнисенең эш урынында булып, фотога төшеп,
презентация ясап чыгыш ясады. Укучылар һөнәрләр турында күп мәгълүмат
алдылар.











