Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Китап күргәзмәсе. 22.02.2016 Халыкара Туган тел көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Аны китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.

-
Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2016

Хөрмәтле ир- ат укытучыларыбыз, малайлар һәм егетләр! Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Хикмәтле дә,бизәкле дә Туган тел. 20.02.2016

Мәктәптә Туган тел көннәре бара. 4нче сыйныф укучылары "Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел"темасына әдәби газета чыгардылар.
-
Батырлык дәресләре. 17.02.2016

17нче февраль көнне мәктәптә Бөтенроссия “Кайнар йөрәк” иҗтимагый – дәүләт инициативасына багышлап Батырлык дәресләре үткәрелде. Укытучылар укучыларга төрле ситуацияләрдә: суга батуны коткарганда, янгын вакытында коткару, гадәттән тыш вакыйгалар булган очракларда балалар күрсәткән батырлыклар турында сөйләп, ярдәмчел, кеше кайгысына битараф булмау кебек төшенчәләр турында аңлаттылар.
-
Истә Әфган җилләре. 15.02.2016 Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. ТИН укытучысы Дәүләтгәрәев З.С. укучыларга Әфганстанда һәлак булган Язлы Арташ егете Шәйдуллин Фердинант турында сөйләде. Аның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды. Язлы Арташ клубында аның истәлегенә ярыш-эстафета үткәрелде. Соңыннан укучылар аның каберенә венок куйдылар.

-
Каләмне корал итеп. 15.02.2016

15нче февраль көнне мәктәп күләмендә патриотик – шагыйрь Муса Җәлилнең 110 ел тууына багышланган “Каләмне корал итеп” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турындагы китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган викторина үткәрелде.
-
Әлифба бәйрәме. 14.02.2016

13 февраль мәктәптә 1 класслар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Мөхәрләмова Г.Т. оештырды. Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Кичә бик күңелле узды.
-
Лыжня России-2016. 14.02.2016

13нче февраль көнне "Лыжня России-2016"дип исемләнгән чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге чарада барлык мәктәп коллективы катнашты.
-
Бар җырымны илгә багышладым... 12.02.2016

Мәктәптә Муса Җәлил көннәре дәвам итә. Укучылар тарафыннан герой-шагыйрь
Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган газета чыгарылды.
-
Чаңгы ярышлары дәвам итә. 12.02.2016

Бүген 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды. 1нче урынга Гайсина Инзилә,Җәләлетдинов Дилүс, 2нче урынга Нургалиева Лилия, Гаялетдинов Альмир, 3нче урынга Гасимуллина Язгөл һәм Галимуллин Фаяз ия булды.











