Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Татар теленнән БРТ 10.03.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары татар теленнән БРТ эшләделәр.
-
Ягез әле,кызлар! 09.03.2016

Мәктәптә 8нче март бәйрәменә багышлап "Ягез әле,кызлар!" ярышы үткәрелде. Әлеге чарада кызлар 3 командага бүленеп көч сынашты.Алар һәр уенда үзләренең уңганлыкларын,җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм һәммә кешегә дә бик ошады.
-
Яз бәйрәме белән!!! 05.03.2016 Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Яз бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә,укуыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, ак бәхетләр телибез!

-
Сугыш һәм тыл ветераннары янәшәбездә. 01.03.2016

Мәктәбебез изге эшкә тотынды. Укучыларыбызга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълүмат тупларга кушылды. 28нче февраль көнне 6нчы сыйныфта "Сугыш һәм тыл ветераннары янәшә" темасына җыен үткәрелде. Укучыларның һәр чыгышы зур дулкынлану белән тыңланды.
-
Шефлык эше дәвам итә. 01.03.2016

Безнең Олы Арташ төп мәктәбендә «Дуслык» исемендәге дружинада шефлык, тимурчылык эшләре планлы рәвештә алып барыла. Бу атнада 5нче сыйныф укучылары авылыбыздагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск янын чистарттылар.
- Көрәшче Ниязның тагын бер уңышы. 29.02.2016 27нче февраль көнне 7нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз Кукмара районында "Батыр Гәрәй" призына үткәрелгән көрәштә 2нче урынны алып кайтты. Нияз,сиңа тагын уңышлар телибез!
-
Чаңгы ярышы. 26.02.2016

24нче февраль көнне 4нче сыйныф укучысы Миннегулова Динә, Гайсин Илнат, 6нчы сыйныф укучысы Валиева Алсу, Мөхәммәтҗанов Рәис, 9нчы сыйныф укучысы Гайсина Инзилә һәм Җәләлетдинов Дилүс Лесхозда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашып кайттылар.
-
КВН да катнаштык. 26.02.2016

25нче февраль көнне безнең мәктәпнең "Йолдызлар" КВН командасы районда ярымфиналда катнашып, матур чыгыш ясап кайттылар.
-
Кафе "Математика" 26.02.2016

Математика укытучысы Гайбадуллин И.Б. атналыкта Кафе "Математика" уены үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә, ике команда да 18 очко җыйды. Әлеге чара укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Аҗаган - 2016. 22.02.2016 Бүген мәктәп күләмендә хәрби- патриотик уен "Аҗаган-2016" үткәрелде. Укучылар 2 ротага бүленде. Алар яшерен хатларны таптылар,аннан соң байрак һәм миналар эзләделәр. Соңыннан газета чыгардылар һәм спорт ярышлары булды. 27 очко җыеп 1нче рота беренче урынны, 18очко җыеп 2нче рота икенче урынны алды. Әлеге уен укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнады.












