Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
- Каникул файдалы үтә. 23.03.2016 9нчы сыйныф укучылары пробный имтиханнар тапшыралар. Авыр үзләштерүче, дәрес калдыручы укучылар белән индивидуаль эш алып барыла.
-
Аҗаган - 2016 21.03.2016

Шәмәрдән лицее базасында "Аҗаган - 2016" хәрби - спорт уеннары үтте. Командалар стройда
җырлап бару, автомат сүтеп җыю, төз ату, турникта тартылу, эстафета һәм башка төрләр буенча
көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәптән 6 укучы бу уеннарда актив катнашты.
-
Әдәби квест 18.03.2016

-
Педагогик киңәшмә 17.03.2016

Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә булып узды.
Анда, узган киңәшмәнең карар үтәлеше, 2-9 сыйныф укучыларының
белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсенә анализ, программа үтәлеше,
контроль эш нәтиҗәләре каралды. Патриотик тәрбия бирү юнәлешендә
Әгъләмова Ландыш Илгизәровна "Хәтерләүдән курыкма син,
үткәннәрне онытма син" исемле мастер-класс үткәрде.
-
Китапханә дәресе 17.03.2016

Бүген китапханәчебез "Балалар китабы" атналыгы кысаларында
1 сыйныф укучылары белән китапларга сак караш, китапханәдә үз-үзеңне
тоту кагыйдәләрен искәтөшерү, китап укуның әһәмиятен аңлату максатыннан
"Катяның серле урманда хәзинә эзләве" исемле китапханә дәресе
үткәрде. Дәрес укучылар өчен бик кызыклы, файдалы һәм уңышлы булды.
-
"Китап-белем чишмәсе" 15.03.2016

Бүген "Балалар китабы" атналыгының беренче көне.
Китапханәчебез китап турында табышмаклар,
мәкальләр, шигырьләр, язучы фикерләреннән
күргәзмә оештырды.
-
Зона буенча баскетбол ярышы 15.03.2016

Бүген мәктәбебездә 6 мәктәп: Икшермә урта мәктәбе, Кибәче урта мәктәбе,
Сатыш урта мәктәбе, Шытсу төп мәктәбе, Нырты урта мәктәбе һәм безнең мәктәп
командалары арасында баскетбол ярышының зона этабы булды.
Мәктәбебезнең малайлар командасы 2 урынны алды. Афәрин, егетләр!!!
-
Көрәшче Нияз 14.03.2016

13 март көнне Шытсуда үткән көрәш ярышында мәктәбебездән 5 укучы катнашты.
Шулар арасыннан Каюмов Нияз 2 урынны алып кайтты. Молодец, Нияз!
-
"Дулкыннар" конкурсының республика туры 14.03.2016

10 март көнне 2 сыйныф укучысы Гасимуллина Әдилә, 6 сыйныф укучылары Валиева Алсу һәм
Закирова Ләйләләр "Дулкыннар" конкурсының республика этабында катнашып кайттылар.
12 март көнне Гасимуллина Әдилә Гала-концертта катнашып кайтты.
-
"Балалар китабы атналыгы 14.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы башланып китте.
Китапханәчебез Ләйлә Вагыйз кызы укучыларны атналык
планы белән таныштырды.











