МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Күбәләкнең чәчәкле аланы. 18.04.2016

Бүгенге рәсем эшчәнлегендә балалар Г. Тукайның "Бала белән Күбәләк" җырыннан кунакка килгән күбәләккә бүләккә дип чәчәкле алан ясадылар. Күбәләк аларга зур рәхмәтен һәм яңадан кунакка киләчәген әйтте.
-
"Күңелле стартлар" 16.04.2016

Республика буенча "Спортивный Татарстан" исемле акция бара .Бүген безнең балалар бакчасы балалары да читтә калмады, мәктәптә булып узган "Күңелле стартлар" ярышында бик теләп катнаштылар. Аларга физкультура укытучысы Гөлнара Зарипова бик күп төрле ярышлар уздырды. Балалар ярышлардан бик канәгать булдылар.
-
Чүмеч йолдыз. 15.04.2016

Балалар йолдызлардан чүмеч йолдызны җыялар.
-
Дәфтәр белән танышуны дәвам итәбез. 14.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр атна саен мәктәп белән танышуларын дәвам итәләр һәм бездә математика эшчәнлегендә дәфтәрдә эшләвебезне көннән-көн яхшырта барабыз. Балалар белән математик диктантлар, күчереп ясауларны, мисаллар чишүне теләп эшлибез.
-
Галәм серләрен өйрәнәбез. 12.04.2016

Бу атна башыннан ук балалар белән галәмнең нәрсә икәнен, күк җисемнәрен, беренче космоска очкан Белка, Стрелка исемле этләр белән таныштык һәм Юрий Гагарин турында белемнәрне ныгыту өстендә эшләдек.
-
Күңелле балачак. 11.04.2016

Язның икенче аена кердек, урамда рәхәт һәм балаларга да күңелле.
-
Сыерчыклар килгән ояга. 09.04.2016

Түземсезләнеп көткән сыерчыкларыбыз ояларына килделәр. Без аларны көн саен күзәтәбез, акрын гына сайраганнарын тыңлыйбыз.
-
Барыбызда сау-сәламәт булыйк. 08.04.2016

Физкультура эшчәнлегендә төрледән-төрле күнегүләр ясап сәламәтлегебезне ныгытабыз. Зирәк, тапкыр, җитезлегебезнне уеннар аша сынап карыйбыз.
-
Математика эшлибез. 07.04.2016

Эшчәнлек вакытында компьютерны кулланып эшләвебезне дәвам итәбез.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләбезме? 06.04.2016

Яз җитте, урамнарда, юлларда йөрүләре ешая, чөнки көннәр матур булганлыктан урамнан бердә керәсе килми. Менә бүген дә кабат балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшердек.




