МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Суган үстерәбез. 24.02.2016

Балалар белән көн саен карап торып суган һәм укроп үстерәбез. Балалар хәттә суганны күзәтеп кенә түгел, иснәптә торалар.
-
Сулар сибәбез. 24.02.2016

-
Безнең кунакларыбыз. 22.02.2016

Бүген 22 февраль көнне бакчабызда "Танып белү өлкәсендә ФГОС алымнарын" өйрәтү темасы буенча тәрбиячеләр семинары булып узды. Семинарда район мәгариф бүлегеннән әйдәп баручы белгеч Гумерова Л.М. һәм тәрбиячеләр катнашты. Семинарны мөдир Каюмова Г. Х. бакча тормышы турында сөйләп ачып җибәрде. Тәрбияче Хаҗиева А.М. балалар белән "Математика иленә сәяхәт" темасына эшчәнлек күрсәтте һәм 23 февраль Ватанны Саклаучылар көненә бәйләп "Әтием -минем горурлыгым!" дип, исемләнгән бәйрәм иртәсен чагылдырды.
-
Бию күренеше. 22.02.2016

-
"Математика иленә сәяхәт" 22.02.2016

-
Әтием-минем горурлыгым! 19.02.2016

Бүген бакчабызда "Әтием -минем горурлыгым!" дип, исемләнгән кичә булып узды. Балалар үзләренең яраткан әтиләрен, бабайларын, абыйларын "Ватанны саклаучылар" көне белән котлап җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр.
Әтиемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны.
Ул булганда җылы өебез,
Ул булганда җырлап йөрибез.
Әтиемнең җылы куллары
Якты булсын йөрер юллары.
Әти-диеп әйтү бер ләззәт!
Син булганда, Әти бик рәхәт!
-
Бәйрәм белән, яраткан әтиләребез, бабайлар, абыйлар! 19.02.2016

23 февраль – ул Ватан сагында торучылар , хәрби хезмәтне үтүчеләр һәм әле беренче адымнарын атлап килүче — яраткан улларыбыз, әтиләр, абыйлар көне. Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы, хәрби бурычларына тугырылыклы калучыларыбызны олылыйбыз. Сезгә һәрчак бүгенгедәй үрнәк булуны, сәламәт яшәүне,бәхеткә ирешүне,тынычлык, гаиләгездә аңлашу һәм мәхәббәт телибез.
-
"Ты морячка, я моряк!" 19.02.2016

Бәйрәмебез гөрләп барсын
Уен-көлке күп булсын.
Әйдәгез, бер биик,
Әтиләр карап торсын.
-
Әтием белән бергәләп уйныйбыз. 19.02.2016

Бәйрәмнең икенче өлешен кечкенәләр һәм аларның әтиләре дәвам итте. Алар бергәләшеп уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Бәйрәм күренешләре. 19.02.2016

Әти безнең терәгебез,
Әти безнең яклаучы.
Кирәк чакта минем белән
Дустым кебек уйнаучы




