МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Кошлар да яз килүенә сөенә. 14.03.2016

Бу атна эчендә "Кошлар- безнең дусларыбыз" проекты буенча эшлибез. Балалар белән рус теле эшчәнлегендә яз турында һәм язның ин беренче кошлары хакында сөйләштек, презентация ярдәмендә аларның тавышларын тыңлап, уеннар аша күчмә кошларны аерырга өйрәндек.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
-
Рус теле эшчәнлеге. 14.03.2016

Балалар белән яз турында русча җөмләләр төзеп картиналар буенча сөйләргә өйрәнәбез.
-
Умырзая чәчәге. 14.03.2016

Балалар бүгенге эшчәнлектә умырзая- чәчәге белән таныштылар. Аның кар астыннан иң беренче шытып чыккан чәчәк икәнен белделәр. "Унике ай" әкиятен дә искә төшерделәр.
-
Дәфтәрдә эш. 12.03.2016

-
Математика өйрәнәбез. 11.03.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саннарны тану, геометрик фигураларны, арифметик мисалларны чишү өстендә һәрвакыт эшләп торабыз.
-
Язгы чәчәкләр. 10.03.2016

Язның иң матур лалә чәчәкләрен бүгенге кисеп ябыштыру эшчәнлегендә ак битләргә ябыштырдык һәм күп кенә төрле чәчәкләрнең исемнәрен искә төшердек.
-
Рәсемнәр буярга яратабыз.. 09.03.2016

Ял вакытларында рәсемнәр дә буярга яратабыз.
-
“Иң кадерлем - әнием!” бәйрәм кичәсе. 05.03.2016

Бүген бакчабызда әниләребезгә, кызларыбызга, әбиләребезгә карата 8 март Халык-ара хатын- кызлар көне белән котлап кичә булып узды. Максатыбыз 8 март бәйрәме турындагы белемнәрен тулыландыру. Әбиләргә, әниләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү,сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү иде.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием!
Яхшылыкта, яманлыкта
Әниемә тиң – илем!
-
Әниләр белән бергә ярышабыз. 05.03.2016

Кичәбезнең беренче өлешендә балалар әниләрен бәйрәм белән котласалар, икенче өлешендә кызлар белән әниләр үзара уеннар уйнап үзләренең зирәклекләрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Сезгә чәчәкләр китердек,
Төрлесен , хуш ислесен.
Юлыбыз гөлгә күмелсен
Безгә җиңү китерсен.
-
"Иң оста чәч ясаучы" бәйгесе. 05.03.2016

Безнең әниләр генә түгел, хәтта кызлар да әниләренә матур прическа ясый беләләр.




