муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2017" 24.03.2017

Кичә Зур Әтнәдә балалар арасында "Созвездие-Йолдызлык - 2017" фестивале булып узды. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. җитәкчелегендә безнең "Шатлык" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галиакбарова Мәрьям "Вокал-соло" номинациясендә "Зимняя сказка" җыры белән чыгыш ясады. Биюче кызларыбыз: Ханафиева Гөлсинә, Шакирова Назлы, Гиззатуллина Әдилә, Шакирзянова Әдилә, Абдуллина Азалия, Мирасова Зилә аның номерын үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр. Балалар яхшы гына чыгыш ясап кайттылар, киләчәктә аларга зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хезмәт тәрбиясе 23.03.2017

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала. Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбия йомшартысе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә табигать почмагында даими эш алып баралар.Гөлләрнең тузаннарын сөртеп, төбен йөмшарталар, су сибәләр. Табигать почмагында булган ташбакалар, попугайлар, балыкларны да ашатып, асларын чистартып, суларын алыштыруда булышалар. Бүген балалар суган утырттылар.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез! 22.03.2017

Балаларны транспорт төрләре, транспорт йөртүчеләр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү (җир, су, һава, тимер юл, шәһәр транспорты. Транспорт турында күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан 20-24 март көннәрендә "Транспорт төрләре" атналыгы үткәрелә. Беренче кечкенәләр төркемендә Әлфия Камилевна балаларны йөк машинасы белән таныштырды. Йөк машинасының ни өчен кирәк булуын, анын нинди өлешләрдән торуын аңлатты.
-
Мәктәпкә әзерлек 21.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче Галиакбарова А.Ф. "Авыл, шәһәр" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Эшчәнлек барышында балаларның "Транспорт", "Юл билгеләре", "Кыргый һәм йорт хайваннары", "Җиләк-җимеш, яшелчә", "Авыл, шәһәр", "Уенчыклар" темалары буенча белемнәре чагылды. Балаларның сорауларны тыңлап, аңлап русча тулы итеп җавап бирүләре, үзләре сорау биреп әңгәмәдә катнаша, рәсем буенча сөйли беләлүре күренде. Җыелышның икенче өлешендә Миләүшә Корбангалиевна балаларның унышлары белән таныштырды. Миләүшә Фәритовна балаларның мәктәпкә әзерлеге буенча анализ ясады. Авазлар өйрәнү, логик фикерләү сәләтен, математик күзаллауны үстерү, сөйләм телен үстерү, рус телен инглиз телен өйрәтү буенча даими , системалы эш алып барылуын аңлатты.
-
Китапханәгә экскурсия 21.03.2017

21 март көнне МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары А.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар. Гарипова Алия Мөхәмәтнур кызы “Су яшәү - чыганагы” темасына әңгәмә үткәрде. Табигатьтә су барлык терлек ияләренә кирәк булуын, елга, күл, диңгез, океаннарны пычратмыйча, чиста тотарга кирәклеген аңлатты. Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә мультфильм күрсәтелде. Балаларга журналлар, китаплар, энциклопедияләр тәкъдим ителде.
-
Кошлар кайтты җылы яклардан 17.03.2017

Кошлар турында белемнәрен баету; тышкы билгеләренә карап сыерчык,карга һ.б. кошларны танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү, кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкла- рын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү; балаларның тасвирлый белү сәләтен үстерү; балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 13-17 март көннәрендә "Кошлар кайтты җылы яклардан" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында күчмә, кышлаучы кошлар турында, рәсем, иллюстрацияләр буенча әңгәмәләр, табигатьтә күзәтүләр, бердәм эшчәнлекләр үткәрелде. Уртанчылар төркемендә Фасхиева Г.Т. балаларны геометрик фигуралар ярдәмендә кош ясарга өйрәтү, төсле карандашлар ярдәмендә тигез буяу алымнарын ныгыту, кошалрга карата сак караш тәрбияләү йөзеннән "Матур кош" темасына рәсем эшчәнлеге үткәрде.
-
"Ромашка" балалар бакчасында киңәшмә 17.03.2017

Бүген МБМБУ Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында экологик тәрбия бирү" темасына, тәрбиячеләр өчен зона семинары узды. Мөдир Магсумова С.А. бакчаның эшчәнлеге белән таныштырды, тәрбияче Кадирова Т.Г. "Туган ягым бик ямьле!" исеме астында уен-сәяхәт формасында белем бирү эшчәнлеге, "Иҗат йортында кунакта" исеме астында мастер-класс күрсәтте. Эшчәнлек барышында балалар туган як табигате турында белемнәре бай булуы, туган төбәкләрендә үсүче агач, куакларны, дару үләннәрен танып, аера белүләрен күрсәттеләр. Кышлаучы, күчмә кошлар турында табышмаклар чишеп, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, саф чишмә суын авыз итеп, аның җир астыннан кайнап чыгуын, чиста булуын билгеләп үттеләр. Җил-давылда сынган каен ботакларын җыеп алып кайтып суга утырттылар.
-
"Ромашка" балалар бакчасында 17.03.2017 Киңәшмәдә безнең бакчадан Нурисламова М.Ф. һәм Ахметсафина Л.М. катнаштылар. "Иҗат йортында кунакта" мастер-класс барышында тәрбиячеләр рәсемләүдә ак, кара, сары, зәңгәр, кызыл төсләр ярдәмендә палитрасыз да кирәкле төсне ясап булуын төшенделәр.

-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017 Кичә 15 март көнне зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләргә "Яшелчә бакчасында" темасына рус теле эшчәнлеге күрсәтелде. Рус телен өйрәтүче Алсинә Фаиловна белән берлектә балалар "Шалкан" әкиятен искә төшерделәр, яшелчәләр турында табышмакларга җаваплар эзләделәр,"Тәрҗемәче", ""Нәкъ шундыйны тап" уеннары аша яшелчәләр аларның төсе, формасы турында фикер алыштылар..

-
Инглиз телен өйрәнәбез 16.03.2017 Әти-әниләргә җыелышта "Карлсон бездә кунакта" темасына инглиз теле эшчәнлеге күрсәтелде. Алсу Ильдусовна белән бергә балалар Карлсонның яраткан ризыклары белән таныштылар, аларның бик баллы булуын, организымга зыянлы булуын билгеләп үттеләр. Сау - сәламәт булыр өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәклеген искәрттеләр.













