муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Җырлыйм Әнием турында! 24.11.2016

Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әниләрен, Дәү Әниләрен бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр, Әниләргә Дәү Әниләргә багышлап җырлар, биюләр башкардылар. Әниләребез дә бәйрәмдә читтә калмады: "Кем өлгер?", "Иң оста биюче", "Иң оста җырлаучы", "Баш хисапчы" һәм башка уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.
-
"Кояш гомере телим мин әнием сиңа" 23.11.2016

- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. - Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. - Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! - Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган? - Әнием! - Елаганда кочагына алып сине кем юаткан? - Әнием! - Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән? - Әнием! - Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән? - Әнием!
Уртанчылар төркеме балалары бүген үз әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Шигъри юллар аша иң матур теләкләрне җиткерделәр. Бәйрәм җыр, бию, әниләргә төрле уен-конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәм уңаеннан әниләрне хөрмәтләп "Безнең яраткан Әниләребез!" исеме атсындагы стена газеты чыгарылды.
-
РостОК турниры.
23.11.2016
Елдагыча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары РостОК турнирында катнаштылар. Балалар ишетеп, күреп истә калдыру, логик фикерләү, рәсемләү буенча биремнәрне чиштеләр һәм 2-3 дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар. Турнирда катнашкан һәр баланы уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә тагы да игътибарлы булып, югары уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Бәйрәм белән - Әниләр! 22.11.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Бүген беренче, икенче кечкенәләр төркеме балалары кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар. Самими балаларның чыгышы һәркемне сокландырды. Нәниләр генә булсалар да югалып калмадылар, матур чыгыш ясап әниләрен сөендерледәр, һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Әнием кадерлем, бердән-берем, күз нурым! 21.11.2016

Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!
Әниләр көне уңаеннан бүген зурлар төркмендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
18.11.2016
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру, җәяүлеләрнең чыгу юлы төрләре, җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен башкалардан аера белергә күнектерү максатыннан “Җәяүлеләр мәктәбе” темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар кызыксынып макет белән эшләделәр, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләренең нинди булуларын, ничек аерылып торуларын аңлаттылар.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез! 18.11.2016

Бу атна "Юлларда иминлек кирәк. Транспорт билгеләре" темасына багышланды. Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән транспорт төрләре белән таныштык.Балалар самолет, поезд, машина, пароход кебек су, җир, һава транспорт төрләрен танып белергә, аерырга өйрәнделәр. Теманы йогаклау чарасы итеп стенгазета чыгарылды.
Сабирова Р.Р.
-
"Юлларда иминлик кирәк" 17.11.2016

Балаларны юлларның транспорт һәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре /тротуар/ белән таныштыру; светофор төсләренең мәгънәләрен аңларга ярдәм итү; күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү; хәрәкәт итү чараларының атамалары һәм аларны файдалану максатлары белән таныштыру; транспорт төрләре /җир өсте, су, һава һ.б./ турында беренчел күзаллаулар булдыру; балаларны юнәлешләрне /алга-артка, өскә-аска, уңга-сулга/ аерырга гына түгел, шулай ук күрсәтелгән юнәлештә йөрергә өйрәтү; юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм формасын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру; әйләнә-тирәдәге бәйләнешләрне график юл белән сүрәтләргә һәм аларны рәсем, план, схема аша модельләштерергә, хәрәкәтләрнең уклы күрсәткечләрен, маршрут планнарын, схемаларын файдаланып, пространствода хәрәкәт итәргә өйрәтү; юл билгеләрен реаль шартларда өйрәнү; юлларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркыныч-сызлыкларын /үз-үзләрен саклау/ булдырырга өйрәтү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү максатыннан 14-18 ноябрь көннәрендә "Юлларда иминлик кирәк" атналыгы үткәрелә. Бакчабызда бар эшчәнлек атналык тематикага туры китереп алып барыла. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Миннехазиевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү бүлмәсендә урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, магнитлы-маркерлы тактада мәктәпкә бару, өйгә кайту юнәлешләрен билгеләделәр.
-
Укыталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә 16.11.2016 Кичә, 15 ноябрь көнне, мәктәпкә әзерелек төркеме тәрбиячеләре Венера Аглиулловна, Ләйсән Миннехазиевналар гимназиядә башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карадылар. Миләүшә Миннегазиевна математика, Энҗе Рафиковна татар теле дәресләрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында тәрбиячеләр һәм укытучылар түгәрәк өстәл артында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, киләчәктә бер юнәлештә эшләү буенча фикер алыштылар.

-
Транспорт төрләре 15.11.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна белән берелектә танып белү, әвәләү эшчәнлекләрен интегральләштереп “Җир өсте, һава, су транспорты” темасына белем бирү эшчәнлеге үткәрделәр. Эшчәнлек барышында балалар табышмаклар чишеп, транспорт төрләрен белгеләделәр. Юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, светофорның эшчәнлеге, ни өчен кирәк булуы турныда фикер алыштылар. Пластилинны картонга сылап ясау алымын кулланып йөк машинасын ясадылар.












