муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Саф һавада гимнастика 27.07.2016

Иренмим беркайчан да,
иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм,
бакчага килгәч тә,
Бер, ике, өч!
Бер, ике, өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Кулны канаттай җилпеп.
Көн саен иртән саф һавада физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповна балалар белән иртәнге гимнастика үткәрә. Монда алган күтәренке, яхшы кәеф көне буена җитә.
-
Аллы-гөлле чәчәкләребез 26.07.2016

В мире цветов так тепло и прохладно.
Целый букет ароматов и звуков…
Каждый цветок – он по-своему нарядный…
В форме изысканных праздничных кубков.
В мире цветов я желала б остаться,
Стать героиней рассказов и сказок,
Чтоб красотой каждый день любоваться,
Слиться с гармонией света и красок.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк 25.07.2016

Бүгенге көн безнең бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Иң элек әңгәмәләр үткәрелде, "Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек викториналар оештырылды. Бакча биләмәсендәге юл йөрү мәйданчыгында белемнәр практик яктан өйрәнелеп, тагын бер кат искә төшерелде. Балалар үзләре юл билгеләренә таянып юлны төрле транспорт чаралары белән чыктылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Шул ук вакытта балаларны коры җир, су һәм һава транспорт чараларын аера белергә, аларны чагыштырырга, һәр төр транспорт турында күзаллауларын өйрәтүне дәвам итү әһәмиятле булып кала.
-
Китап - киңәшчен синең 21.07.2016

Бу атна бакчабызда китапка багышланды. Китап, аның кайдан килүе, нәрсәдән эшләнүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү, китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътбарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату, китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатларын тәрбияләү, китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләү, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Китап киңәшчең синең” атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балаларга китапларның зур хәзинә булуы турында аңлатылды, күргәзмәләр оештырылды, яңа китаплар белән таныштырылды, таушалган китапларны яңартыргакирәклеге аңлатылды. Шунысы куанычлы, балалар өчен китаплар артканнан арта бара. Алар бик матур һәм мавыктыргыч итеп бизәлеп чыгарыла. Китапларга карата игътибарлылык тәрбияләү беркайчан да мөһимлеген югалтмый һәм безнең төп максат булып кала.
-
Путешествие в мир насекомых. 20.07.2016 Большинство современных детей редко общаются с природой. Поэтому сегодняшний день в нашем детском саду был посвящен миру насекомых. Насекомые - самые маленькие обитатели нашей природы. Они привлекательны и удивительны, они малозаметны из-за своих крошечных размеров и разнообразны, наши знания о них, к сожалению, очень и очень скудны, но их влияние на нашу жизнь огромно. Остановитесь, оглянитесь вокруг. Любое насекомое, независимо от его размера и роли в природе, при внимательном изучении оказывается бесконечно интересным и занимательным.

-
Ямьле җәй! 18.07.2016

Күк - зәңгәр ефәктән
Корылган зур чатыр -
Күз явын алырлык,
Шундый саф һәм матур!
Җир каян бизәкләр
Алгандыр бу тикле?
Кояш та елмая
Без бик бәхетле!
-
Без чисталык өчен! 16.07.2016

Районыбызда "Чистый берег"акциясе булып узды. Бу акциягә барлык оешмалар үз өлешләрен керттеләр. Шул нияттән без дә"Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячеләре җитәкчебез Миләүшә Корбангалиевна белән берлектә Байлар Сабасында узган өмәдә актив катнаштык. Тирә- ягыбызны чисталыкта тоту – безнең иң мөһим бурычыбыз булып тора.
-
Дни воинской Славы России 15.07.2016

На протяжении всей своей истории наша страна была вынуждена вести войны, защищая свою свободу и независимость от внешних врагов. Важной составляющей нравственно-патриотического воспитания детей является их знакомство с героическими страницами истории Родины. Сегодняшний день в нашем детском саду был посвящен знакомству такими важными памятными датами, как дни Ледового побоища и Бородинского сражения. А также, разумеется, провели беседу с детьми о Дне защитников Отечества, Дне народного единства и Дне Победы.
-
“Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” 13.07.2016 Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага геннар белән генә дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып без уртанчы төркем балалары, тәрбияче Гөлгенә Тәлгатовна белән, үзләре утырткан борчак түтәлләреннән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бакчабызда быел да яшелчәләрнең уңышы мул булыр. Бердәм башланган,күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

-
Чәчәкләргә күмелгән -гөлбакча. 12.07.2016

Үстеләр чәчәкләр,
Их, матур үзләре:
Резеда, георгин
Күгәрчен күзләре...
Бакчабыз биләмәсен матурлау, ямьләндерү, бизәү буенча күп кенә эш алып барыла.Яз җитү белән хезмәткәрләребез һәм әти-әниләр тырышлыгында күп төрле,берсеннән-берсе матур гөлләр утыртылды. Җәйнең җылы, яңгырлы булуы чәчәкләргә хуш килде, тирә-юнь аллы-гөлле төсләргә күмелде. Табигать биргән матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү,чәчәкләрне таный һәм аера белергә күнектерү максатыннан балалар белән даими күзәтүләр оештырыла. Чәчәкләрнең төсләренә, таҗ, яфракларының формаларына, төзелешенә игътибар ителә; аларны чагыштырып карау ысулы аша охшашлыкларын, аермалыкларын күрә белергә; таный һәм аера белү өстендә эш алып барыла. Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт, чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләнә. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә "Чәчәкләргә күмелгән - гөлбакча" темасына әңгәмә вакытында сокландыргыч гүзәл чәчәкләрнең кешеләргә, аларның сәламәтлекләренә уңай йогыты ясавын аңлатты. Шушы матурлыкны саклый белергә кирәклеген төшендерде.












