муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз!!! 05.10.2016

Бүген Саба мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә алдыңгы укытучы, тәрбиячеләрне яшь буынга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен котлап Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Безнең бакчадан Гилемханова Әнисә Әминовнага Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы тапшырылды. Әнисә Әминовна! Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар теләп калабыз!
-
Иртәнге гимнастика 03.10.2016 Балаларны кече яшьтән сау-сәламәт,чыныктырып үстерүгә бакчабызда зур игьтибар бирелә. Көн саен һәр иртә төркемнәрдә иртәнге гимнастика белән башлана. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыкаль залда физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан әйләнешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын яхшырта. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик активлыгын һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, баланың кәефен күтәрә, балаларны дициплинага, күнегүләрне бердәм эшләргә өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.

-
Бәйрәм белән, сезне, өлкәннәребез!!! 01.10.2016

Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелен күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән, сезне, Өлкәннәребез!
Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп узсын сагыш - борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
-
Неделя безопасности по профилактике детского дорожно-транспротного травматизма. 30.09.2016

В рамках недели безопасности по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма в нашем дошкольном учреждении были организованы экскурсии и целевые прогулки. Дети второй младшей группы наблюдали за движением транспорта и пешеходов по улице Школьная, определяли виды транспорта. Дети средней, старшей, подготовительной к школе групп на пресечении улиц Школьная и М.Джалиля наблюдали за движением на перекрестке. По темам "Что такое транспорт?» , «Виды транспорта», «Строгий светофор», «Безопасная дорога», «Безопасность детей на дорогах», «Мы - за мир на дорогах» был организован конкурс стенгазет. Был оформлен паспорт маршрута движения детей МБДОУ Сабинский детский сад №1. Провели разъяснительную работу среди родителей, детей, сотрудников детского сада по безопасному движению детей из детского сада в бассейн, в библиотеку, в школу.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 30.09.2016

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаенан бүген бакчабызда балаларны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләребез бәйрәм табынына чакырылды. Алар шушы коллективта бергә-бергә, иң-иңгә куеп хезмәт иткән елларын искә төшерделәр, вафат булган хезмәттәшләребез рухына дога кылдылар. Яшьләр тырышлыгында эзерләнгән бәйрәм чыгышларын җылы каршылап шушындый очрашуны оештырган өчен Миләүшә Корбангалиевнага, коллективка рәхмәтләрен җиткеделәр, киләчәктә дә бердәм булып, уңышларга ирешеп эшләвебезне теләп калдылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 29.09.2016

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
Балаларны спортка тарту; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; хәрәкәт эшчәнлегенең төрле формаларын өйрәнү барышында балаларның хәрәкәтләрен камилләштерү; уеннарда катнашасы килү теләге булдыру; физик күнегүләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өстендә Аухадиева Нурания Әюповна даими эш алып бара.
-
Яркая осень 29.09.2016

Падают, падают листья.
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья,
По ветру вьются, летят.
Осень на дворе... Время ярких красок.... Это такое время года, которое не оставляет никого равнодушным. Вот и мы сегодня с детьми старшей группы наблюдали за изменениями в природе осенью. Особенно их привлекла с краснеющими гроздьями рябина. Мы с детьми получили большое удовольствие от сегодняшней прогулки.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле апалар!!! 29.09.2016 Бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Яраткан апаларына шигьри юллар аша котлауларын җиткерделәр, бию, җыр башкардылар. Тәрбияче апалары үзләре дә җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.

-
Бәйрәм белән! 27.09.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез 27 - сентябрь мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, кирәкле шул ук вакытта җаваплы эшегездә уңышлар, балаларыбызның исән-имин булып, шат күңелле, бәхетле булып үсүләрен теләп калабыз!
-
Транспорт хәрәкәтен күзәтәбез. 26.09.2016

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә Мәктәп урамындагы транспорт, җәяүлеләр хәрәкәтен күзәттеләр. Транспорт чараларының төрле булуы билгеләп үттелде, урам аркылы чыкканда махсус урыннардан чыгарга кирәклеге аңлатылды.












