муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Йөзү буенча өченче урын 30.01.2017

27 январь көнне "Саба" йөзү бассейнында балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында йөзү буенча ярыш үткәрелде. Безнен "Шатлык" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Вилданов Камил, Асадуллин Рим, Хасаншин Замир, Галиакбарова Мәрьям, Габдракипова Алсу, Шакирзянова Әдилә катнаштылар һәм өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләрне, физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповнаны чын күңелдән котлыйбыз киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Спорт белән -без дус! 30.01.2017 Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре аша алып барыла. Физик тәрбия бирү җитәкчесе Нурания Әюповна төркемнәрдә спорт ярышлары уздыра. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярышалар, көч сынашалар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән эш итә белергә күнектерелде. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.

-
"Ял итү өчен җәмәгать урыннары" 27.01.2017 Театр,концерт залы,цирк һ.б. җәмәгать урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү; җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру; башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 23-27 январь көннәрендә "Ял итү җәмәгать урыннары" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Фатихова Г.Х. җитәкчелегендә "Яңача йомры икмәк" әкиятен күрсәтте. Әкият балаларга үзе генә өйдән чыгып китәргә тиеш түгеллеген, чит кешеләр белән сөйләшергә ярамаганлыгын төшенергә ярдәм итте. Балаларга үз-үзенең куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәклеген аңлатты.

-
Семинар-практикум 26.01.2017 Бүген бакчабызда район күләм яшь педагогар, музыка җитәкчеләре өчен "ФДББС нигезләнеп музыкаль тәрбия бирү" исеме астында семинар-практикум үткәрелде. Бакчабызның музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә.,Валиева Д.И., тырышлыгында икенче кечкенәләр төркемендә "Кышкы урманга сәяхәт", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Степ-аэробика", уртанчылар төркмендә "Яңача йомры икмәк" әкияте, зурлар төркемендә "Аулак өй" сәхнәләштерелде. Валиева Д.И. "Музыкаль дидактик уеннар", Аухадиева Н.Ә. "Хореография" буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм тәҗрибә белән уртаклаштылар.

-
Түбәтәй - татар халкының баш киеме 20.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен бүген әвәләү эшчәнлеге бик күңелле узды. Бабайларның, әтиләрнең түбәтәйләрен күзаллап түбәтәй бизәделәр. Балалар түбәтәй формасында киселгән картон кагәзьгә иң элек пластилин сыладылар, аннары төрле төстәге бисерлар белән бизәкләр ясап чыктылар. Балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфатлары, зәвыклылык тәрбияләү буенча эшчәнлекләр даими үткәрелә.
Гилемханова Ә.Ә.
-
Ак алъяпкыч - бизәкле 20.01.2017

Ак алъяпкыч челтәрле
Күкрәкчәсе бизәкле.
Каплавычы бизәкле,
Кырыйлатып чигүле.
Чигүләре бик ямьле.
Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
Балаларда татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, татар халкының милли бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Г.Т. белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге барашында алъяпкыч бизәделәр.
-
"Тәрбияче - 2017" бәйгесе 20.01.2017

Бүген Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында "Тәрбияче - 2017" бәйгесенең икенче этабы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Алсинә Фаиловна "Кышкы әкият" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге белән катнашты. Украин халык әкияте "Бияләй" не сәхнәлештереп балаларның әкият геройлары образларын чагылдырып уйный белү, аралашу күнекмәләрен ныгытты һәм һәр җәнлеккә мамык таякчыларыннан өй ясап һәр тереклек иясенең яшәү урыны булырга тиешлеге аңлатылды. Балалар кызыксынып әкиятне сәхнәләштерделәр һәр җәнлеккә өй ясадылар. Киләчәктә Алсинә Фаиловнага уңышлар теләп калабыз.
-
"Сәламәтлегең-синең байлыгың" 19.01.2017 Бүген бакчабызда "Сәламәтлегең - синең байлыгың!" акциясе кысаларында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында флешмоб үткәрелде. Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнен нәни дусларыбыз яхшы беләләр, һәрдаим шөгыльләнеп хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Сәламәт булыйк!

-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2017 Бүген уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге "Әбиемнең серле сандыгы" темасына багышланды. Балалар серле сандык эченнән чыккан татар милли киемнәре, татар халкының кул эшләре белән таныштылар. "Түбәтәй" уенында балалар теләп катнаштылар. Ахырдан кунакка килгән татар малае һәм кызына татар орнаменты белән бизәлгән бияләйләр бүләк иттеләр.

-
Искечә яңа елны каршылаганда 13.01.2017

Беренче кечкенәләр төркемендә Сафиуллина Ә.К. искечә яңа елны каршылау, балаларның күңелләрен күтәрү, шатлык хисе уяту максатыннан басып бизәк төшерү ысулы белән чыршы бизәделәр.












