муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Шашка уйнарга яратабыз 14.03.2017

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары эшчәнлектән тыш вакытларда шашка уйнарга яраталар. Балалар бер-берсе белән уйнау алымнары, уйнау тәртибе турында фикерләшеп, килешенеп уйныйлар. Шашка уены балаларның уйлау, фикерләү, анализлау сәләтен устерергә ярдәм итә, математик күзаллауны үстерә.
-
Бәйрәм белән хезмәттәшләр! 06.03.2017 Бүген башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Галиакбарова А.Ф. "Шатлык" балалар бакчасы коллективындагы хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлады һәм бүләкләр тапшырды. Миләүшә Курбангалеевна шигьри юллар аша һәр хезмәткәрне бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде.

-
Әниемә бүләк! 06.03.2017 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрен, дәү әниләрен, әби, апаларын 8-Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлап "Әниемә бүләк" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар чыгышы әниләрнен уеннары белән үрелеп барды. Оста куллы әниләребез чәчәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, чәчәк исемнәренә багышлап җырлар башкардылар. Бәйрәм кичәсе күңелле, матур булды. Балалар бәйрәм ахырында әниләренә, дәү әниләренә, әбиләренә үзләре ясаган чәчәкләрне бүләк иттеләр.

-
ИНФОРМАЦИЯ ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ 03.03.2017

ЧТО ТАКОЕ КОРРУПЦИЯ? Ст.1 Федерального закона от 25.12.2008 № 273-ФЗ "О противодействии коррупции" Коррупция а) злоупотребление служебным положением, дача взятки, получение взятки, злоупотребление полномочиями, коммерческий подкуп либо иное незаконное использование физическим лицом своего должностного положения вопреки законным интересам общества и государства в целях получения выгоды в виде денег, ценностей, иного имущества или услуг имущественного характера, иных имущественных прав для себя или для третьих лиц либо незаконное предоставление такой выгоды указанному лицу другими физическими лицами; б) совершение деяний, указанных в подпункте «а» настоящего пункта, от имени или в интересах юридического лица.
-
Әнием кадерлем - минем иң якыным 03.03.2017

Нинди шатлык бүген
Безнең бакчабызда.
Бәйрәмгә килгәннәр
Әниләр барсы да.
Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән барыгызны
Бөйрәм белән котлыйбыз.
Зурлар төркеме әниләргә "Аулак өй" күренешен тәкъдим итте. Бәйрәм күңелле, матур үтте. Балалар әниләрен, дәү әниләрен җыр, бию, шигырьләр аша тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
8 Март - Әниләр бәйрәме 02.03.2017

Минем бүләк.
8 Март – Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.
Бүген уртанчылар төркеме балалары әниләрен, дәү әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм кичәсе җыр, бию, "Татар халкының милли ашлары", "Кем күбрәк әйтә?", "Тавыштан таны", "Үз чәчәгеңне җый" уеннары белән үрелеп барды. Балалар әниләрен котлап үзләре ясаган чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
-
Әниемә бер җыр бүләк булсын! 01.03.2017

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген "Әниемә бер җыр бүләк булсын!" исеме астында үткән бәйрәм кичәсендә
әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлап чыгыш ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр, тәрбияче апалары белән берлектә ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. -
Кадерле кунаклар 01.03.2017

Бүген бакчабызга кадерле кунаклар - озак еллар буе Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мөдир булып эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез килде. Килгән кунакларыбыз бакчабыз белән танышып аның иркен, якты,үсеп килеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү өчен барлык уңайлыклар тудырылуын билгеләп үттеләр. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, тигез итеп бию, матур итеп җырлаулары кунакларыбызга хуш килде. Бергә-бергә эшләгән чакларын искә алып, фикер алыштылар. Шушы коллективны җитәкләп баручы Миләүшә Корбангалиевнага, барлык хезмәткәрләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Без аларга алдагы томышларында да саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычта яшәүләрен телибез. Киләчәктә дә шулай аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәрбез дигән теләктә калабыз!
-
Гаилә бәйрәме 27.02.2017 Бүген беренче кечкенәләр төркеменә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне, 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Балалар әти-әниләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар. Нәниләрнең мөстәкыйль чыгыш ясаулары, бию, җырлаулары әти-әниләрне сөендерде, сокландырды. Бәйрәм интеллектуаль уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.

-
23- Февраль Ватанны склаучылар көне! 22.02.2017

Бүген бәйрәм көнендә,
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Зурлар төркеменең бәйрәм барышында "Йөкне елга аша чыгар", "Снайперлар", "Кем өлгер?", "Кем тапкыр?", "Оста чәчтараш" уеннары алынды. Әтиләр балалар белән бер рәттән уйнап күңел ачтылар, ял иттеләр.












