муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Укытучылар бездә кунакта. 14.02.2017

Мәктәп белән балалар бакчасы арсындагы элемтәне ныгыту максатыннан бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген карарга гимназиядән башлангыч сыйныф укытучысы Хусаинова Гөлфия Хәйдәровна керде. Математик кузаллау эшчәнлеге барышында Каюмова Венера Аглиевна балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү,вак кул чукларының эшчәнлеген ныгыту, 10 эчендә алу, кушуга мәсьәлә, мисаллар чишү, 20 эчендә уңайга һәм кирегә санауны, кәгазь битендә ориенталаша белү, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшләделәр. Балаларның игътибар белән тыңлап, сорауларга уйлап, дөрес җавап бирүләре, карандаш, ручкаларны дөрес тотып эшләүләре, үзләрен итәгатьле итеп тотулары турында уңай фикерләрен җиткерде Гөлфия Хәйдәровна.
-
Изучаем тему: "Транспорт" 14.02.2017

Сегодня воспитатель по обучению русскому языку Галиакбарова Альсина Фаиловна в подготовительной к школе группе в целях совершенствования умений и навыков аудирования русской речи и говорения в игровых ситуациях по теме, расширения активного словаря детей новыми существительными город, деревня, трамвай, троллейбус, новыми глаголами строит, возит, везет, совершенствования умений и навыков употреблять форму родительного падежа: у меня, у нас, у вас показала открытое занятие на тему "Город и транспорт"
-
День Святого Валентина 14.02.2017

День всех влюбленных - прекрасный повод устроить для детей интересное, развлекательное мероприятие. Сегодня наши музыкальные руководители воспользовались этой возможностью и поговорили с детьми о дружбе, товариществе, любви, отзывчивости друг к другу, познакомили детей с традициями и историей празднования праздника "Дня Святого Валентина". В конце мероприятия дети поздравили друг друга Валентинками и сказали друг другу добрые, нежные слова.
С праздником дружбы,
С праздником любви!
Мальчиков и девочек
Поздравляем мы!
-
Чаңгы - 2017 12.02.2017

Үсеп килүче буынга сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән шөгыльләнүне арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру максатыннан бүген бистәбездә "Чаңгы - 2017" ярышы үткәрелде. Елдагыча ярыш мәктәпкәчә яшьтәге балалар узышы белән башланып китте. Безнең зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу ярышта теләп катнаштылар. 200 метр араны әйбәт кенә килеп истәлекле бүләкләр алдылар. Саф һавада булу, яшьтәшләре белән узышу балаларга бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, сөенеч бүләк итте.
-
"Россия чаңгысы -2017" 12.02.2017

Бүгенге "Россия чаңгысы - 2017" ярышында безнең коллектив та читтә калмады. Педагоглар, специалистлар актив катнаштылар. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Ярышабыз, узышабыз 12.02.2017

Су буенда, чишмә янында
Чаңгыда йөгерәбез;
Ярышабыз, узышабыз
Беренче булырга тырышабыз.
-
Әкияти өй 10.02.2017 Бүген рәсем эшчәнлегендә уртанчылар төркемендә балалар "Теремкәй" әкиятен сүрәтләргә, әкияти өй ясарга өйрәнделәр. Балалар башта әкиятне искә төшереп рольләргә кергә уйнап күрсәттеләр, өй ясап аны матур итеп бизделәр.Кунакка килгән аюга бүләк иттеләр. (Фатихова Г.Х.)

-
Әкиятләр илендә 09.02.2017

Бу атнаны балалар әкиятләр илендә әкият геройлары белән яшәделәр. Үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр, театр күрсәттеләр, тәрбияче апалар яңа әкиятләр белән таныштырды үзләрен. Икенче кечкенәләр төркеме балалары теләп "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Карап утыручы тамашачылар үз иптәшләре булса да, алар чын күңелдән рольгә кереп уйнадылар. (Гилемханова Ә.Ә.)
-
Әти-әниләр җыелышы 07.02.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Н.Ә. балалар белән иртәнге гимнастика, музыка җитәкчесе Валиева Д.И. тәрбияче Гилемханова Ә.Ә., Сафиуллина Ә.К.белән берлектә "Кышкы серле эзләр" темасына музыка эшчәнлеге күрсәттләр. Балалар кышкы урманга сәхәткә бардылар анда серле эзләр буенча куян, төлке, аюны очраттылар. Куян белән ритмик-хәрәкәтләр ясадылар, төлкегә кашыклар ярдәмендә матур көй уйнадылар, аюга бишек җыры җырладылар. Куян, төлке, аюлар булып йөреп, биеп күрсәттеләр, "Кыш" турында матур җыр башкардылар.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә 31.01.2017 Бүген бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төрле рәсемләү алымнары кулланып балаларның иҗади-сәнгать күнекмәләрен үстерү" темасына үтте. Тәрбияче Сабирова Р.Р. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү", Сафиуллина Ә.К. " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә сынлы- сәнгатьнең әһәмияте" темасына чыгыш ясадылар. Сафиуллина Ә.К. рәсемләү эшчәнлегендә кулланырдай традицион булмаган технологияләр белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф.фронталь күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен, тәкъдимәрен бирде. Мөдир Исрафилова М.К. уку елында ирешкән уңышлар белән таныштырды һәм җиңүчеләрне Грамота белән бүләкләде.













